Логотип «Мәйдан» журналы

Өйдә ясалган сыр рецепты

Анкарада яшәүче төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булунт өй шартларында ясалган сыр рецептын сөйләде.Кирәкле ингредиентлар: 3 килограмм сөт, 3 аш кашыгы алма яисә йөзем уксусы, кирәккәнчә тоз.3 килограмм сө...

Анкарада яшәүче төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булунт өй шартларында ясалган сыр рецептын сөйләде.img_20200723_172642




Кирәкле ингредиентлар: 3 килограмм сөт, 3 аш кашыгы алма яисә йөзем уксусы, кирәккәнчә тоз.




3 килограмм сөтне кайнатып чыгарабыз һәм 10 минут дәвамында каты утта тотабыз. Аннан соң 3 аш кашыгы уксус өстибез. Шунысын да искәртик, йөзем уксусы булса, тәмлерәк була. Сөт аска утырганчы ярты сәгать болгатабыз.


Алга таба сөзәбез, ләкин сөзелгән суны түкмәгез. Әлеге су күп нәрсә өчен кирәкле һәм файдалы. Аны бездә "сыр асты суе - peynir altı suyu" дип атыйлар. Камыр рызыкларына куша аласыз, эчә аласыз яисә чәч юа аласыз.




Сөзгәннән соң, сырны формага салабыз һәм үзегез теләгәнчә тоз кушасыз. Әгәр өч көн дәвамында ашап бетерсәгез, тозламасагыз да була. Тозлау озаграк саклансын өчен кирәк. Ахырдан сыр өстенә авыр әйбер куярга яисә аны банкага салырга мөмкин.




Соңыннан сырны кисеп, табынга куябыз.




Ашларыгыз тәмле булсын!


 
Фото: Ләвәнт Булут

Чыганак: «Интертат»

Комментарийлар