Логотип «Мәйдан» журналы

Рәзинә МӨХИЯР

Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова 1956 елның 26 маенда Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылында дөньяга килгән. 1963–1973 елларда шул авыл мәктәбендә белем ала. 1974–1979 елларда Башкорт дәүләт ун...

Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова 1956 елның 26 маенда Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылында дөньяга килгән. 1963–1973 елларда шул авыл мәктәбендә белем ала. 1974–1979 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый.
1979–1982 елларда Дүртөйле районы Чишмә сигезьеллык мәктәбендә, аннары Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1992 елдан Чаллы дәүләт педагогика институтында (2011 елдан Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, 2015 елдан Чаллы дәүләт педагогика университеты) ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире булып эшли. 1994–1998 елларда Казан дәүләт университетында, читтән торып, аспирантурада укый. «XX гасырның 80-90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасының үсеше» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Татар телен укыту методикасы, лексикология, лингвопоэтика мәсьәләләренә багышланган 170 кә якын фәнни-методик хезмәт, шул исәптән 2 монография, студентлар һәм укытучылар өчен 20 уку-укыту кулланмасы, 2 нче һәм 8 нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре, программалар (автордашлар белән) авторы.
Узган гасырның 90 нчы елларыннан шигырьләре Татарстан һәм Башкортстан матбугатында даими басылып килә. Бүгенге көндә 9 шигъри җыентыгы дөнья күрде. Шигырьләре Аллаһы Тәгаләне олылау, туган якны, туган телне ярату, табигатькә соклану хисләре белән сугарылган. Яраткан жанры – табигать күренешләрен тасвирлаган кыска шигырьләр һәм фәлсәфи миниатюралар. Байтак шигырьләренә композиторлар тарафыннан көй язылган. Бу җырларның күбесе «Кыңгырау чәчәкләре» исемле музыкаль альбомда (2011) урын алган.
«Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе (2002), «Казанның 1000 еллыгы истәлеге» медале (2005) белән бүләкләнгән, Россия Федерациясе югары профессиональ белем бирүнең почетлы хезмәткәре (2011).
2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарийлар