Логотип «Мәйдан» журналы

Өй шартларында табигый шампунь ясау ЫСУЛЫ

Өй шартларында табигый шампунь ясау өчен сода, су һәм алма серкәсе кирәк була. Бер өлеш содага өч өлеш су кушып болгатабыз. Чәчегез озын булса, дүрт аш кашыгы содага 12 аш кашыгы су алыгыз.Катнашманы...

Өй шартларында табигый шампунь ясау өчен сода, су һәм алма серкәсе кирәк була. 


oj-shartlarynda-shampun



Бер өлеш содага өч өлеш су кушып болгатабыз. Чәчегез озын булса, дүрт аш кашыгы содага 12 аш кашыгы су алыгыз.


Катнашманы тамырыннан алып очларына кадәр дымлы чәчкә сылагыз. Күбекләнмәсә аптырамагыз, ул шулай булырга тиеш. Өч минут тоткач, җылы су белән юыгыз. Анары алма серкәсе кушылган су белән чайкатып алыгыз: дүрт өлеш суга бер өлеш алма серкәсе (тәмле ис килсен өчен, үзегезгә ошаган эфир мае тамызыгыз). Серкә күзегезгә тиярлек булмасын!





«Шәһри Казан»

Комментарийлар