Логотип «Мәйдан» журналы

Нурыңны коеп кал, гомереңне тоеп кал...

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт фольклор ансамбле җыр-моңнары белән рухландырып, зәвыклы киемнәр белән шаккатырып килә.Бәхетле минутлар, бәхетсез сәгатьләрБарысы да мизгелдәй бер уза.Нурыңны ко...

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт фольклор ансамбле җыр-моңнары белән рухландырып, зәвыклы киемнәр белән шаккатырып килә.


Бәхетле минутлар, бәхетсез сәгатьләр

Барысы да мизгелдәй бер уза.

Нурыңны коеп кал, гомереңне тоеп кал,

Тормыш ул серле бер могҗиза.

(И. Юзеев)

Файзрахманов А. Ф. 2

 Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт фольклор ансамбле барлык татар халкын җыр-моңнары белән рухландырып, зәвыклы киемнәр белән шаккатырып килә. Алардагы соклангыч тавыш, үз-үзләрен тотышларындагы артистлык, бер-берсе белән булган җылы мөгамәлә бик күпләргә үрнәк итеп куярлык. Бу төркем белән якыннан танышкач, аларга карата булган хөрмәт, соклану хисе тагын да артты.

  Театр гардеробтан башланса, фольклор ансамбле белән танышуны концертка ничек әзерләнүеннән башлау мәслихәттер. Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге мәдәният сарае егет-кызлар белән шау-гөр килеп тора. Кемнәрдер сәхнәгә аппаратура ташый, кемнәрдер аларны урнаштыра – кызу эш өсте. Шул егетләр арасыннан бик тә таныш, җанга якын тавыш яңгырап куйды. Әйе, Айдар Фәйзрахманов тавышы. Егетләр арасыннан аерып та булмый үзен. Димәк, әлегә аны борчып булмый... Шушы ансамбльдә 10 ел администратор булып эшләүче Хәйдәр Хәбибулла улы Сафин белән сөйләшәбез.

  – Бүгенге концертыбыз мәктәп укучылары өчен.

  – Сез фольклор ансамбле буларак, хәзерге интернет заманында ничек курыкмыйча шушындый зур залда балалар өчен концерт куярга алындыгыз?

  – Яшьләр, заман дип зарланабыз, ләкин нинди генә заманда яшәсәк тә, нинди генә яшьләр булса да – алар түбән зәвык белән югары зәвыкны аера белүче буын. Югары сәнгать яшь буын да, өлкән буын да кабул итәрлек булырга тиеш. Безнең балалар өчен беренче генә концерт куюыбыз түгел, балаларның концерт башлану белән тып-тын булып, концерт ахырына кадәр тын да алмый карап утыруын күреп, үзегез дә бәя бирә алырсыз. Ә бүгенге концертны оештыруда ярдәм иткән Сәфәргалин Айдар Нәгыйм улына, Мусин Азат Мәдхәт улына («Махаон» чәй компаниясе генераль директоры), Шәфиков Флер Хатыйп улына («Күзкәй» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры) бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Милләт өчен менә шушындый янып-көючеләр булганда, татар милләте яши һәм яшәячәк.

  Фольклор ансамбле булгач, ул халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнеп халыкка җиткерү, аның нәкъ менә шулай булырга тиеш дигән аерым законнары юк. Димәк, бу ансамбльнең билгеле бер кыйбласы, үз юлы бар, чөнки бала күңеленә салынган орлыктан бик зур җимеш өлгерәсен алар алдан белә.

  Халык җырларын башкарып кына калмыйча, аларны сәхнәләштереп, берсеннән-берсе матур клиплар төшереп, бик күп төрле уен коралларында уйнап халык күңелен яулаган бу ансамбль балалар күңелендә, һичшиксез, үз урынын ала.

  Төрледән-төрле репертуар туплау, аны хәзерге заман таләпләренә туры китереп, камилләштереп сәхнәгә чыгару өчен осталык та, югары дәрәҗәдәге зәвык та булу шарт. Ходай тарафыннан бирелгән моң иясе, үзенең тыйнаклыгы, мәгънәле сөйләме белән бик күпләрне сокландыручы, эшчәнлеге белән күпләргә үрнәк остаз – Айдар Фәтхрахманович җитәкчелек итә бу ансамбль белән. Әйе, Айдар абыйның исеме бик күпләргә таныш дисәм дә ялгышмам. Аның, «Аулак өй», «Чаба поезд, чаба», «Чиләк-көянтә», «Тормыш ул – бер могҗиза» җырларын ишетмәгән, яратмаган кеше татар халкында сирәктер. Күптән түгел үзенең юбилеен билгеләп үткән, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов үзе турында сөйләргә ашыкмады. 2002 елдан бирле шушы коллективның җитәкчесе белән әңгәмә, үз балаларыдай, үз гаиләседәй якын күрүче коллективы, аларның  эшчәнлеге, борчыган мәсьәләләр турында барачак..

  – Татар дәүләт фольклор ансамбле  коллективы белән якыннанрак таныштырып китсәгез иде. Бу коллективка сез яшьләрне ничек җәлеп итәсез?

  – Уналты кешедән торган гаиләбез яшьләрдән, утызның теге ягындагы «балалар»дан тора. Алар бер үк вакытта җырлап та, биеп тә, уен коралларында уйнап, үз-үзләрен сәхнәдә дөрес тота белүче артистлар. Җәлеп итүгә килгәндә, ничек кенә алсаң да, беренчедән, Дәүләт ансамбле, ДӘҮЛӘТ сүзе – бик зур сүз ул. Хәзерге үзенчәлекле заманда Татарстан исеменнән чыгыш ясыйсың, кая гына барсаң да, син Дәүләтнең йөзе. Икенчедән, нинди генә авыр чор булмасын, билгеле бер гарантия бар, хезмәт хакы, исемнәр алу буенча билгеле бер тәртибе бар. Дәүләт ансамбле буларак, монда теләсә кем эшли алмый, аның үзенең таләпләре, дәрәҗәсе бар.

  – Икенче яктан, Дәүләт ансамбле булу сезнең эшчәнлеккә тагын да күбрәк бурычлар, таләпләр куя, җаваплылык өсти.

 – Әлбәттә, бүгенге көндә фольклор иҗатында без йөзек кашы, бу иҗатның көзгесе булып торабыз. Кая гына барсак та, без аны күрсәтергә, дәлилләргә тиешбез. Сәнгатебез белән исемебезгә җисемебезнең туры килүен тасвирларга тырышабыз. Бу нәрсәдән гыйбарәт, сәхнә ул – көзге. Көзге каршына килеп басу белән синең барлык кимчелекләреңне дә күрсәтә. Сәхнә дә нәкъ шулай, син чыгып басу белән тамашачы абайлап ала, ялтырыйсыңмы син, калтырыйсыңмы. Тамашачыны беркайчан да алдап булмый. Менә бүгенге балалар алдындагы чыгышыбыз – шуның бер дәлиле. Балалар, сәхнәдәге артистларның үз-үзләрен тотышларына, уен коралларына, җыр-биюләрнең камиллегенә сокланып, зур бер кызыксыну белән карап утырдылар. Ә дәүләт булмаса, тавыш аппаратурасы ягыннан да, артистларның киемнәре, уен коралларының камиллегенә дә ирешеп булмас иде. Безгә бу яктан мәдәният министрлыгы да, президентыбыз да бик зур ярдәм итә. Чөнки без хезмәтебез белән аларның ышанычын акларга тырышабыз.

  – Дәүләт исемен йөртүче коллективта төп басым нәрсәгә юнәлтелгән?

  – Төп басым – тәртип. Тәртибе булган кеше, төркем, бик күп нәрсәгә ирешә ала. Үзенә карата да, эшенә карата да тәртипне саклый икән, ул максатына ирешә. Шуның өчен уналты кешедән торган коллективыбыз бер гаилә сыман. Бер халәттә яшибез. Бу юлда да, көнкүрештә дә, эштә дә шулай. Чөнки, бер-береңә комачаулап, бер-береңнең нервысына тиеп, ял итәргә бирмичә йөрсәң, ул эшкә бик зур зәгыйфьлек китерер иде. Шуның өчен камиллелек нигезе тәртип белән җаваплылыкка барып тоташа. Беренче чиратта, тәртип, җаваплылык, таләп, аннан соң гына профессиональ югарылык.

  – Унөч ел буе ансамбль белән  идарә итүче  Айдар Фәйзрахмановның үзенә генә хас таләпләре бармы?

 – Аерым үземә карата гына таләп юк. Әлбәттә, иң беренчесе егетләр тарафыннан кызларга карата, кызларның егетләргә карата мөнәсәбәтендә тәртип һәм артистларның җитәкчеләргә карата мөнәсәбәте бары хөрмәткә корылган булырга тиеш.

  – Сездә эшләргә теләгән яшьләр, сайлап алу турын ничек уза?

  – Безгә килгән яшьләр алдан бездә нинди тәртип икәнен белеп килә. Аларның тәртибе, тәрбиясе туры килми икән, ул биредә эшли алмый. Безнең коллективка хәмер дигән нәрсә бөтенләй ят. Сайлап алу да безнең нәкъ шушы таләпләр нигезендә башкарыла. Карап торышка гына җиңел сыман тоела, җырлый икән – биергә, бии икән – җырларга һәм инде уен коралында да уйнарга тиеш була. Ансамбль кысаларында аларның камилләшүе дәвам иттерелә. Ләкин югары уку йортларында бар яктан да камил булырлык итеп әзерләүче факультетлар, кафедралар булмавы бик борчый.

  – Тормышны алып барыр өчен, кеше хәзер берничә эштә, төрле өлкәләрдә эшләргә мәҗбүр. Сезнең коллективта бу ничек чагыла?

  – Алар кайда гына эшләсәләр дә, төп эшләренә хилафлык китерергә тиеш түгелләр. Монда алар 5- 6 сәгать эшлиләр. Тәүлектә 24 сәгать. 7-8 сәгатен йокласалар, калган сәгатен нишлисез, дип кызыксынам. Күбесе әле гаилә корырга өлгермәгән, үзләре теләгән эш белән шөгыльләнә ала, ләкин төп хезмәтләренә зыян китермәслек итеп.

  – Төп репертуарны сайлау, аларны сәхнәгә кую, тагын бик күп төрле хезмәтләрне Сез үзегез алып барасыз. Шул ук вакытта ансамбль белән дә идарә итәсез. Буш вакытыгыз бөтенләй калмыйдыр?!

  – Иң башта мин бу эшкә куркып кына алынган булсам да, бүгенге көндә хезмәтем бик ошый. Көн дә сөенеп киләм, эшләгән эшләребез белән горурлана алабыз. Татар халкына хезмәт итүемә, ниндидер эз калдыра алуыма сөенәм. Бүгенге көндә 150 гә якын җыр, 16 бию үрнәге, 11 инструменталь әсәр сәхнәләштерелгән. Буш вакытым булса, мин шигырьләр укырга, җырлар язарга яратам, репертуар өчен яңа материаллар эзлим, яңа бию үрнәкләре белән кызыксынам.

  – Айдар абый, Сездә Ходай тарафыннан бирелгән сәләт ул, җыр-моң өлкәсендә дисезме, оештыру ягыннан карасак та, җитәкче буларак та. Иҗат кешесе башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

  – Иҗат кешесенең эше үзе белән. Аларның компьютерлары башларында, кая гына барсаң, нишләсәң дә, компьютер үзең белән, яңалык өстәлеп кенә тора. Мин бер яктан бәхетле, икенче яктан мин шушы эшнең колы. Тормышымны шушы хезмәткә багышладым, шуның белән яшим.

– Татар дәүләт фольклор ансамбле белән сез районнарда һәм шәһәрләрдә генә түгел, бик күп чит илләрдә дә булып кайттыгыз. Чит илләрдә татар милли сәнгатенә булган карашны ничек бәялисез?

  – Чит төбәктә татар милли сәнгатенә игътибар искитмәле зур. Моның өчен безгә тагын да күбрәк йөрергә, чит илләргә чыгарга кирәк. Безгә генә түгел, чын татар милли сәнгатен пропагандалаучы төркемнәргә дә йөрергә кирәк. Кая гына барсак та, соклану хисе генә уятып кайтабыз, ләкин милли сәнгатькә игътибарны арттыру кирәк. Радио-телевидение чаралары аша, мәгълүмат чараларында даими шушы өлкәне күрсәтү алга куелган булырга тиеш. Мәсәлән, бер генә мисал китерәм. Гарәп илендә, Персия култыгында урнашкан Аман солтанлыгында булдык, ун көн буена концерт куйдык. Шул вакыт эчендә урамда ник бер сыра шешәсе тоткан, авызларында тәмәке булган егет-кызларны очратыйк! Ә бездә, паркларда, подъезд кырларында кулларына сыра тоткан, тәмәке тартучы төркем-төркем кызларыбыз утыра, югыйсә, законнарыбыз да кабул ителде.

   Нәрсәне күрсә, шуны эшләп карасы килгән, «ярамый» дигән төшенчәне белми үскән буынга милли моң, әдәби әсәр төшенчәләре хәзерге заманда бик ерак шул.

  – Бүгенге көндә сәхнәдәге артистларга карыйбыз да, бу нишли микән, дип аптырап карап утырабыз. Аннан соң, берәр тузга язмаган сүзеннән кычкырып көлә башлыйбыз. Шушындый авыру хас булган халыкка сезнең чыгышлар ничек тәэсир итә?

  – Халыкка андый авыру гомер буена хас, элек-электән кешегә ниндидер яңалык кирәк булды, ул шуны эләктереп ала да шуның артыннан чаба башлый. Ләкин ул кайчан да булса бер үз асылына төшенеп акны карадан аера башлый. Чөнки безнең күз алдыбызда гына шушы бер-ике ел эчендә ничә төркем юкка чыкты, ә без һаман эшлибез, билгеле бер югарылыкта хезмәт итәбез. Кыйблаң дөрес булсын. «Эшләгән эшем минем милләтемә, халкыма нәрсә бирә», – дип карга кирәк, билдән түбән анекдотлар сөйләгәндә дә, син шуны уйларга тиеш. Ул халыкның рухи халәтен зәгыйфьли, аморализм бирә, аннан моразмга ерак түгел. Көчемнән килсә, моңа чик куяр идем: синең ни хакың бар халык рухын зәгыйфьләргә, рухи халәтен кыйнарга?! Ир-ат арасында гына сөйләнелә торган мәзәкләр сәхнәгә менде, менә шуларга күңел әрни. Милләт ул рухи халәте ягыннан катлы-катлы: югары катлам, түбән катлам. Бүгенге көндә интеллигентлы катламның да рухи халәте югары димәс идем мин. Без моны үзебез тәрбияләдек, үзебез шуңа алып барып җиткердек.

  Айдар абыйның сөйләменә, аның коллективы өчен янып-көеп йөрүенә, киләчәк буын өчен борчылуына сокланып тыңлап утырдым да, бераз уйга калдым, борчылырга чыннан да сәбәп бар. Интернет заманында, төрле иҗат жанрлары хөкем сөргәндә, фольклор дөньясына алга табан нинди мөнәсәбәт булачак, кемнәр кулына калачак ул?.. Күңелдә билгесезлек, бушлык барлыкка килде. Шуның өчен шушы коллективта эшләүче яшьләргә мөрәҗәгать иттем.

  – Без ни өчен бу өлкәне сайладыкмы, чөнки бу рок, попсалардан бик күпкә аерылып тора. Бу сәнгатьнең билгеле бер югарылыгы, дәрәҗәсе бар. Әлбәттә, җитәкчесе Айдар Фәтхрахманович булганга. Чөнки ул безне үз балалары кебек кайгыртып, һәрберебез өчен борчылып тора. Без үзебезнең эшчәнлек белән халыкны, матурлыкны күрә белергә өйрәтәбез. Монда Айдар абыйның тынгысызлыгына, аның башлаган эшне ахырына кадәр җиткерүенә, үз эшенең остасы булуына таянабыз.

Шушы ансамбльнең төп көчләре булган, унбиш-уналты ел буе шушы  коллективта эшләүчеләрнең дә уй-фикерләре белән уртаклашырга булдым.

  – Хөрмәтле артистлар, сез күп еллар дәверендә шушы коллективта эшлисез икән, димәк, моның нинди дә булса сере бар?

 – Әлбәттә, монда бер генә түгел, хәтта берничә сер бар. Безнең эшчәнлегебез башкалардан җырлый да, бии дә, уен коралын да уйный белүебез белән, сәхнәдәге артистизм буенча да аерылып тора. Бу артист халкы өчен бик кызыклы. Яшьләр килә, алар ниндидер яңалык алып килә, бербөтен булып эшләү үзе аерым бер дөнья. Директорыбыз Айдар абыйга рәхмәт, ул безне туплап, оештырып, кайларга гына гастрольләргә алып чыкмады, уналты артистыбызның бишесе атказанган исеме йөртүе дә зур дәрәҗә.

  Кемне генә тыңласам да, сүз Айдар абыйга барып тоташа! Халык күңеленә энҗе бөртекләредәй рухи бизәкләр салучы, халык өчен бар тырышлыкларын куеп хезмәт итүче асыл егет-кызлар тәрбияләүче Айдар Фәйзрахмановка ничек сокланмыйсың! Чын солтан шундый булырга тиештер ул. Без аңа бары тик сәламәтлек, иҗат уңышлары белән әле тагын бик күп еллар безне сөендерүен теләп калабыз. Их, шушындый асыл ир-егетләр күбрәк булсын иде ул...

  Фольклор ансамбльгә үз кыйблаларыннан тайпылмый, үз югарылылыкларын югалтмый алга, халыкка хезмәткә диясе килә!!!

Комментарийлар