Логотип «Мәйдан» журналы

«Нур өстисем килә туар көнгә...»

Разил Вәлиев шигырьләре

Кеше


 Бу дөньяның мин бер кисәкчеге,
Мин – кечкенә генә материк.
Таулар да бар миндә, упкыннар да,
Батырлык бар миндә, матурлык.
Бу дөньяның мин бер кыйтгасыдыр...
Урман миндә чәч дип атала...
Минем кояш – бәхет, аем – шатлык,
Яңгыр булып миннән тир тама.
Кайгыларым җир тетрәве төсле,
Сагышларым – гүя ак томан,
Чишмәләрем – чиста күз яшьләрем,
Ә сүзләрем буран, җил сыман.
Култык та бар миндә, бугаз да бар,
Ике күзем ике күл кебек.
Ә йөрәгем – утрау, утыра ул,
Дулкын күбегенә күмелеп.
Тарих миндә хәтер дип атала...
Ак битләре инде аз аның.
Очы да юк аның, уртасы да,
Күреп булмый аның азагын.
Баш миенең сырларына ятып,
Хәтер сөйли үзенең үткәнен...
Ничек итеп җирләр, кыйтгаларның
Океанга батып беткәнен...
Ул заманда җир дә «җир» дип түгел,
Башка исем белән аталган...
Чәчләремне, күзләремне капшыйм...
Алар миңа мирас атамнан.
Кеше атлы нәни бер кыйтга мин...
Матурлык бар миндә, батырлык.
Күпме тырышсаң да, булмый мине
Хәят диңгезендә батырып!
 

 

Дисбе

 

 

 Орчык тартып әби җеп эрләде,

 

 

Эрли-эрли җырын җырлады:

 

 

«Йон бәйләгән кабам кояш кебек,

 

 

Орчык җебем – кояш нурлары»...


Әби, әби, синең истәлекне
Ничек кенә инде яңартыйм?!
Кулларымда синең серле дисбең,
Күз алдымда җылы мич артың...
 
Минем әткәй – синең шахтёр улың,
Зур Исмәгыйль аның исеме, –
Күчтәнәчкә җимеш алып кайткан,
Төшләреннән җыйган дисбеңне.
 
Шул дисбеңне тартып ялваргансың,
Нык булсын, дип, шахта терәве.
Теләкләрең кабул булган синең...
Әле дә тибә әткәм йөрәге.
 
Сугыш килгән. Шул дисбеңне тартып,
Син озатып аны калгансың,
Күз яшенә манма сүзләреңне
Ишеткән тик яшел намазлык.
 
Әткәй хәзер телевизор карый,
Алланы ул бераз оныткан.
Тик шулай да сине онытмаган,
Кабереңә каен утырткан.
 
Күз яшьләрең сеңгән намазлыкны
Яшереп куйган сандык төбенә.
Искә төшкән саен алып карый,
...Ул кадәр үк «көфер» түгел лә.
 
Кулларыма серле дисбең тотып,
Мич артында уйлап утырам...
Мич елый да елый, әллә инде
Эченә кайгы кереп утырган.
 
Минем хәзер, әби, үз иманым,
Минем, әби, хәзер үз Аллам...
Тик шулай да, кайгы килгән чакта,
Кулга дисбең алып уйланам.
 
Йорт салыгыз, уллар үстерегез,
Бәхет керсен, дидең, өйләргә...
Насыйп булсын, дидең, туган җирдә
Буразнага ятып үләргә.
 
Иген чәчмим, әби, ачуланма,
Бер «җилкуар» шунда, җыр язам.
Ә җыр язу шулкадәрле авыр,
Җибәрми ул, алса бугаздан.
 
Дисбең исән... Күрсәң иде, әби,
Дөнья хәзер ничек үзгәргән...
Ә мин һаман тугрылыклы сиңа:
Дисбе тезәм, әби, сүзләрдән.

 

 

 

 

Бөеклек


 Туган чакта – бөтенебез тигез.
Ә үлгәндә? – Белмим ул ягын.
Һәрбер аксак нигә Байрон түгел,
Һәр саңгырау – түгел Бетховен?
 
Һәр акыллы нигә бөек түгел,
Һәрбер батыр – түгел Газинур?
Һәр авыру Тукай булса әгәр –
Бер минутта мең том язылыр!
 
Һәр кешедә баш бар, кул, йөрәк бар,
Бөек фикер килә һәркемгә...
Ләкин аны күпләр таный алмый,
Таныганнар кыймый әйтергә.
 
Фикер җирдә шәрә килеш йөри –
Яңа туган сабый баладай.
«Асрамага бала бирәм», – диеп
Чыгаралар аны базарга.
 
Каксалар да, суксалар да күп чак...
Бөтен кеше аңа бик якын.
Итекче карт Вәли аңлый аны,
Ишетә аны саңгырау Бетховен.
 
Ашаталар, сөеп үстерәләр,
Кидерәләр тыйнак киемгә...
Ул дөньяга чыга. Килеп керә
Бәхет булып һәркем өенә.
 
Намуссызлар өчен намус була,
Өметсезләр өчен – ак өмет.
Җан өләшә җаны үлгәннәргә,
Ул терелтә тик бер кагылып.
 
Урамнарда йөри ятим фикер,
«Асрамага, – диеп, – кем алыр?»
...Һәрбер сукыр нигә Гомер түгел,
Батыр түгел һәрбер Газинур?!
 
 
Разил ВӘЛИЕВ шигырьләрен журналның гыйнвар (№1, 2020) санында укый аласыз.

 

Комментарийлар