Логотип «Мәйдан» журналы

Нигез

Авылга да, калага да,Тәпи баскан балага да,Башлангыч терәк – нигез.Хәрабә көен башкармас,Нигез салынса тигез.Ил-көн, җәмгыять, заман.Чүптәй котырмас яман.Милләткә дә нигез кирәк,Динле, гореф-гадәтле.Б...

Авылга да, калага да,
Тәпи баскан балага да,
Башлангыч терәк – нигез.
Хәрабә көен башкармас,
Нигез салынса тигез.
Ил-көн, җәмгыять, заман.
Чүптәй котырмас яман.
Милләткә дә нигез кирәк,
Динле, гореф-гадәтле.
Бердәмлеген җирләмәгән,
Коллык каһәрләмәгән,
Телле, денле, әдәпле.
Кыйбласын да онытмаган,
Иҗтиһаттан орлыкланган
Маяклы, газамәтле.
Хаталанса да кисәткән,
Хакыйкатькә юл күрсәткән
Мәгърифәтле, гайрәтле.
Һәммәбезгә фарыз нигез, –
Иман, вөҗдан, мәрхәмәт.
Теләктәшлек, рухи байлык,
Әхлак, шәфкать, мәхәббәт.
Гаделлек тә туа алмый,
Иминлекне бәла камый,
Шул сыйфатлар көл булса.
…Зобанилар тарафыннан
Мәдәният буылса.
Бәрәкәт тә куылса,
Гаҗәпләнер сәбәп калмый,
Җанны бушлык суырса,
Җимерелеп, ил сулса.
Упкыннардан упкыннарга
Корабын давыл куса…
 

Айрат СУФИЯНОВ


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар