Логотип «Мәйдан» журналы

Ләбиб Леронга 60 яшь!

Бүген күренекле татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронга 60 яшь тула! Ләбиб абыйны чын күңелдән күркәм юбилее...

Бүген күренекле татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронга 60 яшь тула! 
Ләбиб абыйны чын күңелдән күркәм юбилее белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, кунел тынычлыгы, иҗат дәрте, уңышлар телибез!
«Мәйдан» журналының ноябрь санында Ләбиб абыйның шигырьләре басылып чыгачык. Укымый калмагыз, дуслар!
 
Си­зә­сез­ме, сал­кы­ная көн­нәр...
 
Си­зә­сез­ме, сал­кы­ная көн­нәр –
Кар уй­нак­лый җир­дә, боз ка­та...
Күк­сел көн­нең кыр­пак ир­тә­лә­ре
Көз­нең өя­нә­ген куз­га­та.
 
Си­зә­сез­ме, сал­кы­ная көн­нәр –
Җил се­бе­рә кар­ны... Җир – шә­рә!
Җир­нең шә­рә­ле­ге – без­гә әл­лә
Бер ки­сә­тү, әл­лә иша­рә.
 
Си­зә­сез­ме, сал­кы­ная көн­нәр –
Мак­та­ныр­лык тү­гел хә­ле­без:
Йө­зе кач­кан сыр­хау көз­гә ка­рап,
Шөб­һә­лә­неп тор­ган мә­ле­без!
 
Си­зә­сез­ме, сал­кы­ная көн­нәр,
Сал­кы­ная ба­ра дөнь­я­сы...
Шом тан­та­на ит­кән шул дөнь­я­да
Зәх­мәт үзе бү­ген туй ясый.
 
Си­зә­сез­ме, дөнья бе­лән бер­гә
Сал­кы­ная ба­ра ке­ше­ләр...
Күп­ме яз­мыш, ышык­ла­нам, ди­еп
Ятим ку­ыш­лар­да кү­ше­гә.
 
Си­зә­сез­ме, сал­кы­ная ба­ра
Ил­ләр бе­лән ил­ләр ара­сы...
Сөр­тел­мә­гән бәл­лүр көз­ге­ләр­дән
Без то­ра­быз гүя ка­ра­шып.
 
Си­зә­сез­ме, сал­кы­ная көн­нәр –
Учак эз­ли кү­ңел көз­ләр­дән...
Бер уч җы­лы җит­ми...
И Хо­да­ем,
Бер җы­лы­лык бир­че без­ләр­гә!

Комментарийлар