Логотип «Мәйдан» журналы

Туган телем

Күпме хикмәт, күпме михнәт,Күпме гамь белгән телем,Кайгысында, шатлыгындаЕлаган, көлгән телем.Муллыкны да, юклыкны даКичергән, күргән телем,Авыр чакта бер телемнеНичәгә бүлгән телем.Нәнәемнең толымынд...

Күпме хикмәт, күпме михнәт,
Күпме гамь белгән телем,
Кайгысында, шатлыгында
Елаган, көлгән телем.
Муллыкны да, юклыкны да
Кичергән, күргән телем,
Авыр чакта бер телемне
Ничәгә бүлгән телем.
Нәнәемнең толымында
Чыңлаган чулпы телем,
Әниемнең яулыгында
Чәчәкле-чуклы телем.
Картатаемның ат җигеп
Утынга барган телем,
«Кара да гынай урман» җырлап
Ак буран ярган телем.
Дөньяларның колач җитмәс
Киңлеген кочкан телем,
Тәмен тойган, гыйлем җыйган,
Серләрен ачкан телем.
Сөю килгәч, баштан ашып,
Бәхетем ташкан телем.
Бихисап синең байлыгың,
Асылың, туган телем.
Яуда – яудаш, дуска – җандаш,
Калалар корган телем.
И телем, минем телем!
И назлы да, и җылы да,
И юмарт та син hаман.
Тик ни булды, без манкортмы,
Әллә чирлеме заман?
Туган телдә сөйләшергә,
Туган телне бүлешергә
Җаныбыз хәзер саран.
Котылмасак бу хастадан,
Сакламасак телебезне –
Кемнәр «хан», кемнәр «яран»,
Ни калыр сезгә, балам?!.
 

Хәлисә МӨДӘРРИСОВА



«Мәйдан» № 4, 2023 ел


Комментарийлар