Үтә гомер

Күршем безгә бер хикәят сөйли иде,
Мут күзләрен хәйләкәрлек илә кысып.
Яныбыздан, аксый-туксый, көч-хәл белән,
Үтте кортка, сулы кувшиннарын тотып.

Аны күргәч, күршем сөйләр сүзен бүлде –
Ихтыярсыз аның арттан ияреп киткән
Күз-карашы туктап калды, җитеп чатка.
Аннан кинәт әкрен генә әйтеп куйды:
«Бигрәкләр дә чибәр иде, Һай, яшь чакта!»*
Рәсүл Гамзатов.

*Ф.Тарханова тәрҗемәсе.

TrnrmH9a6TI

Фото: ribnaya-sloboda.tatarstan.ru

Әле кайчан гына,
көянтәләр асып,
Суга йөри идек чишмәгә,
Каршыбызга чыккан егетләрнең,
Чиләкләрне кулларына алып,
Дәррәү күтәрешеп кайтулары
Керми хәзер хәтта төшкә дә.
Үтә гомер –
без дә гел икенче:
Аксамасак, кайчак туксыйбыз.
Йөрәк җилкендергәч, онытылып,
Яшь чактагы кебек йөгереп китсәк,
Тын кысылып, кинәт туктыйбыз.

Йөзебез дә нык үзгәрде хәзер –
Олыгая барган битебезгә
Элеккечә ефәк япмаган.
Күзләр әле нурын сакласа да,
Тирәләрен челтәр каплаган.

Нинди көчле асыл егетләр дә
Үзгәрделәр, бездән калышмый:
Ап-ак чәчләр, буразналы йөзләр
«Исәнме?» дип сорау биреп китә,
Гомерләрен узып барышлый.

 

Әни

Һәр көн саен нурлы йөзең күреп,
Безнең күңелне дә нур баса.
Җаныбызга урын табалмыйбыз,
Күзеңнән наз сибелеп тормаса.

Көннәребез Һәрчак матур безнең
Син гел көләч Һәм сау булганда,
Йөргән юллардагы Һәр эзебез
Догаларың белән тулганда.

Мең-мең рәхмәт, әни, барысы өчен! –
Без дә сиңа изге теләктә.
Син бит Һәрчак безнең җаныбызда,
Син бит Һәрчак безнең йөрәктә!

 

Ялгыз өй

Өебезне сагынып кайткан идем –
Истәлекләр кабат яңарды,
Өрфә җептәй нечкә күңелемә
Үзәк өзгеч хисләр таралды.

Өйгә илтә торган бөтен юлны
Күмеп киткән әни сагышы.
Колагыма ишетелеп куйды
Әтиемнең гармун тавышы.

Үткәнемә үрелеп карар өчен
Мин күтәрдем хәтер читләрен.
Үсмер чакның күз карашын тоеп
Сискәнүдән әллә нишләдем.

Инде ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Тәрәз аша эчкә карыйм, дисәм,
Аларны да пәрдә каплаган.

Безнең эзләр яткан шушы өйдә
Җыелышкан узган елларым.
Түзалмадым, тәрәз капкачына
Башым куеп үксеп еладым.

Күптән ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Бер тутырып карап калыйм, дисәм,
Күзләремне пәрдә каплаган.

 

Үпкәләтмә

Иң түренә үтеп, урын алдың
Яралары тулы йөрәкнең.
Уйламыйча саксыз кагыла күрмә –
Җәрәхәт өстәмә, кирәкми.

Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмә –
Күз яшьләрем әле кипмәгән.
Тозлар сипмә йөрәк ярама син –
Әрнүләре Һаман бетмәгән.

Үткәннәрем исләремә төшсә,
Өермәләр уйный җанымда.
Тынычланып калам сыкраулардан
Тик син булсаң гына янымда.

Аңлашмыйча, мине үпкәләтмә –
Күз яшьләрем әле кипмәгән.
Тозлар сипмә йөрәк ярама син –
Әрнүләре Һаман бетмәгән.

Үземә тиң күреп кабул иттем –
Хисләреңә ялган кермәсен,
Ышанычым алып бәгыремнән,
Араларны өзә күрмәсен.

 

Фирүзә кашлы көмеш алкалар

Фирүзә кашлы көмеш алкалар –
Җан сөйгәнемнең мәңгелек төсе.
Шул алкаларны киеп куйсам мин,
Ярыннан аша сагыну хисе.

Фирүзә кашлы көмеш алкалар
Һәркемгә бәхет китерә, диләр.
Килсеннәр, әйдә, килсен көттерми,
Чиксез бәхеткә илтүче көннәр.

Тик бу көннәрнең килер юлында
Киртәләр булып берни ятмасын.
Фирүзә кашлы көмеш алкалар
Шул бәхетемне мәңге сакласын!

 

Сандугачлар мине юата

Рамил Миндияр музыкасы

Синсез генә хәзер кояш бата,
Синнән башка гына таң ата.
Сандугачлар җыры – җанга дәва:
Сине генә сөйде,
Бары син дип көйде,
Дия-дия мине юата.

Җәйләр үтте, көзләр, кышлар китте,
Инде кабат кердем язларга.
Сандугачлар бәгырьләрне телә:
Кайта алмый аннан,
Өмет итмә Һаман –
Килмәс инде, күммәс назларга.

Хәсрәт калды, үкенечләр калды,
Әйтер сүзләр калды телләрдә.
Сандугачлар җыры сагыш өсти:
Искә төшереп ярым,
Кайтаралар тагын
Без бәхетле булган көннәргә.

 

Саба юлы

Алмаз Шәрипов музыкасы

Карлар китү белән
Яткач яшел келәм,
Гөлгә күмелә саба яклары.
Шушы гүзәллекне
Кабат күрер өчен,
Күптән таныш юлдан атладым.

Кушымта:
Саба юлы – көзге,
Кавыштырды безне:
Сөенечләр тулды күңелгә,
Авылымның яме,
Суларының тәме
Калсын иде гомер-гомергә.

Ара ерак – талдым,
Утырып хәлләр алдым
Өй каршында үскән чирәмгә.
Йөгереп чыкты күреп,
Йөри бөтерелеп
Әти-әни минем тирәмдә.

Кушымта.

Сагыш сарган чакта
Кайтам туган якка,
Күз яшемне юлда куз итеп,
Яшел урамнарым,
Кырлар, урманнарым
Каршы ала мине үз итеп.

Кушымта:
Саба юлы – көзге,
Кавыштыра безне:
Сөенечләр тула күңелгә.
Авылымның яме,
Чишмә суы тәме
Калсын иде гомер-гомергә.

 

Киек казлар кайта

Габдерәзак Мингалиев музыкасы

Киек казлар кайта илләренә,
Кыйгачланып сафка тезелеп:
Көз киткәндә йөрәк-бәгырьләре
Кала Һәр ел шунда өзелеп.

Каңгылдашып кайта кыр казлары,
Тавышлары – бәхет авазы.
Адаштырмый хәтта урау юллар:
Үзенә тарта илнең Һавасы.

Кайсы кайта, кайсы ятып кала
Мәңгелеккә чит-ят җирләрдә.
Үз туфрагын сагынуын кайчак
Күтәралмый әле ирләр дә.

Ашыга-ашыга кайта кыр казлары
Туган җирен, күлен сагынып.
Җан сыкравы булган үз иленә
Хәтта казлар яши табынып.

Киек казлар кайта төркем-төркем…

 

Китмә әле!

Муса Маликов музыкасы

Китмә әле, китмә яннарымнан,
Күзләреңнән үбим, кил әле,
Ташла да шул авыр уйларыңны –
Рәхәтләнеп елмай, көл әле.

Китмә әле, китмә яннарымнан –
Синсез әллә җиңел дисеңме?
Аерылышу белән сыный-сыный,
Рәнҗетмә син кайнар хисемне.

Китмә әле, китмә яннарымнан –
Сагынулар җанга үтәләр,
Дәрьясына салып ялгызлыкның,
Нигә тилмертәсең бу кадәр?

Китмә әле, китмә яннарымнан,
Юкса җанга урын табалмыйм,
Кайтыр көннәреңне саный-саный,
Гомерләрне узып барам мин.
Китмә әле, китмә яннарымнан.

 

Синнән башка үлеп китәрмен дә…

Роза Мөхетдинова музыкасы

Синнән башка үлеп китәрмен дә
Дөрләп януымнан туктармын,
Сиңа дигән иң кадерле сүзне
Әйтми калырмын дип куркам мин.

Мин «киткәндә» әгәр яннарымда
Син булмасаң, ничек чыдармын?
Күрә алмый калдым, дип, «ерактан»
Сине эзләп сәфәр чыгармын.

Очып керермен дә тәрәзәңнән
Бер күбәләк булып кунармын.
Таныдыңмы инде дигән кебек,
Күзләреңә карап торырмын.

Нидер әйтмәк булып талпынырмын,
Тилмерерсең мине аңламый,
…Мин бу, мин бу… диеп, канат җилпеп,
Чәчләреңнән сөеп назлармын.

 

Алсу розалар

Флера Тарханова музыкасы

Ел буе көткән бу туган көннәр
Нигә шулкадәр ашыгып узалар?
Моңсу күңелемне күтәрә бары
Син бүләк иткән алсу розалар.

Көн киткән саен, ел үткән саен
Дәртле хисләр дә сүнеп-сызалар.
Сөю хисемне сүндерми саклый
Син бүләк иткән гүзәл розалар.

Гөр килеп торган туган көннәрем
Чәчкәле язга юллар сузалар.
Наз булып тула миңа бары тик
Син бүләк иткән алсу розалар.

 

Син булганда

Муса Маликов музыкасы

Син булганда, күгем балкый минем –
Дөньям тула якты хис белән;
Үбеп озатуым иртә таңнан
Бәхет булып кайта кич белән.

Син булганда җаным тыныч минем –
Тоям Һәрчак синең терәкне;
Күргән газапларым төссезләнә –
Телеп-телеп алмый йөрәкне.

Син булганда чиксез рәхәт миңа –
Күзләремдә – яшәү чаткысы;
Яратуның бу илаҺи көчен
Тик саклыйсы иде, саклыйсы!

 

Мин булмаган өйгә кайтырсың

Илдус Тарханов музыкасы

Яралары азрак булды әле,
Көйсен бераз, диеп киттеңме?
Әрнү-җәрәхәтнең тирәнрәген
Уеп калдырасы иттеңме?

Өстә, әйдә, яңа авыртулар,
Йөрәгемне бозга катыр син –
Киткән юлларыңнан тик бервакыт
Мин булмаган өйгә кайтырсың.

Төн карасы иңәр йөзләреңә,
Хәсрәт белән тулыр күзләрең;
Кайтавазлар гына булып калыр
«Кайдан эзлим» дигән сүзләрең.

 

Ай өстендә күрәм йөзеңне

Илдус Тарханов музыкасы

Кай якларга китеп бардың икән,
Дөньяларың ташлап бик иртә?
Бу җыр сиңа дога булып ятсын,
Фәрештәләр илтеп җиткерсә.

Саубуллашмый китеп, йөрәгемә
Уеп-уеп салдың мең яра.
Исән чакта исәпләнми икән –
«Киткәч», сөю кабат яңара.

Күзләреңне бәлки онытырмын –
Оныталмам синең үзеңне.
Кичләр җиткән саен күзем күктә –
Ай өстендә күрәм йөзеңне.

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.


Комментарий язарга