Логотип «Мәйдан» журналы

Өйдә сыр ясыйбыз

Сыр ясау өчен:200 гр. эремчек, 200 мл. сөт, 1 йомырка, 50 гр. ак май, 0,5 чәй калагы соды, 0,5 чәй калагы тоз кирәк. Эшләнеше:Сөт белән эремчекне бергә кушып, болгата-болгата, сүрән утта кайнатып...

Сыр ясау өчен:
200 гр. эремчек, 200 мл. сөт, 1 йомырка, 50 гр. ак май, 0,5 чәй калагы соды, 0,5 чәй калагы тоз кирәк.
 
Эшләнеше:
Сөт белән эремчекне бергә кушып, болгата-болгата, сүрән утта кайнатып алабыз. Эремчек суы чыкканчы тотарга кирәк.(Якынча 5-8 минут).
Эремчеген сөзгеч яки марля аша сөзәбез. Суы агып беткәч, йомырка һәм йомшартылган майны салып яхшылап болгатабыз, тоз, сода өстибез.
Янәдән утка куеп, болгата-болгата 5-7 минут сүрән утта кайнатып алырга кирәк. Сыр савытның читеннән кубыр хәлдә булса - әзер дигән сүз.
Бераз суына төшкәч, формалы савытка салып, суытырга куябыз. 3-4 сәгатьтән сыр әзер булыр.
Сырга тәм кертү өчен, эшләгән вакытта бер чеметем укроп, сарымсак (кыргычтан уылган) кушарга мөмкин.
 
Чыганак: https://vk.com/topic-105864662_33251975

Комментарийлар