Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы Рәфкать Кәрамигә 75 яшь

Быелның 18 февралендә язучы Рәфкать Кәрами үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.(Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы) 1942 елның 18 февралендә Сарман районы Рангазар авылында туган. Авылда җидееллык мәкт...

Быелның 18 февралендә язучы Рәфкать Кәрами үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
03_refkat_kerami_18
(Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы) 1942 елның 18 февралендә Сарман районы Рангазар авылында туган. Авылда җидееллык мәктәпне, 1959 елда Алабуга мәдәният-агарту техникумын тәмамлый. Читтән торып Казан дәүләт университетының тарих бүлегендә укый. Сарман һәм €лмәт районнарында эшли, армия хезмәтендә була.
1964–1977 елларда Рәфкать Кәрами Казан органик синтез заводын коруда катнаша. Шушы елларда республика көндәлек матбугатында аның эшче яшьләр тормышына бәйле очерклары, мәкаләләре, ә соңрак хикәяләре күренә башлый. 1967 елда ул үзенең «Дүрт кешелек каюта» исемле беренче повестен яза.
Хикәяләрнең байтагы рус, азәрбайҗан, кыргыз, хакас, казакъ, мари, мордва, башкорт, чуваш Ÿәм башка халыклар теленә тәрҗемә ителгән.
1989 елда Р.Кәрами «Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. 1999 елда аңа «Каргышлы этаплар» романы өчен Гаяз Исхакый исемендәге премия бирелә. Язучының «Очар кошлар белән янәшә», «Өзелгән чәчәк», «Мәхәббәт бураннары», «Яратуың чынмы?» кебек җыентыклары әдәбият сөючеләргә яхшы таныш.
2005 елда Рәфкать Кәрамигә «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә; ул – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале иясе.
«Олы юл да сикәлтәле» романы Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән «2007 ел китабы» конкурсында III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Рәфкать Кәрами – 1972 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы.

Комментарийлар