Логотип «Мәйдан» журналы

Нью-Йорктагы беренче мәчетне татарлар төзегән

Агач мәчетне XIX йөз ахыры – XX йөз башында Америкага Польша, Литва һәм Белоруссиядән күченеп килгән татарлар сафка бастырган.Нью-Йорктагы тарихи бина шәһәр үзәгендәге Бруклин районында 106 Powers адр...



Агач мәчетне XIX йөз ахыры – XX йөз башында Америкага Польша, Литва һәм Белоруссиядән күченеп килгән татарлар сафка бастырган.



Нью-Йорктагы тарихи бина шәһәр үзәгендәге Бруклин районында 106 Powers адресы буенча урнашкан. Бүгенге көндә иман йортының хәле мактанырлык түгел. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессыматбугат хезмәте nailtimler.com сайтына сылтама белән хәбәр итә.
Агач мәчетне XIX йөз ахыры – XX йөз башында Америкага Польша, Литва һәм Белоруссиядән күченеп килгән татарлар сафка бастырган.
«Ата-бабаларыбыз 1907 елда биредә үз җәмгыятьләрен төзегән. Элегрәк безнең мәхәллә шактый зур иде. Шушы еллар эчендә татарлар Американың төрле шәһәрләренә күченеп китте. Нью-Йоркта алар күп түгел. Татарлар биредә бик сирәк – җәмгыять әгъзаларының берәрсе вафат булган очракта яки эшлекле очрашулар уңаеннан гына җыела», - диде дүртенче буын Польша татары Алан Панович.
Мәчеттә татарлар хакында китапханәдә эленеп торган Татарстан Республикасы флагы гына искәртеп тора.
Бүгенге көндә иман йортының хәле бер дә шәптән түгел. Нью-Йоркта яшәүче күп кенә татарлар аның хакында белмидер дә, мөгаен. Шунлыктан аның киләчәге билгесез булып кала.
 
Фото: tatar-congress.org
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар