…1929 елның декабрендә, яңа елны каршылаганда, Әхмәтсафа белән Рабига*, якын дусла­рын җыеп, туй мәҗлесе ясадылар. Туйдан соң озак та үтмәде, ВКП(б) Өлкә Комитеты вәкиле сыйфатында, урыннарда колхоз төзүдә булышлык күрсәтү өчен дип, Татар Коммунистик универ­ситеты студенты Әхмәтсафаны Минзәләгә җибәрделәр… Өлкә Комитетында ачык әйттеләр: гый­лемне гамәлдә куллана алучылар гына дипломга ия булачак.

Минзәлә кантонына ул гыйнвар аенда килеп җитеп, язга кадәр унҗиде волостьның барсында да бульш, канткомга хисап биреп, фатирга кайтып аварга өлгермәде, бүлмә ишеген дөбердәткәнгә сискәнеп китте. Инде йокыга китеп бара иде. Бернәрсә аңыша алмый, як-ягына каранып алды. Кая килеп эләкте ул? Нинди өермә китереп ташлады аны монда? Ялгыз һәм кызганыч хәлдә тойды ул үзен. Тышта караңгы төшкән, бүлмә караңгы…

Тагын ишек дөбердәттеләр, Әхмәтсафа каударланып урыныннан торды, барып ишекне ачты. Инде хәтерләми дә, ни өчен ишекне эчтән бикләгәндер. Йоклап ала, имеш. Йокларсың, бар, йо­мышчы аны канткомга чакыра килгән иде.

— Тиз килеп җитегез, озакламый киңәшмә башлана! — диде дә, караңгы өйалдыңда нәрсәгә­дер абына-сөртенә чыгып чапты йомышчы агай. Бу кадәр кая ашыгалар, кая чабалар — аңламас­сың. Бүген дөнья бетәргә җыенмыйдыр бит. Татлы йокысьшнан аерганнары өчен канткомның ки­ңәшмә җыюдан бушамаган түрәләренә чын-чынлап ачуы килеп, Әхмәтсафа киенә башлады.

— Һәр авылга вәкилләр җибәрми торып, күмәк хуҗалыклар төзүне тизләтеп булмаячак, — диде кантком киңәшмәсенә ерак Семиостров волостеннан килгән фирка сәркатибе Фәйзуллин. — ВКП(б)ның волкомы тырыша тырышуын да… Хәлдән килгәнчә…

Сәркатип сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, Филиппов кисәк урыныннан күтәрелде һәм ярсы­ган тавыш белән Фәйзуллинны тынарга мәҗбүр итте:

— Хәлдән килгәнчә?!. Тырыша?!. Ни дигән сүзләр бу, иптәш Фәйзуллин?.. Волком рәисе Ха-рисов мондамы? — Ул, акайган күзләрен киңәшмәдә утыручыларга төбәп, бер кавым тын торды.

Шинель кигән берәү акрын гына урыныннан кузгалды.

— Монда, иптәш Филиппов… Кайда булыйм инде мин… — Харисов дигәннең тавышы бик зәгыйфь иде. Әллә юлдан килеп йончыган, әллә Харисов чыннан да үшән кешеме, Әхмәтсафа үзеннән ике генә рәткә алда утырган бу кешегә кызгануны караш ташлады.

— Син нәрсә, эчен җыя алмаган бәбкә кебек… — дип җикеренде Филиппов. — Син дә, Фәй-зуллин кебек, ты-ры-шып кына йөрисеңме?

Харисов эндәшмәде.

— Әле ул ныгып та җитмәде, иптәш Филиппов, Суыксуда кулаклар белән бәрелештә нык кына эләккәнне… — Харисовны үз канаты астына алырга ашыкты Солтанов.

Филиппов, өнәми генә кантком рәисенә борылды:

— Әйе, иптәш Солтанов, әгәр дә без шулай «тырышып» кына йөрсәк, безне кулаклар берәм-берәм чүпләп бетерәчәкләр. Урман авызында башы белән карга чумган көртлекләр кебек бит хә­лебез. Башны яшереп, к… өстә тырпаеп торгач, билгеле, өшкереп кенә үтәчәк кулак өере өстән. Сабый балалар нидер майтарырга ты-ры-шып азапланалар һәм карт-корылар. Алар үз йомышлары белән дә ты-ры-шып кына ишек алдына чыгып керәләр. Ә без — коммунистлар, совет кешеләре, кулда власть, үзебез һаман урыннарда авыл хуҗалыгы артельләре төзүне суза киләбез. Болай булса… Татарстанда иң артта сөйрәлүче канткомга әйләнеп барабыз түгелме соң? Темп кирәк, темп, Мусин! — ул презедиумда утыручы оештыру бүлеге башлыгына эндәште, — Семиостров волостена кем бара вәкил булып?

Мусин, кулындагы кәгазьләрне тиз-тиз актарып, шул арада сөйләнеп тә алды:

— Э-э, иптәш Филиппов, ни әле, э-э, бу волостька иң ерак авыллар керүен исәпкә алып, э-э, иптәш Филиппов, яшьрәк, белемлерәк иптәшне җибәрергә булдык, э-э… — Ул, кирәкле кәгазен тапкач, сөенеченнән кычкырып ук җибәрде: — Менә ул, иптәш Филиппов, бар исемлек… Өлкә вәкиле — Дәүләтьяров Әхмәтсафа, канткомнан — Такташев Габдулла. Икесе дә бик грамотный, укыган иптәшләр.

— Дәүләтъяровны беләм… — диде төксе генә Филиппов. — Кстати, Әмәкәйдә әйбәт кенә эшләп кайттылар алар Шәмтиев белән. Мәҗитов мондамы?

Мәҗитовның нечкә тавышы ишетелде:

— Килеп җитте-ек, иптәш Филиппов…

— Ничек эшләр Әмәкәйдә? Вәкилләргә тел-теш тидерерлек түгелме?

— Вәкилләр шулхәтле әйбәт эшләделәр, иптәш Филиппов, — диде Мәҗитов. Аның ялагайла­нуы ачыктан-ачык сизелеп торганга, бу адәмгә Дәүләтьяров чирканып карап алды. — Кулак эле­ментларын төбе-тамыры белән йолкып аттык авылда.

— Шуннан… Аларны җыеп алып киткәч, халыкны бутап йөрүчеләр булмадымы? Дөресен сөйлә, Мәҗитов, утырыштагы иптәшләргә сабак булыр, әле күп авыллар кулакларны җыеп бетерә ал­мый иза чигә, кулагын җыйсалар, муллалары кала, аларын да аткарып бетерсәләр — гаиләләрен сөрә алмый ты-ры-ша-лар. Сездә ничек булды?

— Шулхәтле әйбәт булды, иптәш Филиппов, оешкан төстә үтте, сөенеп бетә алмыйбыз инде менә, — диде Мәҗитов. Мактана төшеп, өстәп тә җибәрде: — Без инде, иптәш Филиппов, кайбе­рәүләр кебек «тырышып» тормадык, дошман элементлар аңнарына да килеп өлгермәделәр. — Ул учын учка шапылдатып сугып куйды. — Кулакларны озаткач, активистлар урамга чыккан кеше­ләрне өйләренә кадәр нагайка белән яра-яра озаттылар. Хи-хи-хи, кулак хатыннарьш өйләренә үк куып кертеп, базларына ябып куючы батыр йөрәкле активистларыбыз да бар безнең. Бүгенгә ка­дәр һаман базда ятты күбесе. Ие, чыгып карасыннар! Мәҗитов ике сүләшми ул… Бүген кулак, мулла гаиләләрен авылдан сөрү комиссиясе эшен башлады. Беренче-икенче категориядән берәү дә калмады, сөреп чыгардык авылдан.

— Өченче категорияне нишләттегез?

— Ялгышлык чыкмасын дип, иптәш Филиппов, аларын да сөрдек авылдан. Әле без Минзәләгә киткәндә, авыл башында исәңгерәп йөриләрие, бала-чагаларын җитәкләп. Шунда катып үлсәләр дә, авылга кире кайтару юк аларны. Ие, белсеннәр совет блачының ни икәнен!

— Дөрес эшлисез, Мәҗитов! — Филиппов утырыштагыларны янә күзе белән сөзеп чыкты. — Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. Власть ул балык кебек, каты кулны ярата, тота белмәсәң, кулдан шуа да чыгып китә. Шулай бит, иптәш Мәҗитов?

— Шулай булмыймы со-оң, иптәш Филиппов! Бер тоткач ычкындырмаска инде аны… Ничек тә халыкны бәхетле тормышка тизрәк чыгарасые да бит…

Әхмәтсафа үз алларында нинди эшләр торуын бераз чамалый иде инде, Мәҗитовның төче тавышы күңелен болгата башлады. Башкаларны көчләп бәхетле итә алуыңа ышану — җүләрлекме, әллә наданлыкмы? Икесе бергә бугай. Залда утыручылар арасыннан вәкил булып барачак Такташев фамилияле кешене күзли башлады.

Такташев… Такташ…. Күпме күзләп маташса да, ул Габдулла исемле таныш булмаган кеше­нең кемлеген яисә мондамы-юкмы икәнлеген дә чамалый алмый иде. Киңәшмә күптән башланып, инде төн уртасы үтеп бара, һаман да бер сүз, бер таләп: февраль урталарына авылларны йөз про­цент колхозлаштырып бетерүне алга сөрә кантком. Филиппов кат-кат тәкърарлый:

— Без Республикада үрнәк булырга тиеш. Иптәш Разумов бездән шуны көтә дә! Минзәлә кант­комында колхозга кермәгән бер генә хуҗалык калмаска тиеш. Аерым хуҗалык калса, салым-налоглар белән тәмам тезләндерергә, ихатасында каккан казык калмасын, өендә идәне белән түшә­менә кадәр сүтеп алып бетерергә! Андыйларның юлы шул — йә күмәкләшү, йә — сөрген. Партия установкасы шушы.

Ул көнне, хәер, киңәшмә таң атканда гына таралды, төнне дисәң, тагын да дөресрәк булыр, Әхмәтсафа күпме эзләнмәсен, Габдулла Такташевны күрә алмады. Мусиннан сорашкан иде, исе дә китмәгән хәлдә:

— Аптырама, Дәүләтьяров, ул әле килеп җитмәде. Мәскәүдә укыган егет, — диде. — Семиостров волостенә кергән Суыксу авылында активистлар өчен курслар оештырган идек. Аны шунда җибәрәбез дип йөрү, нишләп тоткарлана торгандыр. Кәгазе килде, үзенең күзгә күренгәне юк. Мәскәү ашыгырга кушса да, үзендә чарланып кайткан кешеләр бер дә кабаланмыйлар әнә. Сиңа әле берәр атна көтәргә туры килер, канткомда кәгазь эшләре күбәеп китте, һич өлгереп булмый, — дип зарланып та алды Мусин. — Киңәшмәдән бушанып булмый, ә Казан кәгазь сорый. Аңа кәгазь генә булсын. Иптәш Филиппов әйтмешли, без бумажки — ты букашка, с бумагой — человек! Шундый хәлләр, Дәүләтьяров, монда.

Суыксуга Әхмәтсафа гыйнвар ахырында, төгәлрәге, айның егерме сигезендә чыгып китте. Юлга кузгалыр алдыннан, аны Мусин янә үзе янына чакырып алды, өлкә вәкиленә сынаулы караш ташлап, бераз тын торгач, сүзне уратыбрак башлады:

— Семиостров волостеннан кайткач, Харисов белән Фәйзулиннан сиңа холыкнамә-характеристика сорап алачакбыз. Өлкә комитетының кушуы буенча. Аеруча Комвуздан җибәрелгән вәкилләр­нең эшен аерым контрольда тотарга кушылган. Сәбәбен төшенеп тә җитмим, син ничек уйлыйсың, ни өчен сезгә аерым игътибар, Дәүләтьяров? — дигән булды Мусин, хәйләкәр көлемсерәп.

— Белмим шул… — диде Әхмәтсафа, аптыравын яшермичә.

— Иң куркынычы шунда шул, без сыйнфый сизгерлекне югалта барабыз. Бухаринчыларның партия Үзәк Комитетына ыргылуларын күргәч кенә, бераз аңга килдек. Анда да иптәш Сталин барысы хакында бәйнә-бәйнә аңлатып биргәч кенә. Хәзер инде сер түгел, Комвуз озак еллар буе бухаринчылар оясы булып килде. Аларның һәр идеясе ТКУда шытып, үсентеләр биреп, чәчәк атты, бәхеткә каршы, җимешләре өлгереп җитмәде, ягъни, сезнең кебек шәкертләргә бу чир нык­лап йогып, заразасы киң халык массаларына үтеп керергә өлгермәде. Без бүген синең белән суган суы сыгып утырмыйбыз, гаять мөһим нәрсә хакында бара әңгәмә. Миннән калмасын, сиңа киңәш тә, таләп тә: Комвузда колагыңа кереп калган бухаринчыл бер генә идея дә Минзәлә канткомы җирләрендә борын төртеп, шытып чыгарга маташырга тиеш түгел. Ишетсен колагың, Дәүләтья­ров, һәр эшең кантком карарларына нигезләнгән булсын, үзбашка эш майтарырга уйласаң, үпкә­ләмә. Юлың — туп-туры Минзәлә төрмәсенә! Кулакларны инде җыеп бетереп барабыз, ләкин яу тукталмаган, авылларда кулак куштаннары соңгы көрәшкә күтәрелә, алар һаман каршылык күрсә­тәләр. Решительный бул, җебеп, йоклап йөрмә, хәлләр катлауланып китсә, шундук канткомга хәбәр сал, монда без кораллы комсомол отрядлары оештыра башладык. Алар ярдәмгә килеп җи­тәр.

Әхмәтсафа, сез сөйләгәннәр минем өчен яңалык түгел дигәндәй, Мусинның сүзләренә артык әһәмият бирми тыңлады, шулай да җавап кайтармый булдыра алмады:

— Сез юкка кызасыз, иптәш Мусин. Бухарин сөйләгән нәрсәләр әле күптән түгел генә партиянең генераль линиясе иде бит.

— Сукыр тавыкка бар да бодай, Дәүләтъяров. Бухарин Үзәк комитетның башын белеп әйлән­дерде, кәнишне. Ул «генераль линияне» яхшы беләбез. Иптәш Сталин, илдә социализм нигезен салганда, вакыт һәм көч сарыф итмәү өчен, ул лыгырдыкларга әллә ни игътибар итмәде, ил ныклы адымнар белән алга бара башлагач, түземлеге төкәнде, кәнсә дә кәнис: аларга да чират җитте. Аң бул, Дәүләтъяров, социализм төзелеше тамырлана барган саен, сыйнфый көрәш тә көчәя. Без бүген кулакларны кырьш-себерербез себерүен, әмма болары бит аньщ ачыктан-ачык дошман, күзгә күренеп торганы. Әгәр дә, кулаклар бетү белән авылда сыйнфый көрәш бетте дип, йокымсырап йөрибез икән, бигайбә, барып чыгачакбыз. Иң авыры — яшерен дошманнар белән көрәш.

— Алары ниндирәк була? Партизаннар юк бит хәзер.

— Ай-һай, Дәүләтъяров, Комвузда укуыңның поты бер тиен икән. Нәрсәгә генә өйрәттеләр соң сине анда?

— Политэкономия…

— Күренеп тора, җирдән, тормыштан аерылгансыз. Бухаринга сезнең кебек сары томшыклы чәүкә балалары кирәк булган да инде. Яшерен дошман — кешенең аңында яткан, әле тышка бәреп чыкмаган дошманлык ул. Аньщ тышка бәреп чыгуын көтеп ятсак, ахыры начар булачак, һәр өч крестьянның икесе шундый чир белән авырый. Безнең бурыч — иң яман чирлеләрен аерып алып дәвалау, барьш чыкмаса, ящур эләккән мал кебек, юк итү. Әйе, әйе, гөнаһсыз күзләреңне төбәп торма миңа, юк итү! — «Юк итү» сүзенә басым ясап кабатлады Мусин, калын кашларын җыерып.

Әхмәтсафаның аркасына салкын тир бәреп чыкты. Минзәләгә килгәннән бирле бер төрле сүзләр ишетә ул: «юк итү, тамырын корытабыз, кыру-себерү, сөргенгә олактыру.» Ул авылларда кемнәр калыр да, колхоз дигәненә кем кереп, кем эшләр, бу хакта баш ватып та торучы юк.

— Габдулла Такташев… кем була ул? — кабатлап сорамый булдыра алмады Әхмәтсафа.. Мусин, дустанә көлеп җибәрде:

— Фамилиясе таныш тоеламы?

— Әйе шул. Кемнедер хәтерләтә.

— Һади Такташның энесе ул. Мәскәүдә уку тәмам иткән. Абыйсы кебек үк башлы егет. Бәхет­кә каршы, шигырьләр язмый икән. — Әхмәтсафаның ничектер сәерсенеп каравын күреп, ачыклык кертергә мәҗбүр булды. — Беләсеңме, Дәүләтъяров, ул шигырь язучыларга ышанып бетмим мин. Әллә ничек, җир кешеләре түгел бит алар, к… чыгарып язган белән социализм төзеп буламы? Юк! Димәк, шагыйрь-магыйрьләрнең дә совет иленә кирәге шуның хәтле генә. Менә язсыннар иде алар, ничек итеп колхоз төзү фронтында Мусин дигән большевикның кан-тир түккәнен. Рәсәйне, кулга кылыч тотьш, аркылыга буйга айкап чыктым мин. Минем хакта язарга тиешме алар? Тиеш! Юк, язмыйлар. Ә болай… Ниемә кирәге бар аларның?

— Сезнең кебек дөнья күргән кешегә ярап бетүләре кыен… Шагыйрьләр халык җанын җыр­лыйлар бит алар. Халыкның күңелендә — шагыйрьнең телендә. Аның табигате башка бит, ша­гыйрь һәр бөредә могҗиза, тылсым күрә…

— Төкерим мин аларның теленә, тылсымына. Такташның шигырьләрен укыган бар — гый-шык-мыйшык, мәхәббәт тәүбәсе, әтәч урлау, тун кайгысы…

Әхмәтсафа, тел чарлап торуның файдасы юк икәнен аңлап, чыгу ягына кузгалды. Суыксу якла­рын ишетеп кенә белә, таныш түгел авылда аны көтеп торучы бармы, соңга калышса, кайда барып баш төртер!.. Көн үтә тора, ашыгырга кирәк.

— Кстати, — диде Мусин, Филипповча итеп, — Такташевны мин Казанда үзем таптым. Мәскәүдән наркомпроска юллама белән җибәргәннәр иде. Мин дә кадрлар мәсьәләсендә анда сугы­лып чыгарга булдым. Кабул итү бүлмәсендә танышып киттек, сөйләшә торгач, тәки ризалаштырдым моны Минзәләгә килергә. Уен түгел, Мәскәү университетын тәмам иткән кешеләр минут саен юлда очрап тормыйлар. Шулай, иптәш Дәүләтъяров, кадрларны бөртекләп җыябыз. Тик менә… — Мусин, әйтим микән, юкмы дигәндәй, бер кавым сүзсез торды, кулын кулга сугып, әйтеп сал­ды, — ул үзе дә кулак нәселеннән бугай. Үзенең килеп күренгәне юк, язу килде өстеннән. Кулак малаена мондый җаваплы эшне тапшырып булмас кебек. Суыксуга җибәрүне әйтәм. Кадрлар җитмәгәч, исемлеккә керткән идем инде. Көтмә син аны, иң яхшысы шул булыр… Күрәсеңме, аз гына сәяси уяулык җитмәү нинди хаталар китереп чыгара.

— Такташ ничек кулак булсын? — дип, ишек катында тукталды Әхмәтсафа. — Егерменче елларда, ачлыктан качып Оренбур якларына килеп, каңгырап йөрде ул. Кулак булса, рәхәтләнеп өендә ятар иде.

— Күп сүз бозау имезә, юк икән, бик әйбәт. Әмма шундый сигнал булды. Без сыйнфый миңге­рәүлек күрсәтергә тиеш түгел. Егетне кайтардык, мәктәптә укытуын дәвам итә.

…Такташ белән егерме тугызынчы елның көзендә кара-каршы очрашкан иде Әхмәтсафа. Ул, истматтан профессор Разумовский үткәргән консультациягә йөгерә, ә Такташ, аксыл плащы кесәлә­ренә ике кулын тыгып, шулай ук каядыр ашыга, җил-җил атлап бара иде. Кремльгә борылган поч­макта маңгайга маңгай бәрелә язып очрашкач, Әхмәтсафа ирексездән, үзе дә аңышып бетмичә:

— Һади агай… Исән-саулармысыз! — дип, кычкырып исәнлек бирде.

Такташ, көзнең шактый салкын көннәре булуга карамастан, юка плащтан, киң кырлы эшләпә­дән иде. Яшь кенә егетнең шулай капыл каршысьша килеп чыгьш, үз исемен әйтеп исәнләшүенә күңеле булып, зәңгәр күзләрен балкытып җибәрде:

— Исән, кәбәм, исән әлегә… Үзеңне төсмерләгән дә сыман, юк та кебек. Очрашканыбыз бар­дыр шикелле, — диде ул, күңеле гөлдерәп. Әйтерсең, шушы минутта күңелендә яңа шигырь юл­лары туа иде аньщ, көйләп дәвам итте. — Таныш та без, таныш түгел дә күк…

— Оренбурда… ТИНОда укыганда… Кичәләр үткәрә идек…

— Тукта, тукта, кәбәм, син бит теге, сәхнәдә баш-аркан әйләнеп, безнең һушларны ала торган егет. Декламация сөйләргә дә оста идең. Да-а, менә бит ничек!..

— Әйе, — диде сөенечен яшерә алмаган Әхмәтсафа. Инде ничә еллар үткән, шагыйрь һаман аньщ сәхнәдә кәмит куеп йөргәнен онытмаган икән бит. — Шул егет, Әхмәтсафа Дәүләтъяров булам мин.

— Выт-выт, — дип, бытылдап алды Такташ. — Синең фамилияң шәп икән, кәбәм, яңгырый — Дәүләтъяров! Шаир булсаң, ошы фамилияң генә дә сине бер баш биеккә күтәрер иде. — Елмаеп, һаман сөйләнә бирде Такташ. Каядыр ашыгуьш бөтенләй онытты да бугай. Әхмәтсафага исә, аньщ белән шулай сөйләшеп торуы үзе бер бәхет, консультациягә барасын исенә дә алып карамый, шагыйрьнең авызына караган да дөньясын оныткан. — И-и, ул Оренбур хәлләре… — дип сузды Такташ, тавышындагы күңеллекне югалтмый. — Ай, андагы кызлар! Юк, андагы чын сөю белән янып сөя торган кызларны башка бер җирдә дә очратмадым мин. Гөнаһсызлар, керсез күңелләр, мәхәбәттән күкләргә аша торган садә җаннар… Берсе… аты коргыры… исемнән чыккан… арттан ияреп Ташкентка килде. Күз алдыңа китерә аласыңмы — шаир артыннан Ташкентка?! И-и, кәбәм, бар иде яшь чаклар!..

— Заһидә исемле кыз…

— Выт-выт, Заһидә! Исемә төште. Хәзер кая микән ул кыз? Исәнме-түгелме? Сагындыра бит алар хәзер. Ул чакта гына әллә ни һуш китми иде… — дип, мут елмаеп җибәрде Такташ.

— Ул Казанда, — кызның исемен атаганда, үзенең дә йөрәге сулкылдап алды. — Медицина институтында укый хәзер.

— Аһ, чибәр кыз, тәки тарихның бар җил-давылларын җиңеп, яңа чор кешесе булырга омты­лып яши икән бит! Ай, бәгырем, киләчәге матур, ямьле булсьш иде аның. Беләсеңме, мин кызлар­га гел бәхет кенә телим. Күңелемә җәрәхәт салганнарын да каһәрләмим. — Такташ кинәт кычкы­рып көлеп җибәрде. — Әле шушы көннәрдә бер хатын очрады каршыма. Чибәр, каһәр, үзе, ну кулында яшь баласы бар. Ана бәхете йөзенә чыккан бу хатынның. Шуңа сокланып бара идем, туктатты бу мине: «Иптәш Һади Такташ, беләсеңме, бу синең кызың бит,» — дип, сабыен күрсәтә миңа. Башыма шаулап кан йөгерде. Нишләмәк кирәк мондый очракта? Моның ише хәлдән чыгу юлын бер вузда да өйрәтмиләр. «Тыныч бул, Һади, кәбәм, тыныч бул», — дим үз-үземә. Вәзгыять катлаулы, ерып чыкмый ярамый. Ә хатын… ай эзләп йөреп, кояш тапканмыни! Йөзе-күзе балкый. Алсу иреннәре мимылдап тора, прәме, йөрәгең ярылып үләрсең. Күрәм, хатын көлми, җитди бу­лырга азаплана. Шулай сөйләшү бара, хатын һөҗүмен дәвам итә, минем аптырап калганны чама­лап алгач, бөтенләй канатланып китте. «Бу кыз тууга сез генә сәбәпче,» — ди, каһәрең. «Тукта әле, — мин әйтәм, — кәбәм, уртак балабыз тусын өчен кайбер шартлар эшләнергә тиеш бит. Без бит… Инде килеп мин этәсе икән, анасы кем була соң матур кызның?» — дим аптырап. Кызы, чыннан да, искиткеч сөйкемле. Хатын күзен дә йоммый. «Мин…» — ди. «Аңлашылмый, кәбәм, — дим, — әллә син буталасың, әллә мин бүген үзем түгел,» — дигән булам. Миңа вәзгыятьтән дөрес чыга белү мөһим, аньщ өчен вакыт кирәк. Выт, мин шулай вакыт сузмакчы. «Нинди җүләр хатын бәйлә­нә миңа дип, аптырыйсыз инде и дөрес тә эшлисез, — ди бу. — Әмма мин дә буталмыйм, — ди чибәр ханым. Ни китеп барыр чара юк, арттан кычкырып килә башласа, нишләргә? Кругом үз кешеләр, мине танымаган песи малае да юк Казанда. — Әйе шул, без танышлар гына, бары тик очраклы танышлар гьша, — дип, һаман көлүен белә теге хатын. Күңелгә шик керде. Дөнья булгач, булгандыр инде, дигәнрәк уй йөгерде башка. Яшь чакта… Очраклы танышлык… Ай, азмы алар! Булган — беткән, дип йөрелгәннәр күпме, онтылганнары… Әнә бит, очраклы булса да, танышлар, ди. Шулай да эчкә җан керде. «Кызымның тууына сез сәбәпче!» — дип кабатлады да, мине башка аптыратмыйм дигәндәй, сөйләп китте. Хатынның моннан ике елллар элек ВУЗда укып йөргән чагы. Кияүдә. Авырга узган. Тик ятмасаң, шулай була бит ул. — Такташ көлеп җибәрде. — Выт, бу абортка җыенган, ире каршы икән, хатын үзенекен тукый. — Ул Әхмәтсафаның күкрәгенә сак кьша төртеп алды. — Кыз-хатыннар шулай алар, егет, башларына бер нәстә керсә, бер ничек тә куып чыгарып булмый. Выт шул, киткән бу аборт ясату нияте белән чиратка язылырга. Акчасын да түләп куйган. Шулай йөгереп йөргәндә, очраклы гьша моның кулына «Азат хатын» журналы килеп керә. Анда минем шигырь. «Мәхәббәт тәүбәсе.»

…Ярый эле сезнең песи малайлары

 Ни булса да тере туалар.

Ә кешеләрнең күбесе,

Бала табудан куркып,

Корсакта чакта ук буалар.

Хатын шушы юлларга төртелеп калган да, бетте-китте, кәбәм, җиргә кадакланган кебек тик тора икән. Аяк атлап китәргә көче юк. Шуннан нишли диген? Бөтен кызыгы да шул — аборт ясатмый! Кыз туа. Айсылу. Шәп бит! Менә шылай, кәбәм, шигырьнең көче. Шуның өчен генә дә шаир булу ярый дөньяда! — дип, саубуллашырга кулын сузды Әхмәтсафага. — Югалма, егет, редакциягә кереп йөр. Хәзер мәдәни тормыш редакцияләрдә, һәр яңага фикер ишетәсең килсә, бездән читләшмә, әдипләрдән читләшмә! — шагыйрь, җавап көтмәстән, кызу атлап китеп барды.

…Мусин, сүзен бетереп, Әхмәтсафага кулын сузды.

— Әйдә, күрсәт егетлек. Нинди генә хәлләр булса да, без сине ташламабыз!

Ул каударланмый гына урамга чыгып китте. Салмак кьша кар ява иде, кисәк җил күтәрелеп, ул кар өермәсе уртасында калды. Бөтен өсте кар гына, хәтта куенга кар тулып, тәнен өтеп алды. Ә күңелдә Такташның соңгы сүзләре: «Читләшмә бездән!»

«Читләшмәссең, — дип, хәсрәтле көлемсерәп куйды Әхмәтсафа. — Ничек кенә читләштерә дөнья. Әле кайчан гына Казан урамында йөри идем, хәзер менә Минзәләдә күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәлләр эчендә кайныйм».

… Суыксуда активистларга «Күмәк хуҗалык итүнең икътисадый нигезләре» хакында дәресләр бирә башлагач, «читләшү» дигән сүзнең асылына янә бер мәртәбә төшенде Әхмәтсафа. Белем бер нәрсә, гамәл икенче нәрсә икән. Айхенвальд түгәрәгендә алган белемнәрне монда кулланып бул­мый, аларга партия Үзәк Комитеты «дошман казынулары» дип бәя бирде, бер чара кала, ул Казан­нан ук алып килгән газеталардан Үзәк Комитет һәм өлкә комитеты чыгарган карарларның асылын аңлаткан булып көннәр үткәрде. Фирка карарлары каршылыклы, күп тезисларын шәрехли башла­саң, аларда акылга муафыйк бер нәрсә юк икәнлеге җүләр кешегә дә аңлашылыр кебек.

Шул рәвешле, Әхмәтсафа Дәүләтъяров партия таләбе буенча крестьяннарны ирексезләп кол­хозларга куып кертү тарафдары булып китте. Бер төрле уйлап, икенче төрле эшләүнең ачык миса­лы иде болай гамәл кылу. Әмма, ВКП(б) Үзәк Комитеты карарларына каршы килүне ул башына да китерми, кантком киңәшмәсендә кабул ителгән: «Йөз процент күмәкләштерү» шигарен тор­мышка ашыруны үзенең намус эше дип карый, аның үтәлүе өчен көн-төн йокламаска да әзер иде. Кызык бит адәм баласы, беренче карашка ук көлке тоелган идеяләрне туктаусыз кабатлый торгач, Әхмәтсафа аларга тәмам ышана, алар белән агуланып, чынны ялганнан аера алмый башлады.

Ул көннәрдә йокы аз эләкте аңа…

 

***

Әйе, үзәкләргә үтә икән ул йокысызлык… Дәресләр, аннан волком йомышлары белән йөгерү, бетмәс-төкәнмәс киңәшмә, җыелышлар… Өлкә комитеты вәкиле буларак, ул берсеннән дә калыр­га тиеш түгел, һәркайсында чыгыш ясарга кирәк, канткомга тиешле информация биреп бару да аның өстендә.

Менә бүген дә дәресләр тәмамланып, урамга чыгуга, шундый арыганын тойды ул. Суыксу урамында этле җан да юк. Ул авыр адымнар белән фатирга табан атлады. Көн төшкә авышып килә. Авыл буйлап үткәндә, күптән түгел генә нардомга әйләндерелгән мәчеткә күзе төшеп, йөрәге кымырҗып куйды. Элекке елларда бу вакытта мәчет тирәсендә илаһи җанлылык сизелер иде; инде өйлә намазына азан әйтелгән, мәчет картлары, намазга гына йөри торган кыска кунычлы каталарын аякларына элеп, урам уртасыннан вәкарь кыяфәттә, әмма аерым бер ашкыну белән мәчет ягына юл алырлар иде. Хәзер мәчет үзгәртеп корылып, нардом, ягъни халык йорты дип атала. Яшьләр, барысы да түгел, әлбәттә, үзләрен комсомол дип атаучы сугышчан, аяусыз төркем, мәчет бинасында һәр көн диярлек кичәләр үткәрәләр, китапханә оештырып җибәргәннәр. Әнә, китапханәче егет үзе дә мәчеттән килеп чыкты. Төшке ашка кайтып килергә чамалый торгандыр инде, муенын бишмәт якасы эченә җыерып яшергән, шикләнеп, як-ягына каранды һәм ишекне бикләргә җыена башлады. Килүенә йозагына кемдер тизәк сылап куячак. Егет берничә мәртәбә бу хакта кантком вәкиленә жалу белән килде, саклап та торган булдылар, әмма көндез булмаса, төнлә, кич, яшьләр таралгач, йозакка мул гына итеп шушы «нигъмәтне» сылап китәләр иде. Суыкта ша­кырдап каткан нәмәрсә белән беркемнең дә мәшәләнәсе килми, комсомол ячейкасы секретаре сукрана-сукрана үзе ачып бирде йозакны өченче көнне. Китапханә мөдире: «Бу хәшәп эш туктал-маса, яңадан мәчет ягына борылып та карамыйм,» — дип ясканган булды да бит. Кая барсын, авыл­ның иң хәерче кешеләреннән берсе ул, ни җире юк, ни йорты: «бүген аумасам, иртәгә чамалый башлармын, ахры», дип кенә тора. Егет телгә-сүзгә шәп булса да, кулыннан әнә шул йозак белән булышудан башка бер дә эш килер сыман түгел. Ә үзе башлы күренә, яренгә Казанга укырга ки­тәм, белем алам, хөкүмәт кешесе булам дип, адарынып йөри. Үз хуҗалыгында тәртип урнаштыра алмаган, үз йортьшьщ түбәсен кирәгенчә ябып куярга хәленнән килмәгән кешедән нинди хөкүмәт кешесе чыгар, бер Алла белә…

Арыткан иде. Фатирга кайтып керүгә, ашык-пошык чишенде дә урын өстенә тәгәрәде. Ул кант­ком тарафыннан иң зур волостьларның берсе булган, җирле халык атап йөрткәнчә — Семиастрауга вәкил итеп билгеләнде. Авылның татарча исеме — Өшәр. Суыксуда ачылган курсларда сабак бирүне авылларга чыгу белән алыштырып алып барырга туры килә. Волостьта утыз биш авыл бар. һәркайсында булырга, хәлне контрольдә тотарга туры килә.

— Кара як, — диде бу төбәк хакында Мусин, аны озатканда. — Эш ягыннан әйтмим, тырыш. Дөнья көтүнең рәтен белгән, мул тормышлы халык яши иде монда элгәре. Совет чорында күбесе­нең көймәсе комга терәлде. — Мусин, масайган рәвештә, күкрәген алга чыгарды. — Күрсәттек без аларга, ничек мул тормышта яшәргә икәнен. Ояларын туздырдык! Хи-хи… Менә шуңа да ка­раңгы як дип атыйбыз хәзер ул якны. Советка бик тә каршы төбәк ул. Гомер-гомергә үз кануннары белән яшәгән халык. Бүрек ыргытып кына җиңешле түгел. Ошатмасалар, дин әһелләрен дә куып кына җибәрә торган як. Шуңа күрә монда дини яктан бик көчле, укымышлы һәм бер нәрсә алдын­да да җебеп-калтырап төшми торган хәзрәт-муллалар җыелган иде бу тирәгә.

— Табигый сайланыш… — диде Әхмәтсафа, көлемсерәп.

Мусин ялт аңа карап алды. Йөзе җитдиләнде, суырылып калды. Инде ничә мәртәбә искәртте: әйбәт кенә сөйләшеп торган җирдән, Казан студенты кинәт кенә ул бик үк аңлап бетермәгән телгә күчеп, гәп куерта башлый. Үзенең белемле, зиһенле булуын күрсәтергә тырышамы?.. Бу хәл аның ачуын китерә иде.

— Нинди нәмәрсә ул «сайланыш» дигәнең?

— Тимирязев дигән академикның хезмәтләрендә укыдым мин аны. Дарвин дигән инглиз гали­ме булган. Ул җир йөзендәге һәр җан иясе шушы табигый сайланыш нәтиҗәсендә эволюция, ягъ­ни үсеш-үзгәреш кичерә дигән. Шартларга яраклаша алган җан иясе исән кала, яраклаша алмаса — һәлак була. Көчлеләр генә яшәргә хокуклы. Хәзрәтләр дә шулай яшәп, тернәкләнеп калганнар, димәк, биредә.

— Хәзер ул якларда хәзрәтләр калмады дисәң дә була, — диде эчке горурлык белән Мусин. — Җыеп бетереп барабыз. Шулай да, Суыксуда сак бул, анда усал, явыз халык яши. Гомер-гомергә җыен сугыш чукмары, алаканат-зимагурлар ягы.

Әхмәтсафа монда килгәч, шуңа төшенде: Суыксуга карата әйтелгән сүзләрне һәр авылга төбәп әйтергә булыр иде. Ниндидер үҗәт, үчлекле кешеләр. Бер-берсен сатарга да күп сорамыйлар. Сәбәбе хакында сораша башласаң, әллә кайчангы хәлләрне искә төшерәләр. «Ярый әле бу якларда тау халыкларындагы кебек кан үче булмаган, күрсәтерләр иде алар бер-берсенә хикмәтләрне!» — дип, көрсенеп, уйланган чаклары да булгалады. Ә менә берәрсенә авырлык килсә, мир белән җыелышып, хәзер күтәрелеп чыгарга әзер булулары тагын да гаҗәп иде. Аерым-аерым бер-берсен өнәмиләр, хәтта күрә дә алмыйлар, шул ук вакытта сәер оешканлык белән аерылып торалар.

Әхмәтсафа болай озаклап аунап булмасын аңлап, тиз-тиз генә капкалап алды да, җаны тынгы­сызланып, көндәлегенә үрелде. Соңгы елларда көндәлек язып барырга һәвәсләнгән иде ул, тик Рәбуш белән өйләнешкәннән соң, көндәлек язуга игътибары кимегән иде. Минзәләдә колхозлар оештырып йөргән көннәрнең ядкаре булыр дип, кичә Чалманарат авылында күргән кичергәннәр­не кыскача гына теркәп куярга булды.

«Егерме бишенче февраль, утызынчы ел…» — дип язды да уйга калды. Күз алдыннан алдагы көннең вакыйгалары йөгерешеп үтте.

Иртәнге җидедә Чалманаратка кузгалды алар. Авыл советы рәисе ат белән олаучы җибәргән иде. Үткер егет, комсомолец икән. Юл буе теләсә нәрсә такылдап барып, авылга ничек килеп җитүен дә абайламый калды.

Совет йортына барып керү белән, активны җыеп алдылар. Тугызлап кеше. Колхоз төзү хакын­да һәркайсының үз карашы, үз тәкъдиме. Бер агай, мескен бүреген әвәләп, урынында таптана-таптана, үзенекен тукый.

— Ибдәшкем, вәкилетдин, теге ни әле аты коргыры, ие, шул инде, күмхуҗга каршы түгел бед, — ди ул, күзләрен нигәдер идәнгә төбәп. — Түлкем дә, манау бөтенебед бер юрган астына кереп йоклау дигәненә катыннарны бер дә ырыйдалаштырьш булыр кебек сыман тоелмый, ие, вәкилет­дин, ибдәш. Мин кичәгенәк тә шуның өчен күмхуҗга каршы төштем. Ушы сорауга дөрес җавап ишетмәенчә, хәл кылып булмас кебек сыман тоела. Иеме, ибдәш вәкилетдин.

— Ибрай агай, сиңа сүл әргә куш инде, — дип, авыл советы рәисе йөзен чытып куйды. —Каян алдың шул бер юрган асты дигән сүдне. Тукыйм, тукыйм, һич башыңа кермәсә керми икән.

— Син, ибдәш рәис, әтәчләнмә алай, вәкилетдин ибдәш китәр дә барыр ул. Аңа ике дөнья бер морҗа, сала саен бер марҗа, дигәндәй, сиңа беднең белән каласы… — диде Ибрай, саллы йодры­гын тун кесәсеннән чыгарып. — Синең тукыган синең тукыган ул, синдәге грамота гына беднең үдебеддә дә бар ул, бигрәк кыдыл булып бетәсең кайвакытларда, менә ибдәш вәкилетдин әйтеп карасын. Ул сүләгән рас кебек сыман тоела бедгә.

Әхмәтсафа, аңламаган кыяфәттә, рәискә караш салды.

— Нинди уртак юрган? Бу хакта сөйләшүләр булмадымени соң? — диде ул ачулана төшеп. — «һаман төсе уңып беткән җыр җырлап маташалар икән Чалманаратта,» — дип, кайтып әйтсәм, тавыклар көләчәк Минзәләдә. Бу ялганнар мең мәртәбә фаш ителде бит инде. Кулак җыры. Кулак коткысы!

Рәис, башын боргалап, гөнаһсыз тавыш белән сүзгә кереште.

— Әйтмәгән кая да, аңлатмаган кая, иптәш Дәүләтъяров. Кеше башын әйләндерергә туган инде ул Ибрай агай. Аңлаттым — бернинди юрган асты да, юрган өсте дә юк, дидем. Өйгә, өй җиһазларына тимибез, комиссия төзеп, һәркемнең мал-мөлкәтен исәпкә алабыз, аннан соң хәл кылырбыз, дидем. Ашыкмый, кабаланмый…

— Киресен сүлисең, ибдәш рәис, — дип, аңа каршы төште Ибрай абзый. — Кичә әйттең, тид тотарга, вулычта күмхуҗны беренче итеп төдеп бетерәбед, дидең. Хәзер ни сүлисең? Аннан шуны төшендереп бир әле, ибдәш вәкилетдин, менә беднең рәис әйтә: төдибед дә бетерәбед, ди. Тыңлап кына тор әле син, иеме. Уйлап-уйлап куям да, бер дә хут альш китәр төсле күренми кебек сымак тоела күмхуҗ дигәннәре. Төдибед дә, бетерәбед дә дип яскангач ни… Бу мәләкәдән ни генә калыр соң, шымытыр башымы? Шуңа аптыраш…

Җыелган халык көлешеп алды.

Әхмәтсафа, һаман сабырлыгын җуймыйча, башында баядан бирле бөтерелгән уйларын әйтер­гә булды:

— Үзегез актив дип аталасыз, үзегез ниләр генә сөйләмисез? Мондый актив белән, белмим, колхоз төзеп булыр микән?

Рәис йодрык белән өстәлгә китереп сукты.

— Була, иптәш Дәүләтъяров! Авылда бер контрны калдырмаячакбыз. И без аларны калдырма­дык дисәң дә ярый, җыеп бетереп барабыз. Алга табан да шулай булачак: кем күмәк хуҗалык төзүгә каршы, авылдан сөреләчәк. Ибрайның сүзенә карамагыз, ул гражданнар сугышы партиза­ны, авылда беренче совет төзегән кеше, колхоз турында сүз кузгалгач кына, сөртенә менә. Хәлле, таза хуҗалык алып бара, үз малыннан колак кагасы килми, шунсы жәл аңа.

Ибрай, ниһаять, җитди сөйләшә башлады.

— Шул шул, ибдәш вәкилетдин, совет өчен кан койганда бед кирәк булдык. Карап-карап торам да, күмхуҗга бед артык. Беднең мөлкәт кирәк, үдебед кирәкмәй булып чыга. Сүдебедгә колак салучы да юктыр кебек сымак тоела. Әүвәл өйгә кереп, баш астына салып яткан мендәрләрне, кетәклектәге тавыкларга кадәр санап чыктылар, халык шикләнә башлады. Төрле сүд китте, чыш-пыш. Бед, совет членнары, аңлата алмыйбыз, чөнки үдебедгә җүнле-башлы аңлатучы юк. Рәис ибдәш дөрес әйтте, авылда укымышлы кешеләр бар иде, җыеп альш китеп бетерделәр. Хәзер җыен әтрәк әләм, ура кычкырып йөрергә үрәнгән кешеләр генә калды авылда. Укымышлы кеше бетсә, иң белдекле кеше хатын-кыд булып кала икән ул. Беднең хатыннар көн-төн елыйлар, бер юрган астына яткырып адәм мәсхәрәсенә әйләндермәкчеләр икән дип дулыйлар. Бед монда утырабыд, хатыннар абыстай янында «белем» арттыралар. Менә бит ул ничек.

Әхмәтсафа активка күмәкләштерү хакында тулы бер дәрес биргәч, авыл буйлап, һәр хуҗалык­ның малын, мөлкәтен барлап чыктылар. Шунда күрде инде ул кешеләрнең бер-берсенә сәер мөнә­сәбәтен.

Бер кешеләрнең малларын язган чакта, бер адәм шыпырт кына килеп:

— Ибдәш вәкил, юкка мескенләнә бу Шәрип дигән кеше, аның би-ик шәп биясе бар, күрше авылындагы киявендә тота. Тегенең үткән көз аты үлде, бу шуңа шылдырды атьш. Кем әйтте дисә­ләр, үдем белдем диген, биясен өстәп язып куй, альш кайтсын Шәриптән биясен, күмхуҗга тап­шырсын!

Ибрайның мөлкәтен исәпкә алганда, икенче бер активист чыш-пыш килде:

— һи-и, аның трантасыннан җилләр искән икән бит, ишек алдында гына тота иде. Бер дигән трантасын яшергән, шельма. Кормаштагы кызына илтеп куйгандыр инде.Тагын кашка тае күрен­ми. Төртеп куй, иптәш вәкил. Бар ул аның, бар, яшереп маташа, мыкыр. Таптырырга кирәк бар­сын да!..

Советка кайтып, һәр хуҗалыктан ни-нәрсәне күмәкләштерү мәсьәләсен хәл иткәндә, Әхмәт­сафа исемлектән шундый «яшерелгән» милекне дә әйтеп бара башлагач, башта шаулашып алган­нар иде, аннан тындылар, аңлап алдылар булса кирәк, монда кемнең-кемне сатканын тикшереп утырасы юк, бу «барлауга» һәркем үзенең өлешен керткән иде.

Ибрай гына, ачу белән:

— Ил күзеннән яшерен эш булмас, барсын да теркәгән икән, каһәр, — дип куйды. Аңа каршы дәшүче булмады, бер-берсенең күзенә күтәрелеп карарга да кыймый иделәр бугай. Милек барлау, караңгы төшеп, кичке сәгать җиделәрдә генә бетте.

Актив утырышы кичке унынчы яртыга кадәр сузылды. Капкалап алырга өлгермәделәр, тагын халык җыйнала башлады. Көн тәртибендә — ярлылар җыелышын үткәрү каралган иде.

Әхмәтсафа, һәркемгә аңлаешлы булсынга тырышып, авылда күмәк хуҗалык төзү тәртибе ха­кында аңлатырга кереште.

Әмма аны шунда ук бүлдерделәр:

— Апай, энекәш, бедгә бу хакта суган суы сытма син. Үдең, үд күпләрең белән берәр күмхуҗ-ны күргәнең бармы? Ни майтаралар алар анда? — дигәнрәк сораулар яудырырга керештеләр.

— Күргәнем бар, — диде Әхмәтсафа тавышланучыларны тәртипкә чакыргандай, кулын өскә күтәрә төшеп. — Мин үзем Оренбур ягыннан, Татар Каргалысы дигән авылдан…

— Җәһәннәмнән икән… — диде кемдер. — Соң, апай, сездә дала, күмхуҗ булса ни, аерым булсагыз ни, ике чабата бер кием, Ходай яңгыр бирсә — иген уңа, аз гына корырак булса — басу­ыгыз көеп бетә. Гомерегез ач даланы ермачлап үтә инде шунда. Безнең туфраккайларны белсәң син, апай. Тәгәрмәч күмсәң, трантас үсеп чыга бит. Шушы алтынга биргесез җиркәйне теләсә нинди әтрәк-әләмгә ышанып тапшыр инде?! Белер белмәс җиргә тотынсаң, җирнең хәзер көе юга­ла бит аның, апай. Уйлап караганың бармы, бу җиркәйләрдән ни калыр, әгәр дә ки теләсә кем кулына җир тоттыра башласаң?

— Аптырама, Шәрип абзый, — дип бүлдерде аны рәис, — сине җир өчен җаваплы итеп куяр­быз. Агротехник дип атала ул вазифа йөкләнгән кеше.

— Ансын куярсыд куюын, — диде абзый, һаман бирешәсе килми. — Вадыйфасы булса, кеше­сен табарсыд аның. Бер эт җалкавы җирне мыскыл итеп, бәрәкәтен җибәреп җөрсен, аның өчен мин җавап бирергәме? Җук инде, бигайбә. Аннан мин күмхуҗга ике ат, шыңгырдап торган бүрә­нәдән өч келәт бирәм, ди. Шулай җадып куйгансыд, әнәтерәк. Минем күрше — җаңгыд баштан дөнҗа көтүче Бакый корткасы да күмәкләшеп җөрмәкче. Ихатасында бер шырпы салам кисәге җук, эскәк белән эдләсәң дә табам димә. Минем өйдә айгыр хәтле ике җегет, пләмәннәй үгед урынына җөк тарта алар, кирәк булса. Бакый корткасының тилебәрән ашаган малаеннан ни көтмәк кирәк?

Халык көлешә, шаулаша башлаган иде, алгы рәттә утырган хатын сикереп торып, чәр-чәр килә башлады:

—  Мыскыл итмә, Шәрип тәресе, туйдым шул мыскылларыңнан, илаһым. Минем Бакыем шушы совет өчен башын салды, улым Рәхмәтуллам җәтим-җилпе үсмәсә, синең айгырларың­нан кәм булмасые, әле дә, Аллага шөкер, үд көчебед белән көн күрдек. Курыкмыйм, теләсә ни әйт, мин күмәк хуҗалыкка керәм. Күрербед, бергә-бергә эшли башлагач, кемнең айгыр, кемнең алаша икәнен…

Халык тагын гөр килде, тагын әйткәләшү, әрепләшү китте. Авылдагы ярлыларны барлап, алар-ның бер-берсен сүз-тел белән рәнҗетүләрен тыңлап утыра торгач, төнге унике җитте.

Көне буе чабып арыган рәиснең башы әледән-әле бер якка кәнкәсеп ала. Ләкин әле эш тәмам­ланмаган. Ярлылар җыелышы тәмамлануга, гомуми җыелыш башлануы хәбәр ителде. Килгән һәр кеше совет йортына кереп тула торганга, инде тын алу кыенлаша иде, ишекне ачып, бүлмәне җилләтеп алырга булдылар. Сулыш алу иркенәйде, баш бераз җиңеләйде кебек. Әмма бу озакка бармады, халык:

— Суык керә, ябыгыз ишекне, катырып үтерергә җыйдыгызмы безне?! — дип шаулаша башла­ды.

Җыелыш әрепләшү-аңлату рәвешендә иртәнге өчкә кадәр барды. Ник бер кеше: «Җитәр, бул­ды!» — дип сөрән салсын да, ник бер кеше кайтыр якка кузгалсын. Тәмам арып беткәч, ниһаять уртак фикергә килеп, «күмәк хуҗалык» төзергә дигән карар чыгарылды. Халык көне буе, төне буе үз-үзе, гаиләсе белән дә, күрше-күлән, таныш-белеш белән дә киеренке бәхәстә-тартышта иде, шуңа күрә күзләрдән йокы качкан. Авыл тормышында, крестьян язмышында иң мөһим нәрсә — җирне, милекне күмәкләштерү мәсьәләсе хәл ителгәндә, ничек күзеңә йокы керсен дә, ничек бә­хәсләшмисең? Җыендагылар йокысызлыктан исәнгерәгән кебек күренсәләр дә, монда һәркем уяу, һәркем зиһенен тулы куәткә эшләтә иде…

…Менә хәзер Әхмәтсафа Дәүләтьяров шушы көннәрнең кайнар сулышын көндәлегенә теркәп куймакчы булып утыра. Бу вакыйгалар хакында, еллар үткәч, кем дә булса кызыксынырмы, әллә искә дә алмасмы, анысы киләчәк эше. Әхмәтсафа тәне кызышуын тойды. Йокысыз төннәр, тукта­усыз авылларда йөрү сәламәтлеген какшата, җегәр кими иде. Вакыт бар чагында, тагын кемдер килеп, кайдадыр алып киткәнче, ял итеп алырга кирәк. Тиз-тиз генә көндәлегенә көн вакыйгала­рын чагылдырган түбәндәге сүзләрне сызгалап куйды: «Бишенче февраль, 1930 ел. Иртәгә җиде сәгатькә Чалманаратка. Иртән актив белән сөйләшү. Иртән тугыздан кич җидегә кадәр опись. Җиде сәгать ярымнан тугыз сәгать ярымга кадәр актив җыелышы. Төнге уникедән иртәнге өчкә кадәр гомуми җыелыш. Ник бер кеше китсен. Бары да кадаклаган кебек, ябышып ята.»

Шушы сүзләрне язып куйгач, Әхмәтсафа урынына барып ауды һәм саташулы йокыга талды. Үзен һаман Чалманаратта хис итә ул. Күз алдында әле Ибрайның чиләк кадәр авыр йодрыгы чагы­лып китә, Шәрипнең ачулы йөзе шәйләнә, Бакый хатынының чәр-чәр тавышы колакта яңгырап, баш миләрен кадак белән тишкәләгәндәй итә. Гәүдә әле һавага күтәрелә, әле бәргәләнә-бәргәләнә упкынга оча. Шушы сирәк эләккән йокыда килеш тә Әхмәтсафаның аңы күмәк хуҗалык «төзү» белән мәшгуль иде…

***

Эшләр көйле генә киткән кебек иде. Авыл кешеләре туктаусыз басым астында күмәк хуҗа­лыкларга кереп беттеләр. Җиң сызганып, язгы чәчүгә хәзерлек башлап җибәрделәр. Беренче эш һәм иң әһәмиятлесе дә шул — колхоз фондын булдыру зарур иде. Гомуми амбарга чәчүлек орлык, фураж салына башлады, хуҗалыклар, күп үгетләрдән соң, сабан-сукасын, тырма ише кирәк-ярак­ларын пай взносы тәртибендә колхозга тапшырдылар. Колхоз милке күзгә күренеп арта иде. Кол­хоз терлеге дә ишәйде. Атлар мәҗбүри колхозга бирелде, колхозчы кулында бер генә ат та калма­ды, һәр хуҗалыкта бер генә сыер калдырылды, умарталар тулысы белән колхоз милкенә күчте.

Хуҗалыклардагы амбар, келэт-сарай ише корылмаларны сүтеп, колхоз дворына китереп өю баш­ланды. Кыскасы, Әхмәтсафа түккән тирнең әрәмгә китмәвенә сөенеп йөри иде бу көннәрдә. Әмма көйле эшнең көе китте. Сәбәпчесе… Сталин, тагын да дөресләп әйткәндә, аның исеменнән чыккан мәкалә иде.

«Правда» газетасының икенче март саны әле Әхмәтсафаның кулына килеп эләккәнче үк, Ста­линның «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе хакында авыллар гөж килә башлады. Мәкаләне Фәй-зуллин белән икәүләп, аның бүлмәсендә бикләнеп укып чыктылар. Башлар шаулый, күз алдында утлар биеште. Сталин, колхозлаштырудагы бөгелешләрне күрсәтеп, бөтен гаепне урындагы җи­тәкчеләргә аударып калдырган иде. һәр башбаштаклык өчен урындагы партия-совет җитәкчеләре җаваплы! Акка кара белән язып куелган, бу сүзләр авылдагы һәр кешегә билгеле инде, авыл умар­та күче сыман гөжли. Урамнан тыныч кына үтеп китешле түгел, ир-ат халкы юлдан үтәргә бирми, мәкаләдә язылганнарны, үзләре аңларга теләгәнчә төшендерүне таләп итеп, янаулар башланды. Киеренке хәлдән чыгу юллары хакында уйларга кирәк иде.

— Әллә ничек булып китте, — диде Фәйзуллин, такыр итеп кырдырган башын кашып. — Кыш буе без иптәш Сталинның: «Колхозлаштыруда темпны киметмәскә, күмәкләштерүне утызынчы елның көзенә төгәлләргә!» — дигән генераль күрсәтмәсен үтәү өчен тире ерттык түгелме соң? Күмәкләштерүдә социалистик ярыш тәртибен кем хуплады, йөкләмәләрне кем раслады, рапорт­ны без кемгә юлладык? Боларның башында Үзәк Комитет тормадымыни?!

— Кызма әле, иптәш Фәйзуллин, — дип, аны бүлдерде Әхмәтсафа. — һәрхәлдә без Үзәк Ко­митет директиваларын да, өлкә комитет күрсәтмәләрен дә бозмадык. Аларны мин биш бармагым кебек яхшы беләм. Төн уртасында уятып сорасалар да…

— Болай булса, төн уртасына барып җитмәвебез дә бар. — Фәйзуллин, йөзен чытып, читкә борылды. — Авылларда ни барганын бер Ходай үзе белә. Иртәгә үк колхозлар таралачак, әнә, кая барма, каршыга килеп җырлап торган булалар: колхуд тары ала микән, колхуд кад ала микән, дип… Җыен тиле-миле көлә бездән. Канткомнан да бер хәбәр юк, телен тешләде Филиппов. Теге чакта барысы да батыр, барысы да гаярь иде. Хәзер су каптылар, авызларына печ итим.

— Ашыгып нәтиҗә чыгару хата булыр иде. Без әле гәҗитнең шушы санында ук басылган крестьян хуҗалыкларының Үрнәк Уставын яхшылап өйрәнмәдек. Бераз күз салып чыгуга ук аңларга була, Үзәк Комитет крестьянның мөмкинлеген, холык-халәтен истә тотарга тырыша. Өлкә коми­теты, кантком, шуларны өйрәнеп, акыл аша үткәрергә омтыла. Ашыгып эш итүнең җимешләрен татыдык инде. Күп өлкәләрдә крестьяннар чуалышлары булып үтте әнә. Хәтәр хәлләр булды анда.

— Бездә дә озак йөрмәс, халык бик кыҗырый. Сыер дуласа, аттан яман, ди. Сиңа рәхәт, син җүләр, дигәндәй, син бит, иптәш Дәүләтъяров, вакытлы кеше монда. Казаныңа китәрсең дә ба­рырсың. Ә безгә бу кызган таба өстендә нишләргә кала?

— Беренчедән, кемнең кайчан, кайда китүе фирка кулында. Икебез дә фирка әгъзасы. Икенче­дән, паникага бирелмик. Әгәр без дә шулай сөйлибез икән, гади коммунистларга нишләргә кала? Әйткәнемчә, без мәкаләне яхшылап өйрәнмәдек әле, өстән фикер йөртәбез. Иптәш Сталин темп­ка бәйләнми, аны хуплавын белдерә. Егерменче февральгә илле процент коллективлаштыруны уңай яктан бәяли. Уңышларны ныгытырга чакыра. Бу ни дигән сүз? Димәк, безнең хезмәт бушка китмәгән. Танырга кирәк, кайбер бөгелешләр булды, тизрәк рапорт бирик дип, акланмаган гамәл­ләр дә кылынды. Бигрәк тә авылдан кулак гаиләләрен сөргән чакта. Исеңә генә төшер, Кормаш-тан Нурлыгаян дигән кешене сөргән чакта, аңа карата гадел була алдыкмы? Җиде баласын урамга куып чыгарып, йортын советка тартып алдык. Ач-ялангач, йортсыз калдылар бит. Авыл халкы бәддога укыды безгә. Ишетмәгәнгә сабыштык. Андыйлар күпме җыела ил буенча?.. Шулай шул, без борын төбендәген күреп бетерә алмыйбыз, иптәш Сталин ил күләмендә уйлый, масштаблы фикер йөртә.

— Ничек ишетмәдек? — дип, гаҗәпләнеп сорады Фәйзуллин. — Директива буенча без Нур­лый гаиләсен авылдан ук сөрергә тиеш идек. Шулаймы? Сөрдекме авылдан? Юк! Нурлыйның бертуганында сыену тапты алар. Без күрмәмешкә салыштык. Дошман элементларын төбе-тамы­ры белән йолкып атмаганга, авыллар кайный хәзер. Иптәш Сталин белеп яза торгандыр, анысына шигем юк, әмма аңлашылып җитми — күмәкләшү ирекле дә булсын, бөгелешләр дә булмасын, шул ук вакытта партиянең: көзгә кадәр коллективлаштыруны төгәлләргә, дигән күрсәтмәсе үтәл­сен. Үз акылында булган крестьян өч атын, сука-сабанын, мал-мөлкәтен төяп: «Мине колхозга алсагыз сана!» — дип килерме безнең каршыга? Мәңге килмәячәк! Кормаш Нурлыйга килсәк, ул үзе гаепле. Совет кылган һәр гамәлгә каршы төшеп, комсомоллар белән бәйләнешеп, канга тоз салып ятты ул.

— Миндә башка информация бар. Кантком вәкиле Маловка Нурлыгаян абзыйның айгыры ох­шаган. Шуны тартып аласы килгән икән. Шәп айгыр, туры айгыр… Синең дә күзең төшкән диләр аңа.

Фәйзуллин җилләнеп, сикереп торды.

— Соң, алай бик барысын да белгәч, өстән жалу яз, канткомга рисвай ит. Күңелең күкәй са­лыр, Нурлыйны да кире кайтарт. Малов белән туры айгыр хакында бәхәс бульш алды булуын. Ну, аны нигә сөйләп йөрергә. Атны Маловка волком решениесе белән бирдек.

— Аны кире кайтарып булмый инде, — диде Әхмәтсафа ачуы килеп. — Башбаштаклыкка юл куймаска иде. Малов дигән адәмне күргән юк әле.

— Белемен күтәрергә китте ул, җәйгә кайтып җитә. Кыю егет, шундый егетләр җитми безгә, тотса сындыра торган. Жәл, атын алып китте Минзәләгә. Менә хәзер кирәк булды ул, барасы җиреңә сәгать эчендә барып җитәсең, арттан җил генә сызгырып кала. Ә син беләсеңме, иптәш Дәүләтъяров, Кормаш халкының нинди явыз, усал икәнен? Әйтеп кенә «и»гә килә торган халык түгел ул. Нурлый гел үзенекен генә тукьщы, бөтен халык аның авызына карап тора, аньщ сүзе генә сүз иде. Менә бит ул ничек?! һәр эшкә аяк чалып җәфалагач, башкаларга сабак булсын дип эшлән­гән эш. И шулай булды да. Бераз артлары басылды. Шулай инде, эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Әле алда ниләр күрергә язган… Аннары, шунысы да бар бит әле, без сине үзебезнең мөгаллимгә саныйбыз. Сез нәрсә ди торган идегез? «Җәмгыятьне тамырдан үзгәртеп корганда, аерым бер ке­шенең күргәннәре чүлдәге ком бөртеге дәрәҗәсендә генә булып кала, исәпкә бар, санга юк,» — дияргә ярата идегез. Шулай булгач, кайдадыр Кормаш дигән бер авылда бала-чага үрчетеп яткан Нурлый исемле кешене авылдан сөрү социализм төзү эшенә тап булып төшә аламы? Юк, төшми!

— Горький сүзләрен мин бераз үзгәртә төшеп кабатлаган идем…

— Шунда шул хикмәт, Горький дөрес әйткән!

…Вакыйгалар көттермәде. Икенче көнне үк волость башкарма комитетына һәр авылдан мах­сус сайлап җибәрелгән кешеләр килә башлады, һәркайсының кулында күмәк хуҗалыкка халык­ның көчләп кертелүе хакында фактлар язылган кәгазь. Таләпләр охшаш — колхозларны таратыр­га, мәчетне мәхәллә халкына кайтарырга, мал-туарны, мөлкәтне хуҗаларына кире өләшергә! Ул арада идарә йортына Иске Кормаштан гөрс тонып комсомоллар Газиз, Әбүш, Алатыр Мәрфуш килеп керделәр. Кыш көне дә кызыл яулыгын башыннан салмаган Мәрфуш, чая яшь хатын, воло­стьта хатын-кызлар арасында иң активы, чибәрлеккә чибәр булса да, бу минутларда тәмам төсен җуйган иде, аңа якын килергә, сүз кушарга куркыныч, йодрыгын өскә күтәреп, авызыннан күбек чәчә башлады:

— Башларын себер җибәреп бетерәсе калган икән, иптәш вәкил, авыл контрлар кулында! Тиз арада Минзәләдән гаскәр чакыртырга кирәк! — Ул, сүзен әйтеп бетермәстән, башыннан яулыгын тартып алып, почмактагы чиләккә капланып, голт-голт су эчә башлады. Бераз тынычлана төшеп, күзләрен алартып, як-ягына карап алды. Өлкә вәкиленең сүз башларга ашыкмавын күреп, янә чәч­рәп, аның каршына килеп басты. — Контрлар активистларны чебен урынына кырып бетергәнче, чарасын күреп калыйк, иптәш Дәүләтъяров. Көч-хәл белән качьш котылдык. Мәчетне клуб иткән идек, сөреп кенә чыгардылар безне, әле укытучы Әхәт Сәфәргалин белән ячейка секретаре Фа­тыйх Уразаев кайда йөри торганнардыр?.. Аларга бигрәк каныктылар, тотып, бәкегә салабыз дип котырыналар.

Әхмәтсафа, югалып калуын белдермәскә тырышып, җай гына сораша башлады:

— Нәрсәдән риза түгел халык? Нинди таләп куялар? Ни өчен егетләргә каныгалар?

—  һы, әстәгекәем, болай итеп утыра башласак! — Мәрфуш ишек төбендәге бүкәнне тибеп аударды. — Этем белгәнме аларның ни-нәрсә таләп итүләрен! Гәҗит укып котыралар. Иң беренче гәҗитне кем алып кайткан авылга, шуны судка бирергә кирәк! «Көчләп колхозга керттегез, җавап­ка тартабыз,» — дип тузына халык. Картлар мәчет алдына җыелып тәкъбир әйтәләр, халык, ам­барларны ачып, ашлыкны талап алып бетерде, озаклап, меж-меж килеп, сорау-җавап кичәсе үткә­реп утырсак, монда да килеп җитәр алар. Тир түгеп төзегән колхозкаебыздан көл генә калды… — Мәрфуш үкереп елап җибәрде.

Башка авыллардан да шундый хәбәрләр килеп иреште. Моңа Байсар, Әмәкәй, Мөслим воло­стьлары да кырмыска оясыдай кайный дигән хәбәр килеп өстәлде. Чыннан да, хәлләр хөрти, озаклап уйларга вакыт юк, шул ук вакытта эшне нәрсәдән башларга икәнен дә белеп бетереп булмый. Элекке кебек, гадәткә кергән кул каеру, боргычлау, көчләү сәясәтен эшкә җигү шикләндерә — иптәш Сталин ни дияр? Бәхеткә, канткомнан «тиз арада волость активын җыярга, икешәрләп бүле­неп, авылларга таралырга, ярсыган халыкны тынычландырырга, гәҗиттә язылганнарны «дөрес­ләп» аңлату эшен җәелдерергә» дигән фәрман килеп төште. Кирәк очракта кораллы комсомол отрядын чакырып, хәбәр җибәрергә боерылган иде. Урындагы хәлләр өчен җаваплы итеп өлкә комитеты Әхмәтсафа Дәүләтъяров билгеләнүе дә күрсәтелгән.

Әхмәтсафа беренче чиратта чамадан тыш тынгысызланган авылларга чыгып китү ягын кайгырт­ты. Бүген Иске Кормашка — «Үрнәк» колхозына Фәйзуллин белән Дәүләтъяров, Күҗәкәгә — Мари Суыксуыннан укытучы Миляев Морзагали белән комсомолдан Бусарин дигән егет кузга­лырга тиеш дип табылды. Башкаларның иртәгәге көнгә авылларда булырга кирәклеге искәртелде. Колхозларны тараттырмау, мөмкин булганча мөлкәтне саклап калу бурычы куелды. Шуның бе­лән утырыш тәмамланды, Әхмәтсафа белән Фәйзуллин юлга җыена башладылар. Аларга авылдан качып чыккан комсомоллар да иярде.

…Яз аеның ямьле көне иде бу. Әхмәтсафа төшлектән авышкан язгы кояшка күтәрелеп карады да, Оренбурда укыган елларын искә төшереп, күңеле кыбырсып куйды. Әле якында гына кебек, инде күпме сулар аккан, җилләр искән ул көннәрдән. Язгы бер көнне шулай Каргалыга җыелып кайтканнар иде алар. Арада Муса да бар иде. Юл буе шаярып-көлеп, әллә нинди эшләр майтарыр­га хыялланып, гәпләшеп, чакрымнар үткәнне сизми дә калганнар иде. Кич авыл яшьләре белән уеннар оештырдылар. Әйе, бар иде күңелле чаклар. Ул елларның авырлыклары онытыла бара, әйтерсең, ачлык, иң якын кешеләрне югалтулар булмаган да, барысы да ал да гөл генә үтеп киткән кебек, шаулап торган яшьлек елларының якты мизгелләре хәтергә теркәлеп, тирән уелып кал­ган…

Иске Кормашка ярты юлны үтеп барганда, каршыларына томырылып чабучы атлы күренде. Ат тотучы агай, юыртакны тыя төшеп, юл читенәрәк каерды. Каршыга килүче алар белән тигезләшә башлагач, көч-хәл белән атын туктатты. Волость агрономы Осипов булып чыкты ул. Аты туктап җитмәстән, чанасыннан кар өстенә сикереп төште һәм куркынган тавыш белән ашыга-ашыга сөйлә­нә башлады:

— Иптәшләр, кире борылыгыз! Башыгыз ике булмаса, хәзер үк волостька ычкыныгыз! Гаскәр­сез кереп булмый авылга, дулаган халык, кулларында күсәк тә сәнәк. Мин көч-хәл белән качып котылдым…

Әхмәтсафа үзе дә, юлдашлары да чанадан юлга сибелделәр, Осиповны урап алып, авылда нин­ди хәлләр булганын җентекләп сораша башладылар.

— Син каян анда барып чыктың? — диде Әхмәтсафа, гаҗәпләнгән кебек. — Җыелышта да булмадың…

— Харисов җибәрде мине Кормашка. Иртүк, халык аңга килгәнче, җыелыш үткәреп, колхоз милкен саклауны оештыруны йөкләгән иде. Сакларсың, бар, авыл кешесе волостьтан мин килгән­не көтеп ята ди ул. Авылда бер актив калмаган, — ул ачу белән Мәрфушка карап алды. — Менә болар бик харап йөриләр иде дә көннәр тыныч чакта, кирәкләре чыккач, табып алырмын димә…

— Шулай да, ниләр кыра алдың? Осипов аты-юлы белән сүгенде.

— …Бар, кырырсың син анда! Идарәгә килеп туктау белән чанадан өстерәп кенә төшерделәр. Баш бетте инде дигән идем. Халыкка бер дә начарлык кылмавымны искә алып, мин нәрсә, гоме­рем буе крестьянны җир эшенә өйрәткән кеше, бераз тәпәләп алдылар да, келәткә ябып тоттылар. Ярый әле, атка тимәгәннәр. Өйлә намазыннан соң картлар, акылга килеп, кайтарып җибәрделәр менә. — Агрономның ике күзеннән сыпылып яшь чыкты. — Өемә исән-имин кайтып булмас инде, дигән идем, насыйп булгач…

Осиповны кире борырга маташу файдасыз иде, аны кайтарып җибәреп, юлны дәвам иттеләр. Комсомоллар да шиңеп, бер авыз сөйләшми баралар. Кузгалып киткәч тә, бик батыр кыланып, бөтен контрны минут эчендә авылдан сөрү хакында җилкәнеп кайталар иде. Мәрфушына кадәр тынып калды.

… Аларны авыл кырыенда унлап ир каршы алды. Кулларыңда күсәк. Волость вәкилләрен күргәч, юлны бүлеп, тезелеп бастылар. Ат тотучы агай атын туктата башлаган иде, Әхмәтсафа, кесәсен­нән наган тартып чыгарып, агайның җилкәсенә нык кына кагылып алды:

— Туктама, абзый, каушама! Мин ат алдына чыгам, арттан басып барсын атың… Без әйткәнне генә үтә, чамала аны! — Өлкә вәкиленнән калышасы килми, аның артыннан Фәйзуллин да иярде. Яшьләр чанада калдылар.

Гайрәтләнеп басып торган ирләр, каршыларына наган тотып килеп чыккан ике адәмне күргәч, югалыбрак калдылар шикелле. Шау-шу тьшды, әмма шундук үзләрен кулга алдылар, арадан берсе алгарак чыгып, вәкилләргә бер артын, бер алдын күрсәтә-күрсәтә, чинаган тавыш белән җырлап җибәрде. Кыюлык өчен моңа бераз әче бал эчергәннәр иде, ахры. Башкалар аны хуплап, аны куәт­ләп тордылар. Теге, тиле дигән саен, тигәнәк буе сикерүче адәм иде булса кирәк, аның саен шама­кайлана, инде Әхмәтсафа белән Фәйзуллин алдына ук килеп җырлый. Кызып китеп, хәтта апты­рабрак торган Фәйзуллинның кулындагы наганына да үрелә башлады. Моны күргәч, авыл ирләре ихахайлап, аяусыз көлеп җибәрделәр. Алар, исләренә килеп, бернәрсәдән дә курыкмагандай то­талар иде үзләрен.

Җыр башлаган адәм торган саен шаша, тилерә.

Ват, җимер коймасын,

Җул өстендә тормасын!

Бедне көчләп, кара йөдләр

Калхуд-малхуд кормасын!

 

Сталинны төштә күрдем

Гел кыдылга үрелә.

Колхуд дигән нәмәкәйнен

Шәрә  к… күренә.

 

Биек тауның башларында

Ленин т… утыра.

Сталины исәр икән

Кесәсенә тутыра.

Әхмәтсафа, тыныч булырга тырышып, алларында шамакайланган җырчы адәмне читкә этәрә төшеп, алга атлады. Юл өстендә торган ирләр, кулына наган тотып, тәвәккәл адым белән үзләре­нә табан килгән кешенең Казан вәкиле Дәүләтъяров икәнен беләләр иде инде. Колхоз төзегән чакта, ничә мәртәбә генә Кормашка килеп җыелыш уздырмады да, колхозга керергә үгетләмәде ул. Күпчелек халык шуньщ сабыр, акыллы сүзләре аркасында гына керде дә инде күмәк хуҗалык­ка. Менә хәзер ни әйтер ул?

Ирләрнең үзенә юл сала башлауларын күреп, Әхмәтсафаның эченә җылы йөгерде.

—  Клубка барабыз, туганнар, җыелышыйк, сөйләшик, — диде ул, булдыра алганча, тыныч тавыш белән. Бер күсәкләргә ым кагып, бер кулындагы наганга керфек кагып, сүзен дәвам итте. — Боларны эшкә җиксәк, чамалыйсыздыр инде, ерак китә алмабыз… — Ирләр күсәкләрен кысып тоткан килеш, шаулаша-шаулаша, Әхмәтсафага иярделәр.

Моңарчы клуб хезмәтен үтәгән мәчетне инде яшьләр кулыннан тартып алганнар икән, клуб дигән нәрсә калмаган авылда. Мәктәп итеп үзгәртеп корылган Нурлыгаян дигән кешенең зур өенә җыела башлады халык. Өй эче тиз тулды халык белән, инде ишек алды ерьш чыккысыз, әллә тагьш якын-тирә авыллардан да килә тора кеше.

Өстәлне түргә үк күчереп, президиум сыман нәрсә әмәлләп, утырьплырга өлгермәделәр, ха­лык өстәл тирәсенә ябырылды, һәркайсының кулында колхоздан чыгулары турында гариза. Өстәл өстендә минут эчендә кәгазь өеме пәйда булды. Өй эченә керә алмаганнар, шаулаша-кычкырыша, гаризаларын башкалар аша тапшыралар, кәгазьнең вәкилләр кулына килеп керүен белергә тыры­шып, шау-шу кубаралар иде.

Көн кичкә авышканда, гаризаларны җыеп бетереп, көч-хәл белән халыкны тынычландырып, җыелыш үткәрә башладылар. Идарә әгъзалары алгы рәттә идәнгә чүмәшкән. Фәйзуллин кычкы­рып гариза укый тора, тегеләр хәлсез, битараф тавыш белән: «Чыксын, чыксын…» — дип, авыл­дашларын күмәк хуҗалыктан чыгара торалар. Ярты төн җитеп килгәндә, «Үрнәк» колхозында бар­лыгы унбер хуҗалык калды. Халык таралыша башлады. Инде эш бетеп килгәндә, кинәт ишек каерылып ачылып китте, аусыз тавышланып кулларына күсәк тоткан берничә ир килеп керде. Берсе алгарак үтеп, ачык итеп кычкыра башлады:

— Әгәр дә мәгәр, халыкны колхозга көчләп керткән мөгаллим Әхәт Сәфәргалин белән мәчет­не клубка әйләндергән денсез Фатыйх Уразаевны тотып бирмәсәгез, моннан исән-имин чыгу юк сезгә!

Фәйзуллин, кулына наган тотып, өстәл артыннан сикереп торган иде, кемдер түшәмгә асылган лампаны күсәк белән бәреп төшерде. Өй эче дөм караңгы. Әхмәтсафа ни дип уйларга белми кал­ды, башына күсәк белән китереп ордылар. Бәхетенә, бүреген киеп өлгергән иде һәм күсәк туп-туры түгел, аның башына эләккәнче, кемгәдер тиеп, бераз сугу көчен киметкән иде. Бер генә мизгел исәнгерәп, почмакка табан елыша төште. Шул мәлдә үк уйлап та өлгерде, әгәр дә хәзер үк йорттан чыгып өлгермәсәләр, аларның җәсадларын гына алырга киләчәкләр волостьтан иртәгәсе көнне…

Ул, наганын чыгарып, түшәмгә атып җибәрде, болай да шау-шу иде, инде бөтенләй мәхшәр купты: кемдер җүләрләнгән шикелле кычкыра, кемдер чиный башлады. Әхмәтсафа өстәлне күтә­реп, бүлмә уртасына ыргытты. Янәшәсендә Фәйзуллинны чамалап, аның җилкәсеннән умырып тотты да, тәрәзәгә табан өстерәп, әллә нинди ят тавыш белән:

—  Миннән калма! — диде. Шул уңайда тәрәзә өлгесен тибеп ватты, тышка сикерде. Ишек алдында ниндидер күләгәләр йөгереште, ул көне буе халык таптап бозга әйләнгән кар өстенә дык итеп килеп төшүгә, мәтәлеп китте, тагын бер мәртәбә, чамалап, һавага атты. Өстеннән таптап диярлек Фәйзуллин йөгереп үтте. Ул да берничә мәртәбә наганнан гөрселдәтте. Ни сәбәптәндер, алар артыннан берәү дә тышка сикермәде. Ишек алдында да кеше-фәлән күренми. Күсәк тотып, наганга каршы һичкемнең бергә-бер чыгасы килми иде, ахры. Әхмәтсафа, ирексездән, башын юга­ры күтәреп карады. Анда аңа табан шыксыз елмаеп, ай карап тора иде…

Волость үзәгенә таң атканда кайтып керделәр. Алар артыннан Күҗәкәгә киткән Миляев белән Бусарин кайтып төштеләр. Миляев башын яулык белән бәйләгән, яулыктан кан саркып тора. Алар-ны да Күҗәкәдән тукмап җибәргәннәр, болары көч-хәл белән качып котылуларына, исән кайтып җитүләренә сөенеп бетә алмый утыралар.

Икенче көнне Иске Өшәрдә халыкның советка буйсынмавы, беренче категория белән авылдан сөрелгән Габдулла Арсланов дигән кешенең гаиләсен авылдан чыгарып җибәрттермәү өчен чын-чынлап көрәшкә күтәрелүе турында хәбәр килеп иреште. Иртән бераз черем итеп алырга өлгер­гән Әхмәтсафа Дәүләтъяров, эшләрнең зурга китүен чамалап, кораллы ярдәм сорап, Минзәләгә кеше җибәрде. Миляевны чакырып китертте, аңа авылдагы комсомоллардан отряд тупларга, ко­рал табарга йөкләде. Көн уртасына кадәр киеренке оештыру эшләре белән мәшгуль булды, тамак ялгап алырга утырган иде, волость идарәсенә, кош тоткандай, Миляев атылып килеп керде.

— Фәрман үтәлде, иптәш вәкил, — диде ул, керә-керешкә кычкырып. — Отряд сезнең кара­макта!

Әхмәтсафа, өстенә шинелен бөркәнеп, ишек алдына чыкты. Идарә каршында аркаларына ау мылтыклары аскан ун егет һәм бер хатын кыз. Хатын-кыз дигәне Кормаштан Мәрфуш иде. Ул инде авылына кайту хакында уйламый да, совет өчен җанын да бирергә әзер булып йөри. Хәер, аны авылга кертмиләр дә, авылдашларының канына шактый тоз салырга өлгергән, күзләренә күрен­сә, хәзер тукмап ташлаячак аны халык.

Әхмәтсафаның күңеле күтәрелде. Баш сызлавы басылды кебек хәтта. Отрядтагылар атка ат­ланганнар, әмер генә көтеп торган сыман. Ул тиз генә идарәгә кереп киенеп чыкты да, отряд ба­шында Иске Өшәргә юл тотты. Уйга ирек кенә бир, гаярь егетләре белән Каргалыга килеп кергән Шамил Усманов исенә төшеп, көлемсерәп куйды. Хәлләр тагын катлауланып китте бит менә, инде совет хакимияте тәмам җиңеп, моның ише отрядлар кирәклеге башка да килмәгән чакта, мә, күрмәсәң күр, дигәндәй, тагын коралга тотынырга туры килә. Крестьянньщ күңел түренә үк кереп утырган милекчелек психологиясен кайчан да булса тулысыңча җиңеп булырмы?.. Ичмаса, Ша­мил Усманов чын бөркеттәй егетләргә баш иде, анда хәрби тәртип, сыналган, тәҗрибәле сугыш­чылар иде аньщ отрядында. Ә ул кемнәр белән контрга каршы бара? Ихахайлап кычкырьш йөргән Мәрфушларны җыеп…

Иске Өшәрдә хәлләр чыннан да җитди иде. Авылга килгән өч ГПУ кешесе чарасыз калган. Совет Габдулла Арслановның хатынын балалары белән мунчага сөреп чыгарган булган. Аларны авылдан куарга ГПУ килүен сизенгән халык, дәррәү күтәрелеп, мунчаны камап алган да, аңа бер кемне дә якын җибәрми. Бигрәк тә авыл хатыннары чая кылана. Кулларында сәнәк. Алар мунчаны әйләндереп, камап алган. Читтәрәк җыелып торган ирләр күсәкләр, иске ау мылтыклары белән коралланганнар. Берничә урында имән казыкларны очларын өскә каратып «кәҗә»ләр ясап куйган­нар. Алар янында ирләр сакта тора, якын килеп кара!

Әхмәтсафа килгән уңайга ирләр белән сөйләшмәкче булган иде, аларга якынлашырга өлгер­мәде, шартлап мылтык атылды. Баш очыннан гына җәдрәләр сызгырып үтте. Үзе дә сизмәстән җиргә чүкте. Әйләнеп караса, ат өстендәге отряд җиргә сибелгән, кымшанмый да яталар. «Болар белән яуга чыксаң…» Әхмәтсафаның күңеленә килгән хәсрәтле уй аны айнытып җибәрде, ул, тиз генә калкынып, тагын ирләргә каршы китте. Ирләр чигә төшеп, сагаеп аны каршы алдылар. Шак­тый дәшми карашьш торгач, өлкә вәкиле ни өчен килүләрен аңлатырга тотьшды. Каршыльпс күрсә­түнең файдасыз нәрсә икәнен төшендерергә керешкән иде, мунча янындагы хатыннар разбой са­лып, кычкырырга тотындылар:

— Үтерәләр, нәрсә карап торасыз, безгә мылтык төзиләр! Нәрсә карап тора бу ирләр? Үтерә­ләр! — Чыннан да ШУ гаскәриләре, мылтыкларын алга сузып, мунчага якынлашып киләләр иде. Минут эчендә барысы буталды. Туктаусыз кычкырыш, мылтык тавышлары астында отряд авыл читенә чигенергә мәҗбүр булды.

Кичкә табан Минзәләдән кырык сигез кешелек кораллы комсомоллар килеп кенә, Габдулла Арслановның хатынын авылдан алып чыгып, Минзәлә төрмәсенә алып киттеләр…

…Егерменче мартта Әхмәтсафаны Минзәләгә чакырып алдылар. Партиянең кантком конфе­ренциясе булып, аны пленум составына керттеләр. Пленумда исә ул тагын да югарырак күтәрел­де, бюро әгъзасы, агитация-пропаганда бүлеге мөдире итеп сайланды. Авылларда колхоз төзү икенче төс алды. Әле февраль ахырында ук Минзәлә канткомы Казанга йөз процент күмәкләшү турында рапорт биргән иде, март ахырына бу сан күпкә ким иде инде…

Әхмәтсафа конференциядән соң атналар буе авыллардан кайтып кермәде. Бу көннәр хакында киләчәк буыннарга көндәлектәге язмалар гына сөйләр инде: «Утызынчы мартка кадәр көн-төн, армый-талмый, ташка куйсаң таш ватарлык көчләр биреп, кантон конференциясе установкасын «ни один колхозник не должен выйти из колхоза» диелгән директивасын үтәргә тырышабыз-тырмашабыз.

Колхозларга каршы хәрәкәтнең иң күтәренке вакыты егерме икенче марттан утыз беренче мартка кадәр булып, аның күп урыннарда советларга каршы хәрәкәт төсен алуы, шуның нәтиҗә­сендә авыл советлары, хәтта волостьның вәзгыятьне кулдан ычкындыру күренешләре сизелде. Менә шушы тынычсызлыклар, переживаниеләр бер вакытта да отылмаслар. Нервларга ясаган эзләре мәңге калыр, сакланырлар…».

 

*Әхмәтсафа Дәүләтъяров Оренбур өлкәсе Каргалы авылында туган, соңрак Татарстан халык комиссарлары рәисе булып эшли. Рабига Сарымсакова аның хатыны. Икесе дә Сталин репрессиясе корбаны.

 

Факил САФИН

Фото: https://twitter.com/

«Мәйдан» журналы архивыннан (№8, 2001 ел.)

 


Комментарий язарга