Логотип «Мәйдан» журналы

Фәннур САФИН

 Фәннур Шәйхенур улы Сафин 1948 елның 27 июнендә Минзәлә районы Күзкәй авылында туа.1966 елда урта мәктәпне тәмамлагач, комсомол путевкасы белән Түбән Кама төзелешенә килә һәм нефть-химия комбина...

 
Фәннур Шәйхенур улы Сафин 1948 елның 27 июнендә Минзәлә районы Күзкәй авылында туа.
safin
1966 елда урта мәктәпне тәмамлагач, комсомол путевкасы белән Түбән Кама төзелешенә килә һәм нефть-химия комбинатында өч елга якын слесарь булып эшли. 1969–1974 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Казан телестудиясендә – мөхәррир, аннары озак еллар «Татарстан яшьләре» газетасы, «Ялкын», «Казан утлары» журналлары редакцияләрендә – әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре, «Мәгариф» китап нәшриятында мөхәррир вазифаларын башкара.
Фәннур Сафин матур әдәбиятка бик яшьли килеп, башлангыч мәктәптә укыганда ук беренче шигъри тәҗрибәләре белән «Ялкын» журналы һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында күренә башлый. Студент елларында иҗат иткән шигырьләре исә «Беренче карлыгачлар» (1970), «Юл башы» (1972) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрә.
Шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы – «Кеше юлга чыкса» (1976) исемле җыентыгы «Җитмешенче еллар Корчагиннары» дигән Бөтенсоюз конкурсына куелып, җиңүчеләрнең берсе итеп таныла.
Ф.Сафин – нигездә, лирик шагыйрь. Аның шигырьләре яшьлек романтикасы белән мул сугарылган булып, үз замандашларының күңел кичерешләре, туган җир, туган табигать турында лирик уйланулар рәвешендә кабул ителәләр. Шагыйрьнең лирикасына халыкчан тел бизәкләре, беркадәр моңсулык һәм сагыш белән өртелгән җылылык хас. Бу сыйфатлар аның «Сез кемнәр?» (1980), «Тынлык» (1982), «Күкчәчәк» (1985), «Чәчәк гомере» (1988) исемле җыентыкларына кергән поэма һәм шигырьләренең дә хис һәм кичерешләр эчтәлеген тәшкил итә.
Ф.Сафинның лирик шигырьләренә профессиональ һәм үзешчән композиторлар тарафыннан күп кенә җырлар иҗат ителә. Аның «Бир кулыңны», «Хушлашырга ашыкма», «Җырымда юатырмын», «Ялгыз көймә», «Мәхәббәт шатлыгы» шигырьләре көйгә салына һәм популярлык казана. Ул балалар өчен дә яза. Аның балаларга атап язган шигырьләре һәм әкиятләре вафатыннан соң 1993 елда басылып чыккан «Яңгыр малае» исемле җыентыгында урын ала.
Фәннур Сафин 1992 елның 30 яки 31 декабрендә ялгыз яшәгән фатирында кинәт вафат була.
Ф.Сафин – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарийлар