Логотип «Мәйдан» журналы

Ни өчен экраны ватылган смартфонны кулланырга ярамый?

Смартфон экраны берничә өлештән тора: чыныктырылган саклагыч пыяла, сенсорлы панель һәм рәсемне күрсәтә торган матрица. Кайбер телефон модельләрендә сенсорлы панель пыяла белән берләштерелгән, бу смар...



Смартфон экраны берничә өлештән тора: чыныктырылган саклагыч пыяла, сенсорлы панель һәм рәсемне күрсәтә торган матрица. Кайбер телефон модельләрендә сенсорлы панель пыяла белән берләштерелгән, бу смартфон юка булсын өчен эшләнә, ә матрица аларга бик нык якын урнаштырылган. Бу хакта facte.ru сайтына сылтама белән «Интертат» яза.



tel


Пыялага тышкы факторлар тәэсир итә: зарядка җыйганда кайнарлану, сумкада, кесәдә йөрткәндә ышкылу. Гадәти очракларда бу нормаль күренеш. Әмма пыяла чатнаган, ярык барлыкка килгән икән, шушы ук факторлар аркасында телефон экраны бармак белән басуны сизми башларга мөмкин. Шушы факторлар тәэсир иткәндә экрандагы чатнаган эз зурая һәм сенсорлы панельгә йогынты ясый.




Сенсорлы экран гына түгел, башка әйберләре дә зарарланырга мөмкин. Хәзерге моноблок телефоннарда бар детальләр дә бер-берсенә бик якын урнашкан. Нормаль хәлдә алар хәрәкәтләнми һәм бер-берсенә йогынты ясамый. Ә пыялага зыян килсә, алар матрицага басым ясый башлый. Тышкы факторлардан саклау булмагач, эчке өлешенә дә зарар килә. Ремонтны озакка сузган саен, телефонны рәтләү мөмкин булмаячак, яки ясаган очракта да бик сыйфатсыз килеп чыгачак.




Экрандагы чатнаган урыннан телефонның эченә су да үтәргә мөмкин. Дым хәтта һавада да була, шуңа күрә куллар коп-коры булса да ярдәм итмәячәк. Аппарат эчендә коррозия башланырга, хәтта кыска ялганышлар да булырга мөмкин. Әмма көн саен телефонның «эче» оксидлашачак һәм нәтиҗәдә смартфон бөтенләй яраксыз хәлгә килергә мөмкин.




Пыяланы алмаштырырга мөмкинлек булмаганда нәрсә эшләргә?




Мәсәлән, хәзерге вакытта акчагыз юк яки сез башка илдә, ди. Бу очракта ремонтны бераз кичектереп була. Шулай да, беренче уңайлы форсат чыгу белән пыяланы алыштырырга кирәк. Телефонны вакытлыча саклау өчен, ватылган экранга саклагыч пленка яки пыяла ябыштырырга мөмкин. Бу ышкылуны киметә, шулай ук телефонның эченә су эләгүне дә тоткарлый. Тагын бер вариант — су үткәрми торган тышлык. Аны гаджетны ремонтлаганнан соң да кулланырга була.


 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар