Логотип «Мәйдан» журналы

Ни өчен аяк-кулларны көзән җыера?

Моның берничә сәбәбе бар.


ozen-jyeru
Аяк-кулларны көзән җыеру күпләргә таныш. Аеруча төнлә бу күпләрне борчый. Аяк-кулларның оюы бик җитди авырулар турында кисәтергә мөмкин. Әмма бу һәрвакыт алай түгел. Кайбер чакта көннең башкача үтүе дә моңа сәбәпче булырга мөмкин.
1. Көндез озак итеп җәяү йөрү, яисә физик күнегүләр белән шөгыльләнү.
2. Һөнәр үзенчәлеге. Мәсәлән, сатучылар, укытучылар көне буе аякта басып торырга мөмкин.
3. Эссе көнне кинәт кенә салкын суга керү.
4. Организмда тимер җитмәү.
5. “Аю табанлы” булучылар еш кына көзән җыерудан интегә.
6. Организмга су җитешмәве.
7. Атеросклероз, тромбофлебит, варикоз һәм башка кан тамырлары, буын авырулары булганда да аяк-кулларны еш көзән җыера.
8. Ниндидер тирән хисләр кичергәндә дә мондый хәл еш күзәтелә.
 

Фото: autogear.ru

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан.

 

Комментарийлар