Логотип «Мәйдан» журналы

Булырмын табылдык

Күкләрнең капкасы бикләндеЙолдызлы төннәрне кочканда.Бөркеттәй, канатым киереп,Хыялым түренә очканда. Ни эшлим?..Мин артка чигенәм,Авызга бозланган сүз кабып.Рәнҗемим, аңлыймын, беләменФәкыйрьгә...

Күкләрнең капкасы бикләнде
Йолдызлы төннәрне кочканда.
Бөркеттәй, канатым киереп,
Хыялым түренә очканда.
 
Ни эшлим?..
Мин артка чигенәм,
Авызга бозланган сүз кабып.
Рәнҗемим, аңлыймын, беләмен
Фәкыйрьгә һаман да юл ябык!
 
Көләрләр чит-ятлар: «Син – юләр,
Син – надан, мактанчык бытбылдык.»
Хушыгыз...
Күмелсәм томанга,
Кемгәдер булырмын табылдык.
 

Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ


Фото: https://pixabay.com




«Мәйдан» №05, 2022 ел




Комментарийлар