Логотип «Мәйдан» журналы

Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк...

Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк,Хатлар алышкан юк күптәннән...Күңелләрнең ике ярын барыТоташтырып тора үткәннәр.Алар һаман зәңгәр хыял булыпЙөрәк түрләрендә саклана,Гомер үткән саен матурлана,Кадерлән...

Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк,


Хатлар алышкан юк күптәннән...


Күңелләрнең ике ярын бары


Тоташтырып тора үткәннәр.




Алар һаман зәңгәр хыял булып


Йөрәк түрләрендә саклана,


Гомер үткән саен матурлана,


Кадерләнә бара, сафлана.




Кара төндә килеп тәрәз каккан


Юлчы кебек керә төшләргә.


Тормыш ваклыкларын оныттырып,


Канат куя күңел төшкәндә.




Йөрәкләрне озеп чыңлап ала


Һәм яңгырап кала җырларда.


Иң кадерле бер талисман кебек


Алар һаман юлдаш юлларда.




Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк,


Хатлар алышкан юк күптәннән...


Үткәннәргә кайтып булмагандай,


Аерылып та булмый үткәннән.


Әнгам АТНАБАЕВ


Фото: https://stiholov.ru/

Комментарийлар