Нинди төстә икән
синең дөньяң?..
Менә бүген,
Менә шул минутта?
Ут төсендәдер ул —
Юкка гына
салмыйсыңдыр мине
уттан утка…
⠀
Челтер чишмә төсендәме икән?..
Әйе… әйе…
Үтә күренмәле! –
Миңа анда бар да
ачык кебек.
Тик …
сөюең генә күренмәде…
⠀
Карурмандай микән
синең дөньяң?
Куе кара??!
Юк, юк!
Яшелдән ул!
Тере аның
һәрбер күзәнәге.
Тик… беразын
никтер яшергән ул.
⠀
Томан төсендәме
синең дөньяң?
Менә бүген…
Менә шул минутта?..
…Сер пәрдәсен
тыным белән ертам…
Тик… куркыта бераз.
Тик… куркыта…
Лилия ФӘТТАХОВА
Фото: https://pixabay.com/
«Мәйдан» №11, 2020 ел