Логотип «Мәйдан» журналы

Канатсыз очкыч

Алинә ХИСАМИЕВА шигыре.

Үксезлекнең күзләреннән саркып,
Бер хатирәм тама йөрәккә.
...Ак кәгазьдән нәни очкыч ясыйм,
Февраль бәйрәменә бүләккә.
 
Сыйныф чыр-чу килә. Бәйрәм алды.
Тынлык тапмый үтә дәресләр.
Очкыч канатында – бер газиз сүз
Тере котлау! Җанлы хәрефләр!
 
Бер әйтергә мең тилмергән сүзем,
Үзем язам, үзем кабатлыйм!
Үксеп елар чагын үксез җанның
Чит күзләрдән генә чак саклыйм.
 
«Әтиемә» диям, үзем никтер
Гаеп эзлим язган сүземнән.
– «Төзәт әле, «Бабама», дип кызым,
Сөрт әле, сөрт, яшең күзеңнән».
 
Исән ич ул, димен, язам әле,
Күрешкәндә бирәм үзенә.
...Күп җыела иде кесәләрдә
Очкыч... Көймә туган көненә.
 
...Ул очрады беркөн. Җитәкләгән
Сөйгән ярын, үги улларын.
Букчам кесәсеннән бүләгемне
Калтыранып эзли кулларым.
 
Җәйге эссе мизгел. Мең кат өшеп
Сулкылдады бәгырь бик озак.
Кул сузымы ара – газиз кешем,
Бәхет кенә ерак... Бик ерак!
 
Очкычымны куеп утыргычка,
Кулым изим читтән әтигә.
Якын килер иде... Үги уллар
Өстериләр аны: «Әни-и-игә!»
 
Әти китә... Ара ерагая...
Киң офыкта томан тарала.
Очкыч кына, канатсыз кош кебек,
Талпына да... җиргә кадала.
 

Алинә ХИСАМИЕВА


Хисамиева Алинә Әсхәт кызы 1986 елның 31 маенда Азнакай шәһәрендә дөньяга килә. Азнакай татар-төрек гимназиясен, Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлый. Икътисад фәннәре кандидаты. 10 елдан артык Татнефть компаниясендә инженер булып эшли, бүгенге көндә шәхси эшмәкәр. «Көзге яфраклар кочагында» һәм «Күбәләкле җәймә» (балалар өчен) шигырьләр җыентыклары авторы. Азнакайда яши.
img_20210214_132442
Фото: авторның шәхси архивыннан, ok.ru

Комментарийлар