Логотип «Мәйдан» журналы

Өйдә ун минутта ясала торган йомшак сыр рецепты

Сыр өчен 400 грамм авыл эремчеге (яки майлылыгы 9 процентлы кибет эремчеге), 1 йомырка, 0,5 бал кашыгы тоз, 0,5 кашыгы сода, 80 грамм атланмай кирәк.Эремчектән блендер белән төерсез масса ясарга. Калг...

Сыр өчен 400 грамм авыл эремчеге (яки майлылыгы 9 процентлы кибет эремчеге), 1 йомырка, 0,5 бал кашыгы тоз, 0,5 кашыгы сода, 80 грамм атланмай кирәк.domashnij-syr
Эремчектән блендер белән төерсез масса ясарга. Калган ингредиентларны кушып яхшылап болгатырга. Савытны сүрән утка куеп болгатып торырга, эремчек сузыла башлагач бүлмә температурасында торган май салырга, кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә.

Сыр массасына үзегез яраткан тәмләткечләрне сала аласыз. Сыр суынгач, аны 30 минут суыткычта тоту җитә.
Йомшак сыр ясау өчен ун минут вакыт җитә.
 
Фото: Гөлүзә Василова

https://intertat.tatar/news/cooking/17-10-2020/yd-un-minutta-yasala-torgan-yomshak-syr-retsepty-5778798

Комментарийлар