Логотип «Мәйдан» журналы

Нурлат мәзәкләре

Ко­мис­сия һәм... «Их, исе­мең ма­тур. Рәй­хан!»Бу чын хи­кә­ят­не Нур­лат ра­йо­ны­ның Бик­кол авы­лы мәк­тә­бен­дә ди­рек­тор бу­лып эш­лә­гән Са­лих ага Ус­ма­нов фа­ни дөнь­я­дан күч­кән пе­да­гог...

Ко­мис­сия һәм... «Их, исе­мең ма­тур. Рәй­хан!»
Бу чын хи­кә­ят­не Нур­лат ра­йо­ны­ның Бик­кол авы­лы мәк­тә­бен­дә ди­рек­тор бу­лып эш­лә­гән Са­лих ага Ус­ма­нов фа­ни дөнь­я­дан күч­кән пе­да­гог­лар­ны ис­кә алу ки­чә­сен­дә сөй­лә­гән иде. Хез­мәт­тә­шен са­гы­нып һәм тап­кыр­лы­гы­на сок­ла­нып.
Ил­лен­че ел­лар. Мәк­тәп­кә РО­НО­дан мах­сус ко­мис­сия ки­леп тө­шә. Ми­нем әти­ем Хәй­дәр­га­ли Га­лим­дар улы Дин­да­ров алып бар­ган та­рих дә­ре­се­нә дә күз­ле­ге ялт-йолт ки­леп тор­ган, усал гы­на  рус инс­пек­то­ры ке­реп уты­ра. Уку­чы­лар­ның бе­лем ягын ча­ма­лап, сый­ныф җи­тәк­че­се­нең «кә­җә ма­ен» чы­га­рыр­га ал­дан ни­ят­ләп куй­ган, әл­бәт­тә. «Өй­гә эш»­тән җа­вап алу өчен «кор­бан­»ын шәх­сән үзе сай­лый. Гө­наһ шом­лы­гы, оч­рак­лы рә­веш­тә бө­тен­ләй на­дан бер кы­зый­га тук­та­ла бу. Ә те­ге­се ык-мык, ук­лау йот­кан­дай үрә ка­тып, тик ба­сып тор­ган кө­не. Явыз инс­пек­тор­га ка­рый-ка­рый шыр җи­бә­реп, бел­гә­нен дә оны­тып җи­бә­рә ба­хыр. Ин­де ниш­ләр­гә, бә­ла­дән ни­чек йо­лып ка­лыр­га на­ра­сый­ны?
Укы­ту­чы то­зак­ка кап­кан ба­ла­ны ты­ныч­лан­ды­ра да:
– Се­ңе­лем, «Рәй­хан» җы­ры­ның сүз­лә­рен бе­лә­сең­ме? Юк, юк, җыр­лар­га ки­рәк тү­гел әле­гә. Яле, сөй­ләп чык шу­ны ашык­мый­ча гы­на, – дип, инс­пек­тор­га сиз­дер­ми ге­нә күз кы­са.
Бел­ми­ме соң ул ва­кыт­та­гы авыл ба­ла­сы ха­лык җыр­ла­рын? Кы­зый­га җан иңә һәм ул ча­тыр­да­тып сөй­ләп би­рә атак­лы «Рәй­хан»­ны. Тик­ше­рү­че агай һич­ни аң­ла­мый, әл­бәт­тә, әм­ма җит­ди, ка­нә­гать кы­я­фәт бе­лән кә­га­зе­нә ни­дер сыз­га­лый. Те­ма­ны әй­бәт үз­ләш­тер­гән­нәр, әнә ич, те­ле-тел­гә йок­мый бу кы­зый­ның да, янә­се. Аңар­дан би­тәр сый­ныф­таш­лар шат, тап­кыр укы­ту­чы абый­ла­ры да ас­тыр­тын гы­на ел­мая. Әнә шу­лай ко­ты­ла­лар бу юлы, ат­на са­ен авыл­га көт­мә­гән­дә ки­леп, тә­мам тең­кә­гә ти­еп бет­кән бәй­лән­чек бю­рок­рат­тан...
Ба­тыр кар­чык так­ма­гы
Ко­рыч ба­бай за­ма­на­сы. Са­бый те­ле «С­та­лин» сү­зе бе­лән ачыл­ган, һәр­бер эш-га­мәл­дә аның дан­лы-шан­лы исе­ме кат­наш­кан хә­тәр дә­вер­дә бул­ган ва­кый­га бу... Авыл­да кем­нәр­дә­дер аш мәҗ­ле­се ба­ра икән. Тик бе­рәү ге­нә, бү­тән­нәр ара­кы чө­мер­гән­дә, аш­ка­за­ны сыр­ха­вы­на сыл­тап, тый­нак­лык күр­сә­тә, ди.
Мо­ның «кың­гыр» эшен кү­реп ал­ган та­бын­чы, те­ге ке­ше­гә атап, тост-җы­ру әй­тә икән:
Ку­лым­да­гы йө­зе­гем­нең
Исем­нә­ре Ста­лин.
Без­не ярат­саң – эчәр­сең,
Ярат­ма­саң, кыс­та­мыйм!
Ста­лин исе­ме бе­лән шә­рәф­лән­гән тост­ка ку­шыл­мый ка­ра ин­де син хә­зер! Эчел­мә­гән хә­ме­рең­не дош­ман те­гер­мә­не­нә кой­ган сы­ман бу­лып чы­га ич бо­лай. Шу­лай да мон­нан ко­ты­лу җа­ен тап­кан те­ге аек­баш-хәй­лә­кәр; та­ма­да­га кар­шы бо­лай дип көй­ләп бир­гән:
Ста­лин да Ста­лин, ди­сең –
Ста­лин ара­кы эч­ми ич.
Юл­баш­чы­дан үр­нәк алам,
Мин­нән баш­ка гы­на эч!
Та­бын­да­гы­лар бер­мәл ты­нып ка­ла­лар. Җә­мә­гать, ста­кан­на­рын уч­лап, то­ра­таш­тай ка­тып кал­ган. Һәм­мә­се дә уй­га бат­кан. Мон­дый сүз­ләр­дән соң әл­лә эч­мә­вең хә­ер­ле­ме? Ниш­ләр­гә?
Шул ва­кыт ба­я­дан бир­ле кы­зыл сүз әй­тер­гә кы­быр­сын­ган ак­ти­вист Җа­мал кар­чык, бу пау­за­дан фай­да­ла­нып, чәч­рәп тор­ган да, бик гай­рәт­ле ге­нә так­мак әй­теп таш­ла­ган. Теш­сез авы­зы бе­лән са­кау­лап, ярып сал­ган бу:
Ише­гал­дын­да ко­яш­та
Ки­бә шоң­гы ыш­та­ным,
Без­не шы­лай шөй­гән өшен
Мәң­ге яшә, Ыш­та­лин!

Комментарийлар