Логотип «Мәйдан» журналы

Мәңгелек моң

Белмим, кайсы таулар күкрәгеннәнҺәйкәлеңнең ташы, тимере, –Тик син үзең халыкйөрәгеннән,Халык мәхәббәте – синең исемең.Халык гомере – синең гомерең!Әхмәт Фәйзи Габдулланың балачактагы өлкән дусты Сафа...

Белмим, кайсы таулар
күкрәгеннән
Һәйкәлеңнең ташы, тимере, –
Тик син үзең халык
йөрәгеннән,
Халык мәхәббәте – синең
исемең.
Халык гомере – синең гомерең!
Әхмәт Фәйзи
01_160229_Сафа_бабай Габдулланың балачактагы өлкән дусты Сафа Мөхәммәтшин (1879-1951)
Габдуллабыз турында китап язарга Кырлайга Әхмәт Фәйзи килә икән!!! Бу хәбәр авылда бик тиз таралды. Шагыйрьнең яшьтәшләре, сабакташлары, аны белгән карт-карчыкларның шактые исән-сау иде әле. Һәркайсы үзенчә үткәннәргә бирелеп күңелдәге хатирәләрне яңартты, дулкынланып, Мәскәүдән кайтачак язучы белән очрашуны көтә башлады. Сафа карт исә кара-каршы салынган йортының ак ягын җәмәгатенә тагын бер кат тазартып алырга кушты. «Үзебездә торыр, иншалла, тыныч, рәхәтләнеп язар», – дип уйлады ул.
Төнлә чиратып җибәргән булган, ахры, кичә генә ашыга-ашыга йөгергән гөрләвекләр туктап калганнар, баскан саен аяк астында черт-черт киләләр. Юка боз катлавы өстеннән Сафа карт Иябаш белән Кырлай арасындагы басуга атлады. Язгы кояш таушалган гәүдәсенә дәрт-дәрман өстәдеме, ул шактый җәһәт атлый иде. Барган саен кояш үзенең якты нурларын мулрак сибә, гөрләвекләр кабат җанлана, җырлый-җырлый үз юлларын дәвам итәләр. Аяк атлавы да авырая. Шулай да, сер бирмәскә тырышып, билгесез бер эчке ярсу белән басу юлы буйлап һаман барды да барды карт. Урман почмагындагы үзләренең элеккеге имана җиренә ашыкты ул. Анда кечкенә Апуш белән «җирне тырмалаган, чәчкән, урган» балачагы бит аның! Чү! Зәп-зәңгәр күк йөзен нинди көмеш кыңгыраулар челтәрләде? Карт әсәренеп башын күтәрде. Басу юлы буйлап үзен өздереп-өздереп сайраган тургайлар озата бара икән бит. «Безнең балачактагы кошчыкларның ничәнче буын баласы икән сез?» – дип эндәште аларга бабай. Парланып торган җир өстендә бер күтәрелеп, бер төшеп җырлаган шаян тургай бер мизгелгә сайравыннан туктап калгандай булды. Аннан үзенең яңгыравыклы нәфис тавышы белән: «Ничә язлар үтсә, шуның кадәр», – диде бугай. «Шулайдыр, яз саен кайтып оя корасыз, туган җир, туган туфрак һәркемгә дә бик газиз, бик кадерле шул», – дип сөйләнде карт аңа җавап биргәндәй. Үзе иелеп куенына орлыклар салырга хәстәрләнгән җирдән кушучлап дымлы туфрак алды. Борынга бик-бик таныш, җанга якын ис бөркелде. Иртә таңнан сабан тургайлары җыры, шушы изге ата-баба җире тартып китергән бит аны бүген. Күңелен бимазалап торган борчу кебек нәрсә юкка чыкты. Ул бертөрле рәхәт тынычлык белән күзләрен йомды. Әнә, арырак шушы җирнең ике кечкенә хуҗасы Сафуш белән Апуш җир тырмалыйлар, күңелдәге горурлык хисе белән олыларча сүз дә куертып алалар. Ялга туктаган арада, кабат малайлыкларына кайтып, күгәрчен куалар, язгы җиһанның чиксез хозурлыгына, иркенлегенә сокланып сикергәлиләр...
тукай укыган Кырлайда Фәтхерахман хәзрәт йорты. Нәни Габдулла шушы йортта абыстайдан сабак ала башлый
Күренекле язучы, шагыйрь, публицист, беренче милли опера-балетларга либреттолар язган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Фәйзи кырлайлыларга иң элек үзенең балалар өчен язылган «Бал корты» кебек матур шигырьләре белән яхшы таныш иде. Ә 1935–1938 елларда ул «Тукай» тарихи драмасын язарга алына. Язучы шагыйрь иҗатын, тормышын, ул яшәгән заманны, әдәбият тарихын, татар халык авыз иҗатын, этнографиясен җентекләп өйрәнә, архивларда эзләнә, Казанда, Җаекта шагыйрьне күргән-белгән замандашларын эзләп табып озаклап сөйләшә, алар белән йөзләгән хатлар алыша. Ул Габдулла Тукай турында күпсанлы очерклар, мәкаләләр, докладлар да әзерли. Киләчәктә «Тукай» дигән зур тарихи роман язу өчен хәзерлек чоры була бу. Әхмәт Фәйзигә Кырлайның үзендә яшәп, бу якларының да серле бай тарихын өйрәнү, үзенчәлеген тою кирәк була, күрәсең.
Монда татар халкының фаҗигале язмышы, азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәштә Иван Грозныйга каршылык күрсәтеп шәһит киткән әби-бабайларның буйсынмас рухы, монда халыкны саклап калган карурманнар, аның чукынмыйча калган матур татар теле. Монда «бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң бәһале мирас» – «җәүһәр вә якутлардан кыйммәтле» җырлар, бәетләр, хикәят-әкиятләр, милли йолалар. Монда нәни Апушка яшәү көче биргән гүзәл табигать. Авырлыкларны шаян-үткен сүз, моңлы җырлар белән җиңә белгән хөр күңелле Кырлай халкы.
Дөрес, 30 нчы елларда ук, Тукай турында истәлекләр җыеп йөрүчеләр булган. Кайсыларыдыр, НКВД кешеләренә юлыгып, җыйган материаллардан мәхрүм калган дип сөйләделәр, кайсыларын авыл халкы үзе бер дә якын итмәгән. Сизгер күңелле кырлайлылар, сүз берләшкәндәй, андыйларга авыз ачып бер сүз әйтмәгән, чөнки Тукай истәлекләре Кырлайда изге әманәт булып саналган, аны теләсә кемгә тапшырмаганнар. Халык үз улына ялгыш кына да кыек сүз әйттермәгән, Туры Тукае исемен күңелендә пәйгамбәр дәрәҗәсендә саклаган. 40 нчы елларда килгән мөхтәрәм язучы Мөхәммәт Гали исә, истәлекләр җыеп, «Шагыйрь баскан эзләрдән» дигән китабын чыгара. Күренекле тел галимнәре Нәкый Исәнбәт, Латыйф Җәләй хезмәтләре, рәссам Хаҗи-Морат Казаков рәсемнәре дә дөнья күрә. 1944 елның җәендә Кырлайга Казан Фәннәр Академиясенең тел, диалектология белән шөгыльләнүче гыйльми хезмәткәрләре килә. Алар да кыйммәтле истәлекләр туплый, шагыйрьнең замандашларын җыеп фоторәсемгә төшерә. Габдулла белән бергә сабак укып, бергә уйнап үскән Әһлиулла, Ахун, Сафа, Гариф, Зариф, Таеп, Хәйдәр, Гыйлаҗетдиннар һ.б 1930 елда авылда күмәк хуҗалык төзеп, аңа Тукай-Кырлай дип бик матур мәгънәле исем кушканнар. Казан артында шагыйрь исемен мәңгеләштерүдә иң беренче башлангычларның берсе була бу.
Авылның алдынгы яшьләре дә туган халкы өчен бик газиз булган шагыйрь рухын сакларга һәм киләчәк буыннарга аның тормышын, иҗатын һәрьяктан күрсәтергә кирәк икәнен аңлыйлар. Бик авыр сугыш еллары булуга карамастан, 1943 елда Кырлайның алты егете һәм кызы Гомәр Яруллин, Рәисә Насретдинова, Рәшидә Әһлиуллина, Каюм Гыйләҗетдинов, Разия Рәхимова, Сания Закировалар Арча педагогия училищесында укый башлыйлар. Класс җитәкчесе – Әлифба авторларының берсе булган Рәмзия Вәлитова, шагыйрь Әнәс Кари кебек танылган педагоглар укыта аларны. Янәшәдә Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гөлчәчәк Галиева кебек талантлы сабакташлары... Чабата киеп, кычыткан ашы, алабута ипие ашап укысалар да, кәгазь-китапка тилмерсәләр дә, төпле белем ала бу сугыш чоры балалары. Туган телгә, Тукайның тирән, күпкырлы иҗатына гашыйк яшьләр 1946 елда уку йортын тәмамлап, авылларда мәгърифәт учагын яңа дәрт белән тергезеп җибәрәләр. Ә 26 апрель көнне алар, чыгарылыш курсы студентлары, Кырлай клубында шагыйрьнең 60 еллык юбилеена багышлап бик матур әдәби кичә оештыралар, китапханәдә Тукай шигырьләре уку буенча конкурс та олысын-кечесен бергә җыя, тирә-як авылларда да Тукайны искә алу бәйрәм төсен ала. Авыл халкы, бигрәк тә яшьләр Кырлайда урта мәктәп, Тукай музее булдыру турында хыяллана.
Тыйнак, бик мөлаем, һәрчак якты йөзле язучы Әхмәт Фәйзи тиз арада авыл халкының якын кешесенә әверелә. Ул шагыйрьнең замандашлары белән капка төпләрендә озак итеп әңгәмәләр кора. Кырлай урманнарына сәфәр кылып, аның серләр тулы тормышы белән таныша. Язучы иркенләп инеш буйларында йөри, шагыйрь чишмәсеннән сулар эчә. Кырлайлыларның һәркайсы җор телле, әкияткә хирыс, җырга бик оста икән. Монда һәр эшкә сәләтле, зирәк, уңган кешеләр яши.
Милләтнең тапкырлыгын, сүзгә осталыгын әнә сугыштан бер аягы белән кайткан тимерче Мәгъсүм Миңкәсе, тегермәнче Галәү Сәйфетдинов, Фатыйма Шакировалар раслап тора. Мәрхүм Әһлиулла Хәлиуллинның булдыклылыгы, җырга һәм әкияткә осталыгы инде авылдашлары хәтерендә калган. Аның ат өстендә барган килеш тә скрипкада уйнаулары матур легендага әйләнгән. Әкиятләр остасы Сафиулла Хәбибуллин, кешелекле Таип Әхмәтшин, мәрхәмәтле һәм нечкә күңелле Нәфисә Әхмәтшиналар, гайрәтле Ахун Сабирҗанов, шаян Ногман Хәкимҗановлар үзләре ни тора!
Бу җирлектә чәчәк аткан фольклор, халык мифологиясе Тукай иҗатына халыкчан рух бирә торган таяныч була.
Сафа карт йортының ак ягы су буена карый. Ачык тәрәзәдән алмагач, шомырт агачлары күренеп тора, хуш исләр бөркелә. Язучы дәртләнеп, илһамланып ихластан иҗат итә. «Тукай» романының беренче бүлекләре туа.
Шагыйрьнең замандашлары белән генә түгел, колхозчылар, яшьләр белән дә очраша ул. Авылның үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә кызыксындыра аны. Шул күзәтү һәм өйрәнүләрнең нәтиҗәсе буларак, Әхмәт Фәйзи «Кызыл Татарстан» газетасында «Кырлайдан хатлар» дигән очеркларын бастыра. Әлеге хатларда язучыбыз Кырлайда яшьләр өчен урта мәктәп кирәклеген дә күтәреп чыга.
Озын зифа буйлы, ак чырайлы, зәңгәр күзле зыялы язучыны яшь укытучылар аеруча ярата. Язучы үзе дә алар белән бераз карлыкканрак калын тавышы белән ачылып сөйләшә. Гаҗәеп матур елмаюы һәркемне үзенә тартып тора. Әле генә читтән торып Казан укытучылар институтын тәмамлап кайткан яшь тарих укытучысы Гомәр атлы егетне дә үз итә ул. Кырлайның чибәр, гаярь Хәлиуллалар нәселеннән, Әһлиулланың туганнан туган энесе. Егет үзе дә бик булдыклы. Яшь укытучыны үзе укыган Яңа Иябаш җидееллык мәктәбенә укыту бүлеге мөдире итеп кайтарганнар. Ул ВЛКСМның Кызыл Юл район комитеты пленумы әгъзасы да, пропагандист та, агитатор да, докладчы да. «Тукай-Кырлай» колхозында комсомол яшьләр өчен политмәктәп тә оештырган. Туганы, авылда комсомол оешмасы секретаре Рәшидә Әһлиулла кызы белән бергә киләчәккә матур планнар корып эшлиләр.
Бүген Әхмәт Фәйзи Сафа карт белән бергә «Тукай-Кырлай» колхозының иген басуларын әйләнеп кайтты. Игеннәр менә дигән! Вакыт җиткән! Өйләдән соң яше-карты уракка төште. Бик сакчыл, эшлекле булгангадыр, 70 яше тулса да, Сафа бабай быел да сыйфат комиссиясендә күзәтүче иде. Ул авылның яше-карты зур дәрт белән башлаган эшнең барышын карап йөрде, урылган җирләргә күз йөгертеп сыйфатны күзәтте, кемгәдер матур итеп киңәшләрен бирде, кемнедер мактап китте. Кичен барысы да идарә йортына җыелды, һәркем бүгенге көн нәтиҗәләрен көтә. Хисапчы кыз Гөләндәм әйткән саннар саен хуплау сүзләре яңгырый. Әнә Кырлайдан китәр көннәре җиткән Әхмәт Фәйзи дә халык арасында. Ул үзе дә уен-көлке ярата, үткен сүзләре белән матур итеп шаярта. Кешеләргә бик игътибарлы, кайгыртучан бу якты кешенең һәркемгә дә җылы сүзе җитә. Жайлап кына, итагатьле итеп, туры сүзен курыкмыйча әйтеп бирә белгән Камилә Хәлиуллинага (Әһлиулланың җәмәгате): «Их, Камилә апа, чит илләргә илче-дипломат итеп кенә куяр идем сине», – дип көлдерә. Читтән генә үзенә – сөйкемле чын язучыга сокланып карап торган 14 яшьлек Тәлига белән Равиләне дә күреп ала. «Булдыргансыз, кызлар! Егерме өчәр сутый уру бик әйбәт күрсәткеч инде ул!» – дип канатландыра. Төзеләчәк мәктәп турында яшь укытучылар белән озаклап фикер алыша...
Яшьләр су буендагы бию мәйданчыгында кичке уенга калды. Өлкәннәр таралыша башлады. Язучыдан аерыласы килмәгән Гомәрне Сафа карт: «Әйдә, кем, энем, бергәләп чәйләп алырбыз, гәпләшербез – кич безнеке», – дип үзләре белән дәште.
Бу саубуллашу кичендә Сафа карт түрдәге шүрлектән ак киндергә пөхтәләп төрелгән скрипкасын алды. Ул Кырлай яшьләре бик яратып җырлый торган «Умырзая» көен сыздырып уйнап җибәрде. Җырдагы һәр сүзенең мәгънәсен тоеп, Гомәр салмак кына матур тавыш белән көйгә кушылды. 1935 елда «кайгылы мотивлар белән язылган» дип кабул ителмәгән «Умырзая»га бу көйне, Әхмәт Фәйзигә тирән ихтирам белән Кырлай һәвәскәрләре чыгарган дип сөйлиләр иде. Әһлиулланың кызы – балачакта чәчәк авыруыннан дөм сукыр калган һәвәскәр музыкант, оста гармунчы кыз Рәхиләгә дә юрыйлар. Кем белә, Габдулла Тукай үзе әйтмешли, «халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул».
Скрипка чыңнары бермәлгә тынып калды. Картның бу истәлекле кичтә бик матур көй уйныйсы килә иде.Җитез бер тәвәккәллек белән аның сызгычы кабат скрипка кылларына кагылды. Тукай һәм халык моңының аерылгысыз икәнен тоемлаган Сафа карт борынгы көйләрне сузды. «Башмак» «Ашказар», «Сак-Сок», «Карурман»нарны «Туган тел», «Зиләйлүк», «Әллүки»ләр алыштырды.
Бу кичтә ул шундый илһамланып уйнады ки, оялгандай, тыңлаучыларының күзләренә карарга да базмады. Үзең уйнамыйсың, сиңа бер илаһи көч ярдәм итә диярләр күк тоелды. Аеруча бер моң, эчке дәрт белән уйнаган Сафа бабай бүген шагыйрьнең бөтен тормышын җырга салды бугай.
...Менә Кушлавычта Тукай туган йорт. Аннан, ак биләүдәге нәни Габдулланы күтәреп, Бибимәмдүдә апа чыгар кебек. ...Колакка ятим Апушның үксеп елаган тавышы ишетелеп китә... Шәрифә карчык үксез килмешәкне алмага чыккан...
...Өчиледә авыр язмышлы Зиннәтулла бабай йортында ап-ак фәрештәдәй Саҗидә апасы йөри...
...Әнә туры алашасын җиккән Сәгъди абзый Апуш белән Кырлай ягына кайтып бара. Авыз тутырып ашарга икмәк, сөт-катык кына түгел, күңел җылысы да өмет итә сабый күңеле. Зөһрә апа ничәмә-ничә тапкыр чыгып, кулын каш өстенә куеп, Иябаш юлын күзәтә. Самавары күптән кайнаган... Тиздән киләчәккә ышаныч булып улы кайтачак!
Әнә Кырлай урамнарын тутырып дус малайлар чабыша. Үз булып беткән Габдулла Ия буенда балык сөзә, кузгалаклы, какылы болыннарда ат саклый, Гаҗби әбинең яшел суганыннан да авыз итә. Оста җырчы, әкиятче дә әле ул...
...Әнә кечкенә чана тартып җан дусты Әһли белән мәдрәсәдән Апуш кайтып бара. Арттарак барган Хәбри хәлфә аның әтисенә шәкертнең зирәклеген мактый. «Минем малай бит ул!» – дигәндәй, Сәгъди абзый канәгать кенә тамак кырып куя...
...Әнә Җыеннан кечкенә янчыгын кәнфит-прәннек белән тутырып Апуш кайтып килә. Сабантуй батыры кебек көчле булырга иде! Рәнҗетелгән, кимсетелгән дусларына ярдәм итәсе иде! Әсәт бай, Белмим Хафиз, үрәтникләрне бер селтәүдә җиңсәңме!
...Әнә өлкән дусты Сафуш скрипкада уйнарга өйрәтмәк була... Апуш чын крестиянча итеп җир тырмалый... Нәни энесен тирбәтә...
Тукта әле! Габдулла ияләнеп беткән Кырлаеннан китеп бара түгелме?! Әйе, әнә Сәгъди абзый белән Зөһрә апа, күз яшьләрен тыя алмыйча, кул болгыйлар. Шүрәле, Су анасы: «Безне юксынып бер кайтырсың әле», – диеп, Бәдри абзый арбасы артыннан чабалар...
Рәхмәт сиңа, Габдулланы якын итеп каршы алган, «маңгаеннан сыйпап үстергән» мәрхәмәтле Кырлай халкы! Рәхмәт сиңа, моңлы җырларын тыңлаткан, туган телен бүләк иткән, сагынып кайтырлык итеп озаткан әкияти Казан арты!
Һәркайсы үз уенда иде. Сафа карт Габдулланың авылга солдатка каралырга кайтуларын хәтерләде... Кырлайга килеп ирешкән беренче шигырьләре искә төште. Шул шигырьләре, җырлары белән Туган җиренә мәңгегә кайтачак шагыйрь рухын олылап моң агылды...
Язучының да уйлары үткәннәрдә иде. Халык шагыйрен тудыру өчен, нәкъ туган ягында гасырларда тупланган халыкчан рух, милли күтәрелеш кирәк булган. Тукай бөеклегенең тамырлары шушы мәгърифәтле Арча төбәгендә – газиз туган җирендә икән бит. Очлары аның бик тирәндә, тарих төпкелләрендә... Әнә иманнарын саклау өчен гомерләрен дә кызганмаган ерак бабайлар күренә... Курсавилар, Мәрҗаниләр, Күлтәсиләр калка... Кырлайда дөньяви мәктәпкә нигез салган Хәбри хәлфә янында кечкенә Апуш утыра... Татар халкының киләчәген яктыртып, зуп-зур Тукай чыга...
Яшь укытучы үзенең хыяллары белән шул киләчәктә иде. Каршында ак каеннар буена салынган ике катлы агач мәктәп балкып тора. Аның «гел кояшка караган тәрәзәләре» Кырлайга гына түгел, тирә-як авылларга да мәгърифәт нуры тарата. Шушы мәктәптә озак еллар директор булып эшләячәген, анда беренче Тукай музее оештырып, гомерен шагыйрь тормышын, иҗатын өйрәнүгә һәм өйрәтүгә багышласын гына ул әле белми иде. Егетнең Кырлай мәктәбе укучылары алдында гына түгел, бөтен республика, ил укучылары, укытучылары алдында туган тел, Тукай фәне буенча дәрес бирәсе көннәре дә, гомер буе ил язучылары алдында имтихан тотасы да алда иде әле...
...Скрипканың өзелергә җитеп чыңлаган кылларыннан «Тәфтиләү» көе агылды. Болай да моң тулган күңелләрне ул аеруча тетрәндереп җибәрде. Татар җанына бик тә якын көй – аның сагышын, кайгысын да, аерылу хәсрәтләрен, киләчәккә якты өмет чаткысын дә сыйдыра белгән «Тәфтиләү»... Илаһи моң һәм шагыйрьнең «күңел кошы» кушылып, бербөтенгә әйләнде...
Инде таң атып килә. Скрипка һаман Тукай моңын сибә. Урман буенда бүген дә өздереп-өздереп тургай сайрый. Табигатьнең үзе кебек, тургай җыры да мәңгелек ул. Җырлый-җырлый, тургай һаман биеккә, югарыга, ап-ак болытларга омтылды. Саф күкләрдән ирешкән тургай җырына кушылган шагыйрь моңы Кырлай өстенә, бар җиһанга таралды...
Фотолар:
1) Габдулланың балачактагы өлкән дусты Сафа Мөхәммәтшин (1879–1951);
2) Язучылар укытучылар һәм укучылар белән. Өстәге рәттә сулдан: яшь укытучылар Гомәр Яруллин, Рәйсә Насретдинова, Эльмира Бакиева. Икенче рәттә сулдан: Габдулла Тукайның сабакташы Ахун Сабирҗанов (1886–1966), язучылар уртасында Рәшидә Әһлиуллина (Кариева) утыра.

Комментарийлар