Логотип «Мәйдан» журналы

Ни диим?

Шаулыйлар карт таллар, шатланып,Күчүмнең кайтуы турында.Шаулыйлар дулкыннар, елашып,Ермакның батуы турында.Тик урман болганмый – куйнындаКысылган зур дәһшәт йомгагы.Туйдырды шул дәһшәт каршындаҮкенү,...

Шаулыйлар карт таллар, шатланып,
Күчүмнең кайтуы турында.
Шаулыйлар дулкыннар, елашып,
Ермакның батуы турында.
Тик урман болганмый – куйнында
Кысылган зур дәһшәт йомгагы.
Туйдырды шул дәһшәт каршында
Үкенү, юану, моңаю.
Калды тик, чыгарып аланга,
Акыртып суярга язмышны.
Калды тик рухыма булырга
Өгенең «уф»лаган тавышы.
И себер татары, ни диим?..
Бары тик Ермакны, Күчүмне
Тарихта калдырыр өченме
Дөньяга, бу җиргә син килдең?
 

Шәү­кәт ГАДЕЛША


Фото: Николай Туганов 

Комментарийлар