Логотип «Мәйдан» журналы

Беркөн без танымас булырбыз

* * *Беркөн без танымас булырбыз,Тәрҗемә сорарлар һәр сүздән.Кыйблабыз һәм тел дә үзгәрер,Яшьлек тә югалыр күзләрдән.Безләрдән көләрләр. Диеп һәм:– Болар бит озакка иделәр.Кулларын күтәреп җиһанга:Без...

* * *
Беркөн без танымас булырбыз,
Тәрҗемә сорарлар һәр сүздән.
Кыйблабыз һәм тел дә үзгәрер,
Яшьлек тә югалыр күзләрдән.
Безләрдән көләрләр. Диеп һәм:
– Болар бит озакка иделәр.
Кулларын күтәреп җиһанга:
Без китми килмәссез, диделәр.
Ә алар килделәр. Озакка.
(Тамакка утыра төерләр)
Яшәлми калынган яшьлекне
Алар соң ничекләр яшәрләр?
Сәерләр, – дияләр хәзер үк,
Куркытып аркадан сөяләр.
Ә беркөн танымас булырбыз:
Тәрҗемә сорарлар һәр сүзләр.


Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Комментарийлар