Логотип «Мәйдан» журналы

Илдар КЫЯМОВ

Илдар Әгъләметдин улы Кыямов 1971 елның 11 февралендә Чирмешән районы Кара Чишмә авылында дөньяга килә. Кечкенәдән үк әдәбият белән кызыксына. Мәктәптә укыган елларында район газетасына мәкаләләр, кеч...

Илдар Әгъләметдин улы Кыямов 1971 елның 11 февралендә Чирмешән районы Кара Чишмә авылында дөньяга килә. Кечкенәдән үк әдәбият белән кызыксына. Мәктәптә укыган елларында район газетасына мәкаләләр, кечерәк язмалар җибәреп тора. Урта Илдар_Кыямов_26мәктәпне тәмамлагач, КДУның журналистика факультетында белем ала. Җырчы булу теләге көчлерәк булгангадыр, соңрак Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы факультетының халык җырлары бүлегенә укырга керә. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева классында милли җыр серләрен өйрәнә. Әле консерваторияне тәмамларга өлгермәгән егетне «Казан» милли-мәдәни үзәгенә алып баручы итеп чакыралар. Шунда ул төрле кичәләр һәм чараларның сценарийларын язып каләмен чарлый. 2003 елдан бирле ул «Яңа гасыр» телевидениесендә эшли (Башта «Хәерле иртә, Татарстан!» дип аталган информацион-музыкаль тапшыру 2012 елдан башлап «Манзара» дип атала). Соңгы елларда «ТНВ-Планета» каналында «Татарлар» тапшыруының җомга чыгарылышын да алып бара. «Һөнәрем кызыклы, заманча, мавыктыргыч. Шөкер, яратып эшлим. Беркайчан да язуны ташлаган юк: бигрәк тә сәфәрләрдә йөргәндә, автобусларда, ял вакытларында шигырьләр, парчалар, хикәяләр туып тора. Дәреслекләр дә тәрҗемә иттем, минем кулдан узган берничә китап бар. Авылдашыбыз, атаклы музыкант Рифкать Гомәров турында «Моңлы саз, моңлы гомер» дип аталган истәлекләр китабы туплап чыгардым. Туган авылым тарихы һәм рухи мирасы турындагы басма төгәлләнеп килә. Камиллекнең чиге юк, диләр. Язганнарымның шаһәсәр түгеллеген белсәм дә, уйлануларымны, фикри нәтиҗәләремне укучыга җиткерәсе килү, каләм тибрәтү ихтыяҗы күңелдә даими яши, яңадан-яңа иҗади сөенечләргә ашкындыра. Илһам дип аталган хис ташламасын да, Ходай Тәгалә каләмнән аермасын!» – ди Илдар Кыямов.

Комментарийлар