Логотип «Мәйдан» журналы

Оланнар, куян тотасыгыз киләме?..

– Оланнар, куян тотасыгыз киләме? – ди безгә Сәгыйдулла бабай, хәйләкәр елмаюын ап-ак сакалы арасына яшереп.

Без колакларны шундук үрә тырпайтабыз. Кайсы малайның куянны озын колакларыннан эләктерәсе килмәсен инде!..

...Яшь аралары күп булса яшь ярым-ике яшь кенә булган өч малайны, өч хыялый ташбашны, аякка бастыру кайсы ата-анага гына бәхет икән? Бәхетен бәхет инде ул. Бала тәресе – татлы тәре, дигәннәр. Утырып елаган чаклар да аз булмагандыр. Аларын үзләре генә белә булырлар.

Без дә өчәү: әти белән әнинең шуктыйн-шук шыптыйлары – мин, бишенчедә укыган энем Сәлим, астына калын итеп олтан салган киез итеген лыштыр-лыштыр сөйрәп йөргән куык борын энем Хәлим. Дүртенчедә генә укып йөрсә дә, шуклыкка, уенга килгәндә бездән аз гына да калышмаска тырыша. Шунысы рәхәт, өйдә көнозын без үзебезгә үзебез хуҗа. Әни иртәдән кичкә хәтле район почта бүлегендә телефонистка. «Алло, тоташтырам, алло, аерам»нан башы чыкмый. Өйгә кайткач та шул сүзләрне кабатлап башы ката. Әти район уполминзаг хезмәткәре, ат белән авылдан-авылга йөреп, халыктан тире җыя. Ә безнең аулак өйгә, өч малай янына тагын өчәр дустыбыз да җыела. Тугызау йә унбер-унике булабыз. Әни, эшкә киткәндә, мичкә бәрәңгене күп итеп тәгәрәтеп китә. Мәктәптән кайткач, башта җыйнаулап шуны ашыйбыз. Аннары урамга уйнарга чыгабыз. Уйнап та карыйбыз инде! Үзебезнең ишегалды, лапас түбәләре генә тарая, күршеләргә дә бәреп керәбез. Эчен-тышын мыскал да җылы чыкмаслык итеп акбур белән сылаган, шырпы тартмасыдай җыйнак кына өйдә яшәп ятучы безнең ян күрше Сәгыйдулла абзыйларга аеруча нык эләгә. Качышлы уйный башласаң, качарга иң аулак җир аларның печәнлеге, кардан мәтәлеп төшим дисәң, иң уңай урын аларның абзар башы. Шар таяк уйный башласак та, иң якын тәрәзә аларныкы. Үзләренең балалары булмагангамы, алар бик юашлар, түзәләр инде. Әнигә кереп зарланып, безнең колакны бордырганнары булмады. Тәмам аптырагачтыр инде, Сәгыйдулла абзый безне үзе янына җыя да:

 

 

– Оланнар, куян тотасыгыз киләме? – ди. Безнең колаклар шундук үрә тора. Бик кызып аклар белән кызыллар булып уйнауны онытып торабыз.

 

– Аларны эләктерү бик җиңел бит, – ди ул, кысык күзләрен тагын да кыса төшеп. – Аларның оялары хәзер салам кибәннәре төбендә бит. Әйбәтләп кенә шунда барасың да кибән әйләнәсенә дүрт-биш адым саен башлы суган тезеп чыгасың. Ә куян исә башлы суган дигәндә тәкатьсез кала.

 

– Чөнки витамин ярата! Тешләрен ныгыту өчен кирәк! – дип куя арабыздан берәрсе, авыл китапханәсенә ешрак йөрүче укымышлырак малай, бабайның сүзен куәтләп.

 

– Менә, менә, нәкъ үзе. Куян, кибән төбендәге суганны күреп алуга, шундук аны кетердәтә дә башлый, аның ачысы күзенә керәсен белми. Ә бераздан исә күзләрен алгы тәпиләре белән уа-уа еларга керешә. Ә син, шунда качып утырган җиреңнән чыгасың да, озын колакларны ике колагыннан эләктереп, капчыгыңа тутыра башлыйсың. Теләсәң, бер капчык тутырып кайт. Алар шунда елап утыра бирәләр. Малай чакта мин үзем дә шулай итә идем...

 

Безнең хыялый башларга шушы гына җитмәгән икән. Малайлар шундук өйләренә таралышалар. Суган инде ул кемдә дә бар. Кемнең мич артында чәчүргечкә үргән, кемнең сәке астында кәрҗин белән утыра. Бераздан кайсы куенына, кайсы кесәсенә башлы суган тутырган малайлар авыл өстендә генә күренеп торган салам эскертләренә таба ашыга. Кайсының аягында сынык чаңгы, күбесе, билдән карга бата-чума, җәяүләп кенә ашыга.

 

Монда инде күмәклек юк, полный индивидуализм. Һәр малай үзенә аерым чүмәлә сайлый. Басу түрендә эскерт бетмәгән ич. Авыл малае бик гадел холыклы бит ул. Икең бер чүмәләне сайлап, соңыннан, синеке түгел, бу минеке, дип, бер куянны икегә бүлеп, җан дустың белән әчелешле буласың килми.

 

Суганнарны ашыга-ашыга таратып куябыз. Көтә башлыйбыз. Туңып, катып, тешкә теш тимәс дәрәҗәгә килеп бетәбез. Ә суганнарны кабып караучы да юк. Куяннарның бик тук чаклары, күрәсең. Витаминга да исләре китми. Нигә китсен ди! Быел көз колхозның яшелчә бакчасында күпме кишер, күпме кәбестә кар астында калды. Витаминлы азык аларга анда да җитәрлек. Алай да өметне өзмибез, төнгә калдырган суганнарның иминлеген тикшерергә эскертләр янына өч-дүрт көн менәбез әле.

 

Бераздан болар онытыла. Безнең ишегалдына безнең очның тагын бөтен малае җыйнала. Безнең бит әле икенче класста гына укыган сеңлебез Кадрия дә бар. Чапаев отряды булып, кылыч белән турап, акларны ишегалдының икенче башына кысрыклаганны карарга баскыч төбенә ул да чыгып баса. Бер аягында иске пима, икенчесендә сыңар галош. Башы яланбаш. Дәресе әзерләнмәгән, өй җыештырылмаган, кичке ашка бәрәңге әрчелмәгән. Ул инде бигрәк ваемсыз.

 

Күрше Сәгыйдулла бабайның бәләкәй генә карчыгы Гөлниса әбинең:

 

– Шушы фиргавеннәрне тагын берәр җиргә олактырсаң, ичмасам, бер тәмләп чәй эчәр идек, – дип сукранганы да колакка керә. Әби кеше булгач, сукранырга тиештер инде ул. Аны без колакка да элмибез, уйнавыбызны беләбез.

 

– Син, карчык, чәеңне куя тор, калганы минем эш, – ди Сәгыйдулла абзый. Бераздан ул безне тагын үз тирәсенә җыя.

 

– Оланнар, тегермән буасына төшеп, колач ярымлы җәеннәр тотасыгыз киләме? – ди. Йөзе җитди. Әйдә, дисәң, үзе дә безнең белән иярергә әзер. Безнең колаклар янәдән үрә тора. – Юкса, аларны эләктерү хәзер бик җиңел бит.

 

– Җиңелме? Ә ничек? – дип ашыктыралар малайлар бабайны. Куян мәзәкләре инде күптән онытылды. Малайларның симез җәеннәрне мыекларыннан эләктерәселәре килә.

 

– Бу араларда көннәре дә ничек суык торды, хәзер бит ул бичаралар барысы да тамак шешү, ангина зәхмәте белән иза чигә.

 

– Әлбәттә, әлбәттә! – дип күтәреп алалар бабайның сүзләрен безнең арадагы укымышлырак малайлар. – Шушы суыкларда көне-төне салкын суда ятып кара әле син. Ничек тамагың шешмәсен!

 

Тамак шешү газабын, ангина зәхмәтен үз гомерендә кайсы малай гына татымаган да, коры-карык йөткереп юрган астында ятмаган. Җәеннәрнең дә авыр хәле шундук күз алдына килеп баса.

 

– Шундый чакта аларны эләктерү бик җиңел, – ди бабай. Юк, елмаймый. Бик җитди сөйли. – Аның өчен бер кечерәк кенә куыкка йә шешәгә кайнаган сөт салып, башын резин имезлек киертәсең дә, кармак җебенә бәйләп, бәке төбенә саласың. Югары температура белән бәке төбендә яткан җәен аны шундук күреп ала. Анда бит, бәке төбендә, аптека юк. Башкача ничек терелсен? Шундук имезлекне авызына каба, җылы сөт имә башлый. Имеп кенә калса бер хәл, комсыз бит ул җәен дигән нәрсә, имезлек белән шешәне дә йотып җибәрә. Аннары инде ул синең кулда. Җәенне боз өстенә сөйрә. Әйтәм ич, аларны хәзер эләктерү бик җиңел.

 

Малайлар шундук өйләренә таралыша. Көрәк, балта, лом алып, тегермән буасына ашыгалар. Һәркем бәкене үзенә аерым тишә. Икең бер бәкедә утырып, икең бер җәенне тотып, соңыннан аны икегә бүлешеп утыру авыл малае өчен шулай ук дәрәҗә түгел. Һәркемнең җәенне мыегыннан үзе эләктерәсе килә.

 

Бер метр калынлыгы булып каткан бозны тишеп бәке ясаганчы, имезлеген тапканчы, киез итек астына сала торган нык тегәрҗептән кармак баулары әзерләгәнче, берәр атна авыша әле. Эченә җылы сөт, авызына имезлек кигезеп бәке төбенә салган шешәләр чиерткәнне көтеп тә берәр атна авыша. Су буенда җәен чиерткәнне көтеп утыра торгач, итекләр бозга ябышып катып бетә. Ә бит чиертмиләр, каһәрләр!

 

– Әллә берне дә эләктерә алмадыгызмы? Нигә капмадылар икән соң? Бу арада көннәр дә җылынып тора, әллә терелделәрме икән? – дип, Сәгыйдулла абзый безнең белән үзе дә аптырый. Әмма бу араларда аларның ян тәрәзә өлгеләре исән-имин торды инде. Чәйне дә бик тәмләп эчкәннәрдер.

 

Сәгыйдулла абзыйга без бик үк ышанып та җитмибез. Әмма барыбер күңелле. Ишегалдына җыйналышабыз да:

 

– Бабай, әйт, бүген нәрсә тотарга барыйк? – дибез.

 

– Дәртегез булса, оланнар, хәзер берәр юаныч уйлап табам мин сезгә. Хет төлке, хет бүре ауларга җибәрәм. Юкса, аларны кулга төшерү дә бик җиңел...

 

Җәен безгә чүрәкәләр ясап биргән, кышын карамадан чана каерып, каен такталардан чаңгылар бөгеп биргән бу матур бабай дөнья йөзендә инде күптән юк. Картлар әйтмешли, урыны җәннәттә булсын.

 

Картлар дигәннән, җәмәгать, эстафета таягы хәзер үзебезгә күчте бит. Үзем хәзер бабай булдым, текердәшеп, ике онык үсеп килә. Алар әле кечкенә, бакчага гына йөриләр. Эш башкада. Узган җәйне безгә каршы йортка бер тату гына немец гаиләсе күченеп килде. Боларда да, карыйм, өч малай: Рауль, Пауль, Карл. Олысы алтынчыда укый. Аталары боларның буровойда баш геолог. «Кара алтын»ны җир куеныннан чыгару хәзер нык кыенлашты. Баш геолог Клейн буровойда төнен дә, көнен дә куанып ята. Әниләре мәктәптә укытучы, немец теле укыта, шулай ук иртә китеп, кич кенә кайта. Килгән шәпкә шушы өч малай бик тыйнак, бик юаш күренгәннәр иде. Башта гына шулай булганнар икән. Күп тә узмады, шушы өч туган безнең урамдагы бар малайларга баш булып алды. Чөнки бик укымышлылар, алмаган журналлары, укымаган-белмәгән нәрсәләре юк. Өч малай янына тагын өчәр малай килә. Тугызау да, унау да булалар. Бер тора-торгач, уйнап та күрсәтәләр инде, мин сиңайтим. Үзләре ясаган парашют белән дүртенче каттагы балконнан да сикерделәр, ишек төпләреннән генә торып космик ракеталар да сынап карадылар. Урамдагы чыр-чуга кайчакны түзәрлек булмый. Әле Америка индеецлары булып, әле акларны эзәрлекләүче кызыллар булып, минем ишегалдына да бәреп кергәлиләр. Ә мин повесть тәмамлап утырам. Финал өлешен генә язасы калды. Финалымны малайлар укуда чакта язарга тырышып карыйм да, өлгерә алмыйм. Алар уйнарга чыккач, юк инде аннары. Чыгып җикеренсәм, малайлар котырынмагыз, атагызга әйтәм, дип кисәтсәм, бәлкем, бераз басылырлар да иде. Ләкин минем моңа хакым юк. Шулай рәхәтләнеп уйнарга малайларның хаклары бар. Малайлык гомердә бер була. Сәгыйдулла бабай түзде бит. Җитмәсә, заманалар гына үзгәрә, без генә картаябыз, ә малайлар һаман да шул ук малайлар булып кала икән.   Бу аларның бәхетләре!

 

Беркөнне мин боларны дәштем дә:

 

– Малайлар, куян тотасыгыз киләме? – дидем. – Аларны эләктерүе бик җиңел бит.

 

Әйе, без генә картаябыз икән, малайлар һәрчак малайлар булып кала икән. Рауль, Пауль һәм Карлга шушы идея җитә калды. Куеннарына башлы суган тутырып, шәһәр читендәге урман аланына алар берәр атна чамасы йөрделәр. Ул арада мин дә повестемны төгәлләп өлгердем. Аннары алар белән бергәләп, шәһәр уртасындагы күлгә дуңгыз баласыдай симез табан балыклар тотарга йөреп карадык. Эченә җылы сөт салган, авызына имезлек киерткән шешәләр белән. Чиертмәделәр, каһәрләр. Тамак шешүләре басылган, ангинадан котылганнар, ахры.

 

Шаяртканны да беләләр, хәйләкәр ташбашлар. Уеннары кызмый башласа, кыяр-кыймас кына минем ишекне кагалар.

 

– Ә бүген нәрсә ауларга барыйк икән? – диләр.

 

– Дәртегез булса, хәзер уйлап табам. Теләсәгез, хет төлке, хет бүре ауларга җибәрәм. Аларны кулга төшерү дә бик җиңел, юкса...

 

Их, син, балачак! Рәхәтләнеп, дөньяңны онытып уйный торган чак. Кыска бер төш кенә булып уза торган чак, Балачак! Рәхәтләнеп уйнап кала торган чак!..

 

Альберт ХӘСӘНОВ

Фото: 

 

 

Комментарийлар