Логотип «Мәйдан» журналы

Ни өчен машинада бер кап аш содасы йөртергә киңәш ителә?

Бу матдәне камыр ризыклары пешергәндә генә түгел, төрле өслекләрне чистарту өчен дә файдаланып була. «Челнинские известия» сайтына сылтама белән шул хакта «Интертат» хәбәр итте.Автомобильчеләр дә аш с...



Бу матдәне камыр ризыклары пешергәндә генә түгел, төрле өслекләрне чистарту өчен дә файдаланып була. «Челнинские известия» сайтына сылтама белән шул хакта «Интертат» хәбәр итте.



soda


Автомобильчеләр дә аш содасын еш файдалана. Салондагы пластикта тырналган урыннарны суда эретелгән сода ярдәмендә бераз тигезләп була. Моның өчен содага бераз су кушарга һәм тырналган эзне ышкырга кирәк.

 Тәгәрмәч шиналарын чистарту өчен дә сода кулланалар. Шина чистарту өчен сода белән суны 1:1 исәбеннән кушып, эремә ясарга кирәк.




Сода тукыма һәм тиредән ясалган материалларны яхшы чистарта. Салонда хайваннардан калган исне, ризык һәм түгелгән эчемлекләрнең исен сода ярдәмендә бетереп була, диелә хәбәрдә.



Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар