Логотип «Мәйдан» журналы

«Бу шәһәрнең җансызлыгы күптән...»

Бу шәһәрнең җансызлыгы күптәншулкадәрле үзәгемә үтә.Бер җылылык өмет иткән чактаһәр тарафтан салкын җилләр өтә. Асфальтка сырышкан карлар дасизмәстән югалта аклыгын.Бу шәһәр кайчанга кадәрлекияр...

Бу шәһәрнең җансызлыгы күптән
шулкадәрле үзәгемә үтә.
Бер җылылык өмет иткән чакта
һәр тарафтан салкын җилләр өтә.
 
Асфальтка сырышкан карлар да
сизмәстән югалта аклыгын.
Бу шәһәр кайчанга кадәрле
кияр соң битлекнең актыгын?
 
Салкыннан ягылган учаклар
кайната каланың үзәген.
Шул җансыз шәһәргә ярыйм дип,
син дә бит аз гына үзгәрдең...
 

Энҗе ХӨСӘЕНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от rawpixel.com


«Мәйдан» № 10, 2022 ел

Комментарийлар