Логотип «Мәйдан» журналы

Өч билгене ачуландырмау хәерле

Бәхәсләшү, сүзгә килешү, талашу – кешеләр аралашуының аерылгысыз өлеше. Берәүләр тиз “суынып”, сүзгә килешүнең сәбәбен дә онытса, кайберәүләр белән ачуланышмау хәерлерәк, аларның “кайнар кулы” астына...

Бәхәсләшү, сүзгә килешү, талашу – кешеләр аралашуының аерылгысыз өлеше. Берәүләр тиз “суынып”, сүзгә килешүнең сәбәбен дә онытса, кайберәүләр белән ачуланышмау хәерлерәк, аларның “кайнар кулы” астына эләксәгез, җиңелдән булмаячак! Кемнәр алар?
devushka-bokser
Кучкар – импульсив, тискәре һәм түземсез. Ул һич кенә дә салкынканлы була алмый. Бер ялгыш сүз ычкындырсагыз, ул, минут эчендә кабынып китеп, сезнең бер сүзегезгә мең сүз белән җавап кайтарачак. Кучкарның кызган вакытында аның белән талашырга теләү файдасыз – сез авыз ачып бер генә сүз дә әйтә алмаячаксыз. Бу вакытта күп мәгънәле итеп дәшмәү хәерлерәк. Бераз суынгач кына темага әйләнеп кайтсагыз була.
Искиткеч дәрәҗәдә үз-үзен яратучы һәм тәкәббер Арыслан сүз көрәштерергә теләүчеләрне бөтенләй өнәми. Аның белән килешмәүчеләр шунда ук “дошманнар” исемлегенә языла. Конфликт вакытында алар логикага һәм фактларга таянмаячак, барысы алдында оппонентының акыл сәләтенә шик белдерү кебек намуссыз алымнарга кадәр барачак. Чөнки алар иң акыллысы итеп үзләрен генә саный. Мондый хәлдә бердәнбер юл – Арыслан ихтирам иткән кешене “арбитр” итеп чакыру. Ул сезнең хаклы булуны таныса, “Җәнлекләр патшасы” теләмичә генә килешергә мәҗбүр булыр.
Чаян – иң “агулы” һәм мәкерле билге. Аның белән талашырга уйласагыз, озакка сузылган “алыш”ка әзер булыгыз. Чаян – куркыныч дошман. Ул сезнең иң авырткан, йомшак җирләрегезне табып, һөҗүм итәчәк. Киң күңеллелек, намуслылык Чаян турында түгел. Өстәвенә, алар үчле дә. Хаклы икәнегезгә иманыгыз камил булса, сабырлык һәм салкынканлылык белән коралланыгыз.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар