Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы Альберт Сафинның тууына 75 ел

Бүген язучы Альберт Сафинның туган көне. Исән булса, аңа 75 яшь тулыр иде.Альберт Нургали улы Сафин 1948 елның 8 апрелендә Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Колбай Мораса авылында дөньяга килә.Туган авы...

Бүген язучы Альберт Сафинның туган көне. Исән булса, аңа 75 яшь тулыр иде.
Альберт Нургали улы Сафин 1948 елның 8 апрелендә Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Колбай Мораса авылында дөньяга килә.
Туган авылы мәктәбендә урта белем ала. Казан Дәүләт университетының филология факультетында укый. Аны тәмамлагач, Кукмара районы мәктәпләрендә укытучы, Чирмешән районы газетасында журналист булып эшли. 1978 елны Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә, Камгэсэнергострой, КАМАЗ оешмаларында, «Идел-Чулман» газетасында, «Аргамак» журналында, Чаллы язучылар оешмасында эшли.
1990 елны СССР язучылар берлегенә кабул ителә.
1986 елны «Күз карашы», 1994 елны «Ак сыерчык» китаплары дөнья күрә.
1991 елның 18 декабрендә вафат була.
 
 

Комментарийлар