Логотип «Мәйдан» журналы

Мин сине шундый сагындым... (Хәтер)

Мин аларны бервакытта да бер-берсеннән аерым күз алдына китерә алмадым. Беренче танышуымда ук бергә – бер гаилә корырга җыенган чаклары иде, дуслашып-аралашып йөри башлагач, Фираяның үзен генә очратка...

Мин аларны бервакытта да бер-берсеннән аерым күз алдына китерә алмадым. Беренче танышуымда ук бергә – бер гаилә корырга җыенган чаклары иде, дуслашып-аралашып йөри башлагач, Фираяның үзен генә очратканда да янында Фарсель басып тора кебек тоя идем. Чөнки ул гел Фарсельне телгә ала, аның уңышлары белән горурлануын сиздереп куя, «ул болай киңәш бирде әле», «ул болай эшләгәнне ярата» кебегрәк сүзләр кыстырып сөйләшә иде. Югыйсә, үзе дә татарга билгеле шәхес – танылган шагыйрә, халык яратып җырлый торган күп кенә җырлар авторы, журналист, тәрҗемәче. Әмма Фирая бервакытта да үзен иреннән өстен куймады, алай гына да түгел, кеше арасында да искиткеч тыйнак, бала җанлы, самими кеше булып калды. Аның «Мин сине шундый сагындым» дигән популяр җыры турында сүз чыккач, «Андый мәхәббәт җырларыннан Фарсель көнләшмиме соң?» дигән сорауга: «Мәхәббәт җырларының һәммәсе дә аңа багышлап язылган, башка берәүне дә яратканым булмады», – диде. Гомер азагына кадәр ул аңа үзенең тугрылыгын саклап калды.
Тормыш дәвамында аларның уртак шатлыклары да, шул ук вакытта кайгы-борчулары да җитәрлек булды. Фирая аларның берсен дә кайберәүләр кебек бөтен дөньяга чәчеп, кычкырып йөрмәде, Һәммәсен үзенә генә хас сабырлык белән үткәрә белде. Минем аннан бер яшерен серем дә юк иде, үз хәсрәтләрем белән уртаклашканда, аларны үзенеке кебек йөрәгеннән үткәреп киңәш бирүче, юатучы, тынычландыручы тагын кем дә булса булды микән? Алай гына да түгел, ул минем шатлыкларыма да битараф калмады, минем генә түгел, балаларымның эшләрендәге яки иҗатларындагы уңышларын да күзәтеп бара, иң беренче булып хәбәргә чыга, тәбрикли иде. (Яшерен-батырын түгел, «дуслар»ның кайберләре синең хәсрәтеңне генә уртаклаша белә, сөенечләреңне күтәрә алмый бит!)
Алар икесе дә искиткеч юмарт, кунакчыл булдылар. Җәй саен Победиловодагы мәшһүр бакчаларына чакыралар иде. Фирая бервакытта да ясалма төчелекне яратмады: «Карлыган коелып бетә бит инде, ник килмисез?» «Алма өлгергәнне белмисез мәллә сез? Көтәбез бит!» Шул чакыруны ишетү белән кырык эшне кырык якка ташлап, чыгып китәбез. Чөнки анда – җәннәт, аннан күңел тынычлыгы алып кайтабыз, җаннарыбыз чистарып, сафланып китә. Бакчаларының байлыгыннан, өстәлләренең муллыгыннан гына түгел иде бу, билгеле. Һәр икесенең ихласлыгы, гадилеге аркасында бөтен барлыгыбыз белән бөтенләй бүтән дөньяда яшәп алабыз кебек иде. Монда бернинди ясалмалылык, киеренкелек юк, эчкерсез сөйләшүләр, җиңелчә генә бәхәсләшүләр, җайлап кына бер-беребезне тәнкыйтьләп алулар – бүген мин ул көннәрне матур төш кебек кенә искә төшерәм.
Бер чорда без Фирая белән дәреслекләр тәрҗемә итү белән  мавыгып алдык. Эшне бер үк күләмдә бер үк көндә алып китәбез. Мин әле яртысын да тәрҗемә итеп өлгермәгән булам, ул инде эшен тулысынча төгәлләп, нәшриятка илтеп тапшыра. Икебез дә – хөкүмәт эшендә, икебезнең дә гаиләләре бар, ничек шулай өлгерә икән, дип аптырый идем. Бу гаҗәпләнүемә Фирая кеткелдәп көлеп кенә ала (ул, гомумән, гел елмаеп, көлеп яшәде, аның нәрсәдән дә булса зарланып, төшенкелеккә бирелеп утырган чагын берәрсе хәтерли микән?).
Мин үзем шагыйрә халкын аңлап җиткермим: ир-ат шагыйрьләрдән аермалы буларак, аларның күпчелеге артык һавалы, амбициоз, үзенең синнән бер башка өстен икәнлеген җае килгән саен «төртеп» торырга тырыша. Ә менә Фирая андый түгел иде. Ул үзенең ачышлары белән тын гына, хәтта бераз уңайсызланыбрак кына уртаклаша иде. Бервакыт без аның белән Айдар Галимов концертына бардык. Җырчы олы сәхнәдән Фирая Зыятдинова сүзләренә язылган яңа җырын башкарачагын әйтте, шагыйрә хакында искиткеч җылы сүзләр әйтте, соңыннан залдан аны үзе эзләп тапты да, янына килеп, чәчәкләр бүләк итте. Берәү булса, киресенчә, сәхнәгә үзе җилфердәп килеп чыгар иде, җырчыдан бигрәк, үзен пропагандалар иде – андый хәлләр күп очрый бит ул! Ә Фирая монда үзе булып кала белде.
Ул һич көтмәгәндә, уйламаганда китеп барды...  Җомга кич телефоннан шалтыратты: «Ял көннәрендә үз эшләрегез күп була торгандыр, дүшәмбедән дә калмагыз, килегез, сөйләшер сүзләр күп җыелды», – диде. (Уртак дустыбыз – язучы Роза Мулланурова белән икебезне өенә чакыруы.) Ә шимбә көнне аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр...
Тамакларда – төер, күзләрдә – яшь, күңелләрдә – бушлык. Фираясыз инде биш ел вакыт узып киткән. Ә аны онытырга һич тә мөмкин түгел – берсеннән-берсе матур хатирәләр тотып тора. Юк-юкта Фарсель белән очрашып сөйләшергә туры килгәндә дә мин аның янәшәсендә Фирая басып торгандай тоям, аның тавышын ишеткәндәй булам. Төшләремә дә һаман да шулай эчкерсез елмаеп керә ул.
Мин сине шундый сагындым, Фирая! Сөйләшер сүзләр күп иде әле – бик вакытсыз ташлап киттең син безне...
 

2011 ел


Ләлә ГЫЙМАДИЕВА


 
 
 
 

Комментарийлар