Логотип «Мәйдан» журналы

Нинди әйберләрне смартфон белән янәшә тотарга ярамый?

Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының информатика кафедрасы доценты Александр Тимофеев смартфон белән янәшә тотарга ярамаган әйберләрне атады. Бу хакта «Челнинские известия» газета...

Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының информатика кафедрасы доценты Александр Тимофеев смартфон белән янәшә тотарга ярамаган әйберләрне атады. Бу хакта «Челнинские известия» газетасына сылтама белн «Интертат» яза.woman-3083379_960_720
Бер смартфонны икенчесе өстенә куярга ярамый икән. Чөнки бер ноктада күп күләмдә радиосигналлар булу тирә-яктагы кешеләргә бик зарарлы.
Шулай ук банк картасын да телефон чехолында сакларга ярамый, чөнки радиоешлык нурланышы картаның куллану срогын киметә.
Моннан тыш, янәшәдәге косметика да мобиль телефон сигналына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Тимофеев сүзләренчә, мәсәлән, магнит белән ябыла торган иннек савытлары элемтә сыйфатына тәэсир итә икән.
 
Фото: pixabay.com/ru

Комментарийлар