Логотип «Мәйдан» журналы

Мәйдан

Илдус Диндаров: «Ирекнең, азатлык өчен көрәш, милли хәрәкәт вәкилләре эшчәнлеге турында «Мәйдан» исемле повестен төгәлли алмыйча, арабыздан китеп баруын да онытмыйк. Бу җәһәттән, «2001 елда шушы журналыбызга исем бирү вәзгыяте килеп тугач, гаять кызыклы булырга тиешле әлеге әсәрне күздә тотып, әлбәттә, Ирекнең якты истәлеге онытылмасын дип, һич икеләнми-нитми шул «Мәйдан» исемен куштык», – дип язды үз вакытында әдип дусты Факил Сафин.»

Августның кайнар көннәре. Кояш иртәдән алып кичкә чаклы бертуктаусыз кыздыра. Тын алырлык түгел, бөркү.
Инде төш вакыты булуга карамастан, урамнарда җан әсәре күренми диярлек. Бары шәһәрнең халык телендә «Азатлык» мәйданы дип йөртелә торган җирендә генә моңарчы булмаган сәер җанлылык сизелә. Мәйдан уртасындагы ак чатыр тирәсен кешеләр төркеме чолгап алган.
Милли үзәк җитәкчесе Заһир Әсәдуллин һәм аның берничә фикердәше, яшел байрак эленгән озын колга янәшәсендә кешеләргә нидер сөйләп торалар. Ара-тирә тавыш көчәйткеченнән тирә-якка таралган «Ачлык... карар бирдек... бәйсезлек өчен» дигән өзек-өзек сүзләрдән генә мәйданда сәяси ачлык акциясе үткәрелүен төшенергә мөмкин.
Заһирның ач торуына инде бер атна була. Аның йончыган йөзен куе төк баскан, болай да какча гәүдәсе тагын да юкарып калган, йөзе авыру кешенекедәй. Әмма зур соргылт күзләре элеккечә тере, үткен, нурлы. Аның күз карашында үз-үзенә инанганлык, какшамас ихтыяр көче сизелә. Сөйләме салмак, һәр сүзен күңелгә үтеп керерлек итеп, ныклы дәлилләр китереп сөйли.
– Җәмәгать! – диде ул, халыкка мөрәҗәгать итеп. – Я, әйтегез, күпмегә кадәр без изрәп йокларбыз икән? Кайчанга чаклы икенче сортлы халык булып йөрербез? Нужәли бездә горурлык хисе юк? Совет империясендә милли коллыкта яшәгән күпме халык үзенә бәйсезлек яулады бит. Ә без һаман Мәскәүнең авызына карап торабыз, алар ни сөйләсә, шуңа ризабыз. Без һаман да мескен автономия кысаларында яшибез. Әллә безнең үз дәүләтебез булмаганмы? Булган! Әле ниндие генә булган. Торгызыйк без аны!
Безнең республика бәйсез булырга тиеш. Бары шул чакта гына без чын милләт дип аталырга хаклы. Бары шул вакытта гына без ирекле булачакбыз. Ә аның өчен бергә көрәшергә кирәк. Азатлык! – дип төгәлләде үзенең чыгышын Заһир.
Аның һәр сүзен тын да алмый тыңлап торган халык төркеме соңгы сүзен бердәм күтәреп алды. Мәйдан: «Азатлык! Азатлык!» – дип кабатлады.
Заһир әллә кызуга әлсерәгәнгәме, әллә озак вакыт ач торгангамы, кинәт чайкалып куйды. Янәшәсендәге иптәшләре, тиз генә култыклап алып, чатыр алдындагы урындыкка утырттылар. Кемдер салкын су сузды. Ул арада төркемнән магнитофон аскан яшь егет аерылып чыкты һәм Заһирга иелде:
– Заһир туган, хәлегез ничек? Күпмегә кадәр ачлыкны дәвам итәргә уйлыйсыз? – дип, микрофонын аңа сузды.
Заһир корреспондентны танып елмайды, каты итеп аның кулын кысты:
– Рәхмәт, әлегә барысы да тәртиптә, Радик дус!
Аннары карашын бер ноктага төбәп, карлыккан тавыш белән сөйләп китте:
– Иң элек, беренче көннән башлап, безнең хакта халыкка даими җиткергәне өчен, шәһәр радиосына зур рәхмәтебезне белдерергә телим. Ә инде соравыгызга  килгәндә, мин болай дияр идем: ачлык тотуны без Югары Совет Татарстанны суверен дәүләт итеп игълан итми торып туктатмаячакбыз. Милләттәшләребезгә үтенечем шул: бу изге эшкә бердәм кушылсыннар иде. Бердәмлектә – көч!
Әңгәмә шуның белән тәмамланды. Хәбәрче егет, магнитофонын ипләп кенә иңбашына элеп, редакциягә китәргә ниятләгәч, кемдер җинелчә генә аның җилкәсенә кагылды. Радик борылып артына карады һәм, алдында серле елмаеп торучы гаҗәеп чибәр кызны күреп, телсез калды.
Чем-кара чәчле, шундый ук төстәге зур күзле, сылу буйлы, нечкә бил-ле бу кыз чынлап та теләсә кемнең күз явын алырлык гүзәл иде. Әйтерсең лә, «Мең дә бер кичә» әкиятеннән төшкән һинд кызы.
Билгесез кыз хәбәрче егетнең бу халәтен күреп елмаеп куйды һәм, чишмә чылтыравыдай тавыш белән йомшак итеп, аңа эндәште:
– Гафу итегез, сез шәһәр радиосыннанмы?
Радик, ниһаять, үз-үзен кулга алды һәм, дулкынланып:
– Әйе, радиодан, – дип пышылдады. Аннары кыюлыгын җыеп, – мин Радик Галиев булам, – диде.
Кыз зиһеннәрне таратырлык сихерле күзләре белән егеткә карады:
– Ә мин сезне күптәннән беләм. Радиодан да тыңлаганым бар, шигырьләрегез белән дә танышмын, – диде.
Радикның күкрәген җылы дулкын чорнап алды. Аңа бу минутларда бик рәхәт иде. Шулай да күңелен «Кем соң бу чибәр кыз?» дигән сорау борчыды.
Сылу кыз, аның уйларын сизгәндәй, бәләкәй кулын сузды:
– Мине Эльмира дип йөртәләр. 
Егет зур канәгатьләнү белән кызның йомшак нәфис кулын кысты, аннары түзмәде, кабат сорады:
– Ә сез нинди эш белән шөгыльләнәсез?
– Казанда университетның журналистика бүлегендә икенче курста укыйм. Хәзер каникулда, – дип җавап кайтарды Эльмира.
Радик шатланып китте.
– Минем сезгә бер тәкъдимем бар. Әгәр теләгегез булса, билгеле.
Эльмира, кызыксынып, Радикка карады.
– Нинди  тәкъдим ул? Әйтегез инде тизрәк!
– Казанга киткәнче, бездә штаттан тыш хәбәрче булып эшләргә риза булсагыз, мин бүген үк баш редактор белән сөйләшер идем.
– Дөресен әйткәндә, мин үзем дә шул хакта сезгә мөрәҗәгать итәргә җыенган идем.
– Алайса, сез риза?
– Риза, билгеле. Ләкин баш редакторыгыз нәрсә әйтер бит...
– Юкка борчылмагыз! Үзем хәл итәрмен. Иртәгә төшкә кадәр редакциягә килә аласызмы?
– Әлбәттә.
– Димәк, килештек! Иртәгә мин сезне көтәм!
Алар саубуллаштылар. Радик редакция урнашкан бинага менә торган баскычларга аяк басарга өлгермәде, Эльмира кабат сорады:
– Ә әңгәмә кайчан яңгыраячак соң?
– Бүген кич тапшыруга керергә тиеш.
Эльмира, башындагы ялтыравыклы яшел косынкасын төзәтә-төзәтә, Радикның йөрәген җилкендереп, кабат елмайды да:
– Обязательно тыңлаячакмын, – диде һәм, кулын болгап, халык арасына кереп югалды.
Хәбәрче егет күтәренке кәеф белән редакциягә юл тотты.
Шәһәр радиосының кичке тапшыруы тулысынча республиканың бәйсезлеге мәсьәләләренә багышланган иде. Шунда ук милли азатлык өчен көрәшүче фидакарь егет Заһир белән булган әңгәмә дә урын алды.
Бу тапшыру шәһәрдә шау-шу куптарды. Иртәнге якта автобусларда, эш урыннарында сөйләшү гел шул хакта барды. Урыс милләтендәге кайбер кайнар башлар аеруча каты кыландылар, милли үзәкне, аның җитәкчеләрен, Заһирны һәм аның иптәшләрен фашистлар, экстремистлар дип сүктеләр. «Вот увидете, здесь скоро второй Карабах будет», – дип, бер-берсен өркетештеләр. Алар тирәсендә бөтерелеп йөргән кайбер татарлар да: «Болай да әйбәт яшибез бит, нигә кирәк инде ул бәйсезлек? Россиядән башка көн итә алмаячакбыз», – дип уфтандылар, «өлкән туганнарының» һәр сүзен баш кагып,  җөпләп тордылар. Чая марҗалар һәм аларның «җан дуслары» – урыска кияүгә чыккан татар хатыннары – тагын да усал кыландылар: шәһәр радиосына иртә таңнан шалтыратып, татарларны русларга каршы котыртасыз, безнең дуслыкны бозасыз дип, ләгънәт артыннан ләгънәт яудырдылар. Ул гына түгел, шәһәр прокуратурасы хәрәкәткә килде. Прокурор баш редактордан тапшыру язылган магнитофон язмасын китереп бирүне таләп итте. Кыскасы, туры әйткән туганына ярамый дигән халык әйтеме бу юлы да раска чыкты.  Әмма дөрес сүзгә сусаган татар кешеләренең күпчелеге бу тапшыруны йөрәкләренә якын кабул иттеләр. Шәһәр радиосы телефоннары көне буе тынып тормады. Дистәләгән тыңлаучылар редакция хезмәткәрләренә үзләрененең рәхмәтләрен җиткерүне намус эше дип санадылар. Заһир Әсәдуллинның ачлык игълан итү адымын зур кыюлык, батырлык дип бәяләделәр.
«Азатлык» мәйданына килүче кешеләр саны ишәйгәннән ишәя барды. Хәзер инде ак чатыр янына көн саен йөзләрчә, меңнәрчә  кеше килеп, Заһирның һәм аның иптәшләренең саулыкларын белергә, аларның хак эшләренә теләктәшлек белдерергә ашыктылар.
Милли үзәк идарәсе әгъзалары бу уңайлы форсаттан файдаланып калырга омтылды: мәйданда татар тарихын, аның фаҗигасен, бәйсезлеккә бару юлларын яктырткан материаллар ябыштырылган стендлар урнаштырдылар. Татарстанның мөстәкыйльлеген таләп иткән кәгазьләргә имзалар җыю оештырдылар, җыелган халыкка милли хәрәкәтнең максатларын бәйнә-бәйнә аңлаттылар.
Шовинист көчләр дә тик утырмадылар. Россиянең ерак өлкәләреннән җыелган урыслар эшләгән КамАЗ заводларында «Интернационал» исеме астында төрле оешмалар оештырырга өнди башладылар, эшчеләрне коралланырга, «националистларга отпор» бирергә чакырдылар. 
Шәһәр хакимиятендә зур урында эшләүче урыс җитәкчесе хәтта, «Щит и меч» дип аталган спорт группасы төзеп, анда яшүсмерләрне сугыш алымнарына өйрәтә башлады. Аның җимешләре озак көттермәде. Көннәрдән бер көнне бу сугышчан группага йөрүче берничә яшүсмер, мәйдандагы кешеләргә бәйләнеп, бәрелеш чыгармакчы булдылар. Алар мәчет файдасына сәдака акчасы җыеп утыручы җитмеш яшьлек картны төрлечә мәсхәрәләп, анын тартмасын тибеп очырдылар. «Иди домой, татарская морда», – дип, хәтта аңа сугып алдылар.
Бәлки, эш зурга да киткән булыр иде. Тик тиз арада милли үзәктән килеп җиткән татар егетләре, бу «калай әтәчләрнең» кулларын каерып бәйләп, бераз «аңлаткалап», янәшәдә иренеп кенә күзәтеп торган милиция хезмәткәрләренә илтеп тапшырдылар. Милли үзәк идарәсе провокаторларга тиешле җәза бирүне таләп иткән белдерү белән чыкты.
Мәйдан тирәсендә вакыйгалар куерды. Суверенитет өчен көрәш кызганнан кыза барды.

* * *
Борын астындагы хәлләр, әлбәттә, шәһәр хуҗаларын борчымый калмады. Милли идарәнең уңышлы эшчәнлеге, аның халыкка йогынтысы бигрәк тә шәһәр Советы рәисе Первухинның һәм президиумга кереп оялаган ясалма демократларның җаннарын телгәләде. Кайда гына чыгыш ясамасыннар, бүленмәс һәм бердәм Россия» тарафдарлары «милләтчеләрнең» чын йөзләрен ачып салырга, «экстремистларга» каршы көрәшне көчәйтергә чакырдылар. 
Заводларда үткәрелгән һәр очрашуда алар бертуктаусыз милли үзәк әгъзаларының яшерен базаларга күп санда «Узи» дип аталган Израиль автоматлары кайтартулары хакында мыгырдадылар, «националистларга» каршы тору өчен, тиз арада ополчениеләр төзү кирәклегенә басым ясадылар.
Шәһәр Советы рәисенең турыдан туры фәрманы белән «Азатлык» мәйданына ашыгыч рәвештә көчәйтелгән милиция наряды җибәрелде. Тик аңа карап кына кешеләр ташкыны кимемәде. Киресенчә, мәйданның абруе көннән көн арта барды, милли бәйсезлек өчен көрәшнең үзәгенә әверелде. 
Первухин бу хәлдән тәмам аптырады. Күрелгән чараларның тиешле нәтиҗә бирмәвенә ачынып, кич белән кабинетына үзенең иң якын иярченнәрен, тугрылыклы депутатларны, милиция җитәкчеләрен җыйды. Бүлмә хуҗасының ачудан ялтыраган күзләрен, чытык чыраен күргәч, чакырылганнар киңәшмәнең шактый эссе булачагын сизенеп, бер мәлгә тынып калдылар. Алар ялгышмады.
Первухин үзенең нотыгын үгезнең мөгезеннән алудан башлады:
– Сез кара «Волга»ларга утырып йөргәндә, шәһәрдәге хәлләр көннән көн кискенләшә, күз уңыбыздан чыгып бара. Әгәр дә без тиз арада милләтчеләрне мәйданнан куып таратмасак, өстәгеләр безнең баштан сыйпамас. Я, әйтегез, Татариянең кайсы шәһәрендәге үзәк мәйданда көннәр буе митинглар бара? Бары Чаллыда гына. Позор! Правоохранительный органнар кая карый? Где здоровые силы общества? Где депутаты, наконец? – диде ул, кызганнан кыза барып.
Кабинеттагылар дәшмәделәр. Рәис аларны тагын бер кат очлы күз карашы белән чагып алды. Аннары азрак тынычлана төшеп, акрын тавыш белән сүзен дәвам итте:
– Сезне монда җыюның тагын бер сәбәбе бар: озакламый безгә бик югары дәрәҗәдәге кунак килүе көтелә. Әйе, әйе, Россия дәүләте башлыгы Борис Николаевич Ельцин үзе биредә булачак. Аны каршылау тантанасының экстремистлар аркасында өзелу куркынычы бар. Без моңа юл куя алмыйбыз. Бөек Россия хуҗасы көн саен килеп тормый бит, – диде ул, мәгънәле карап.
Бүлмәдәгеләр үзара пышылдаша башладылар.
– Әлегә бу хакта сездән башка беркем дә белми. Соңгы сәгатькә ка-дәр очрашу вакытын берәү дә белергә тиеш түгел. Аеруча милли үзәк членнары. Не дай бог разузнают, тогда беды не оберешься, – диде ул һәм тәрәзәгә куркулы караш ташлады.
Шәһәр советы рәисе, үзенең сүзенә борчылып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөрергә кереште. Аннары алдагы рәттә күзлеген ялтыратып утырган хәбәрдарлык һәм информация комиссиясе рәисе Шәфиков янында кисәк тукталып, кырыс тавыш  белән боерык бирде:
– Ә сез пресса белән бәйләнеш өчен жаваплы икәнегезне онытмагыз. Теләсә кем Ельцин артыннан йөрерлек булмасын. Иң ышанычлы журналистларны гына исемлеккә кертегез. Шәһәр радиосын якын да китерәсе булмагыз. Үзегез беләсез: аның редакторы Гыйлемдаров – анархист, безгә буйсынырга теләми. Шуңа күрә, анардан теләсә кайсы вакытта этлек көтәргә була. Аның һәр адымын даими контроль астына алыгыз. Белеп торыгыз, берәр нәрсә килеп чыкса, сездән сораячакбыз, – диде Первухин, теше сызлаган кешедәй чыраен чытып. 
Шәфиков, йөзенә бик житди кыяфәт чыгарып, «Ярый, була ул, эшлибез аны» дигән кебек баш селкеде һәм дәфтәренә, кабалана-кабалана, рәис-нең күрсәтмәләрен язарга кереште.
Киңәшмә озак барды.
Депутатлар Бергман, Кузнечиков, Гергер, Осипов һәм Шаһгалиев Ельцинның килү вакытын, очрашу урынын әлегә игълан итмәскә дигән тәкъдим белән чыктылар. «Мәшһүр демократ» Соловин ОМОН ярдәмендә мәйданны чистартырга киңәш бирде. Ләкин аның бу тәкъдимен көч куллану яхшыга китермәячәк дип кире кактылар
Киңәшмә азагында хакимият һәм аның тирәсен милиция белән чорнап алырга, ә Ельцинның килү вакытын бары тик иң ышанычлы даирәләргә генә хәбәр итәргә дигән карарга килеп таралыштылар.
Первухин һәм аның берничә иярчене, авыр хезмәттән соң бераз кү-ңел ачарга уйлап, машиналарына утырып, урмандагы аучы йортына юнәлделәр.

* * *
Без капчыкта ятмый дип, борынгылар белми әйтмәгәннәрдер. Яшерен киңәшмә турындагы хәбәр шәһәр радиосының баш мөхәррире Гыйлемдаровка иртәнге сәгатьтә үк билгеле булды.
Өстәл артына утырып, эшкә керешергә өлгермәде, бүлмәгә атылып диярлек милли үзәк әгъзасы, театр режиссеры Илһам Хафизов килеп керде. Аның борчулы  кыяфәтеннән үк ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыкканын аңларга  мөмкин иде.
– Менә бит ни эшлиләр, ә? Халыктан яшермәкче булалар! – Ул, кергән уңайга тукталып та тормыйча, ишекле-түрле йөрергә кереште.
– Ни булды, Илһам абый? – дип сорады мөхәррир, аптырап.
 Хафизов шул сорауны гына көткәндәй, Гыйлемдаров алдында шып итеп туктап калды һәм гаҗәпләнеп аңа карады:
– Син әле ишетмәдеңмени?
– Нәрсәне? Я, сузма инде, сөйлә!
– Бүген кич аэропортта Ельцинны каршы алачаклар икән. Горсоветтагы таныш хатыннан белдем. Безнең шәһәрдә аның белән  очрашу булачак, әмма кайчан, кайсы вакытта – анысын сер итеп саклыйлар икән.
Ул бүлмә буйлап чабып йөрүдән арды булса кирәк, урындыкка барып утырды. Аннары Гыйлемдаровка борылып:
– Ничек булса да беләсе иде бит. Очрашу вакытын дип әйтәм. Радиодан Ельцинның шәһәргә килүе хакында хәбәр итмисезме соң?
Гыйлемдаров бераз уйланып торды.
– Анысына өлгерербез әле. Аннан соң, ул хәзер сер түгел. Менә вакыты, урыны хакында чынлап та ачыкларга кирәк. Ул чакта инде радиодан халыкка чыгарга була.
– Анысы дөрес. Әгәр дә ачыклый алсагыз, мин тиз арада урамнарга игъланнар эләр идем. 
– Ярый, Илһам абый, сөйләштек. Калганы безнең эш.
Хафизов ничек кергән булса, шулай тиз генә чыгып та китте, Гыйлемдаров үзенең урынбасары Гамирҗановны  чакырып алды.
– Я, ничек уйлыйсың? — дип сорады ул, аңа хәлне аңлатып биргәч.
Гамирҗанов, кулындагы авторучкасына бермәл текәлеп карап торганнан соң, ниһаять, телгә килде:
– Минемчә, сезгә аэропортка үзегезгә барып, ничек булса да, Ельциннан интервью алырга кирәк. Очрашу вакытын белү дә сезгә кыен булмас, – дип уйлыйм. Аннары калганын күз күрер әле...
– Анысы шулаен шулай да, тик машина юк бит әле. Өлгереп булыр микән? Хәер, милли үзәк егетләре янына барып килим әле. Ярдәм итмәсләрме, – диде Гыйлемдаров һәм күлмәкчән генә аска, мәйданга төште.
Ак чатыр янында бу юлы үткән көнгә караганда да кеше күп иде.
Гыйлемдаров, халык төркемен ераера, милли үзәк урнашкан йортка юл тотты. Ишегалдында берничә автобус тора, ә тирәсендә яшел байраклар, транспарантлар тоткан егетләр-кызлар тыз-быз чабып йөриләр иде.
– Аэропортка, Ельцинга үз сүзебезне житкерергә барабыз. Әйдәгез безнең белән, – диде бер кыз, аны танып.
Гыйлемдаров магнитофонын үзе белән алмаганына бик үкенде. Аннан  соң вакыт бик иртә иде әле. Хөкүмәт делегациясе бары тик кичке сәгать алтыда гына килә. Аңа чаклы редакциядәге эшләрне эшлисе бар. «Ярар, берәр җае чыгар әле», – дип уйлады ул һәм, милли үзәк кешеләре белән бераз сөйләшеп алгач, кабат редакциягә юнәлде.
Шәһәр радиосының кабул итү бүлмәсендә аны таныш булмаган кыз көтеп утыра иде. Гыйлемдаровны күргәч, ашыгып урыныннан кузгалды.
– Гафу итегез, миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк иде, – диде ул, аңа оялчан карап. 
– Әйдәгез, алайса. Ләкин вакытым бик тар, аэропортка барасым бар, – диде мөхәррир һәм, бүлмәсенә кереп, магнитофонны җыя башлады.
– Минем  исемем Эльмира. Сезгә Радик Галиев минем хакта әйтергә тиеш иде, – диде кыз, нигәдер уңайсызланып.
Гыйлемдаров эшеннән тукталып калды, аннары яшь кызга сынаулы күз карашы ташлады.
— Ә-ә, сезмени ул студент кыз? Бик шат, әйдәгез, утырыгыз, – диде, дустанә елмаеп. Әгәр риза булсагыз, мин сезгә хәзер үк эш бирә алам.
Эльмира куанычыннан кояштай балкыды:
– Ә нинди темага?
– Халыкның республика суверенитетына мөнәсәбәте ничек? Менә шул хакта мини-сорау үткәрергә кирәк. Булдыра аласызмы?
Эльмира төз гәүдәсе белән акрын гына урыныннан күтәрелде:
– Мин тырышырмын... 
– Алайса, менә сезгә магнитофон, хәзер үк мәйданга, автобус тукталышларына чыгып эшкә тотына аласыз... Ә кич язмаларыгызны бергәләшеп тыңларбыз. Ярыймы? 
Студент кыз ризалыгын белдереп башын какты һәм бәләкәй магнитофонны сакланып кына кулына алды да ишеккә юнәлде.
Гыйлемдаров, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, кабат аңа эндәште:
– Сорарга онытканмын: сез үзегез кайдан соң?
Эльмира тукталып калды:
– Әти-әниләр монда яшиләр.
– Ә тагын кемнәрегез бар?
– Абый заводта, ә апам монда, горсоветта эшли.
Кызның соңгы сүзе Гыйлемдаровны сискәндереп жибәрде:
– Горсоветта дидегезме? Нинди эштә соң ул?
– Оештыру бүлеген җитәкли.
Баш мөхәррир бераз үз алдында нидер уйланып торды, аннары Эльмирага якын ук килеп:
– Беләсезме, Эльмира, минем сезгә зур үтенечем бар. Әгәр дә сездән шуны башкаруны сорасам, эшли алырсызмы икән? – диде.
Эльмира, сәерсенеп, шомырттай кара күзләре белән аңа карады:
– Әйтеп  карагыз, хәлемнән килерлек булса... – диде ул.
– Бүген безнең шәһәргә Ельцин киләчәк. Ә менә аның белән очрашу вакытын белмибез. Сез безгә ярдәм итә алмассызмы?
– Ничек итеп? 
– Сезнең апагыз ул эш белән  шөгыльләнә бит. Аның аша шул хакта белешсәгез  иде. Безнең өчен мөһим мәсьәлә бу.
Кыз, матур, тигез тешләрен күрсәтеп, кинәт көлеп җибәрде:
– Ә мин тагын үземне редакциягә эшкә килдем дип уйлаган идем. Ә сез миннән разведчик ясамакчы буласыз.
Гыйлемдаров та аңа кушылып көлде:
– Журналист кеше бер үк вакытта разведчик та булырга тиеш. Башкача мөмкин түгел. Я, ничек? 
Эльмира, йөзенә житди кыяфәт чыгарып: 
– Сез кирәк дисез икән, эшләрмен.
Гыйлемдаровның йөзе балкып китте:
– Рәхмәт! Димәк, кичкә кадәр.
Студент кыз тагын бер кат елмайды да чыгып китте.
Мөхәррир аның сылу гәүдәсенә, матур йөрешенә сокланып калды. «Ну, чая кыз бу. Безнең халыкта гүзәлләр җитәрлек әле», – дип уйлады.
Шулчак аэропортка барасы кылт итеп исенә төште.
Ашыгып, сәгатенә күз салды. 
Самолет килергә бары кырык минут калган. «Их, соңга калдым бит», – дип уфтанып куйды ул. Шулай да, өстәлдә яткан магнитофонын алып, урамга чыгып карарга булды.


* * *
Хакимият ишеге алдында ул Первухинның уң кулы Акмурзин белән йөзгә-йөз очрашты. Рәис урынбасары Гыйлемдаровның сәламенә эре генә итеп баш какты да, ашыга-ашыга, кара «Волга»сына таба атлады.
– Владимир Саянович, ялгышмасам, сез аэропортка юл тотасыз? – дип мөрәҗәгать итте аңа Гыйлемдаров, юри генә булса да.
Акмурзин барган уңайга, борылмыйча гына, икенче кат сорамаслык итеп: 
– Юк әле. Минем шәһәрдә эшләрем бар, – дип, коры гына җавап кайтарды да тизрәк шоферына машинаны кузгатырга кушты.
Машина урыныннан ук зур тизлек алып алга ыргылды һәм күз ачып йомганчы күздән югалды.
Гыйлемдаров Акмурзинның алдавын аңлады, билгеле. Ләкин ни файда? Ничек тә булса аэропортка эләгергә кирәк.
Ул, хакимиятнең текә баскычларыннан төшеп, урам ягына чыкты. Берәр таныш күренмәсме дип, як-ягына карады. Ләкин әйләнә-тирәдә бернинди машина да күренмәде.
Ул, өметсезлеккә бирелеп, кире баскычка күтәрелергә җыенганда, якында гына:
– Сәлам, якташ! Хәлләр ничек? – дигән тавыш ишетеп, туктап калды. Янында, авызын ерып, КамАЗдагы яшьләр үзәге җитәкчесе Батыр басып тора иде. 
Гыйлемдаров бары кулын гына селтәде.
– Нәрсә  булды сиңа, канәтем? – дип, юри мишәрчәләтеп сорау бирде Батыр.
– Хәлләр мөшкел әле. Аэропортка соңга калдым. Ельциннан интервью алып булмасмы дигән идем.
– Шул да булдымы кайгы? Аптырама юкка, әнә машина, утыр, киттек. Үзебезнең егетләргә дә ярдәм итмәгәч, ни пычагыма йөрим ди мин, – дип шаярып сөйләнә-сөйләнә, чатта торган яшел «Жигули»га юнәлде.
Гыйлемдаров куанычыннан ни эшләргә белмәде. Батырның кулын каты итеп кысты:
– Рәхмәт, дус! Гомердә онытмам бу яхшылыгыңны, – дип, салонга кереп утырды.
Алар барып житкәндә, Мәскәү самолеты әле төшәргә жыена гына иде. Гыйлемдаров, алып гәүдәле Батырның ярдәме белән жыелган кешеләрне аралый-аралый, тимер капкадан аэродромга узды.
Биредә инде үзәк һәм республика хәбәрчеләре фотоаппаратларын, кинокамераларын кулларына күтәргән килеш Рәсәй хуҗасын каршы алу моментын төшерергә әзер торалар иде. Гыйлемдаров та, микрофонын көйләп, алар төркеменә кушылды.
Ул арада һава лайнеры салмак кына бетон жәелгән кырга килеп төште. 
Бераздан самолет ишеге ачылды һәм трапта үзенең ярдәмчеләре белән Ельцин күренде. Республика, шәһәр җитәкчеләре ашыга-ашыга самолетка якынлаштылар.
Ельцин, озын гәүдәсе белән чайкалгалап, эре-эре атлап, үзен каршылаучы хөкүмәт җитәкчеләре янына килеп житте. Барысы белән дә кочаклашып күрешеп чыкты.
Корреспондентлар дәррәү аңа ябырылдылар.
Республика хуҗалары белән бераз сөйләшеп алгач, Ельцин белән Шәймиев тимер койма артында басып торган халыкка таба кузгалдылар.
Журналистлар күз ачып йомганчы сырып алдылар. Гыйлемдаров, сакчылар арасыннан үтеп, Ельцин белән янәшә үк басты. Ельцин аңа сәерсенеп карады, аннары, үзенә сузылган микрофонны күргәч, елмайгандай итте. 
Гыйлемдаров уңайлы моменттан файдаланып калырга ашыкты:
– Борис Николаевич, Чаллы радиосы. Татарстан суверенитеты хакында фикерегезне әйтмәссезме?
Ельцин бермәлгә теше сызлаган кешедәй йөзен чытып куйды. Ләкин үзен кулга тиз алды һәм киң елмаеп дәште:
– Положительно. Берите суверенитета столько, сколько хотите. 
Бер уңайдан Россия хөкүмәтенең автономияләргә карата булган мөнәсәбәте хакында бәйнә-бәйнә сөйләп китте. Союз җитәкчеләрен дә сүгеп алды. Ул арада башка корреспондентлар да телгә килде, аңа сорау артыннан сорау яудыра башладылар.
Әмма Ельцин жыелган халык белән сөйләшә башлады. Россия хуҗасының тән сакчылары Гыйлемдаровны кысрыклап чыгардылар. Эшлисе эш эшләнде, хәзер кабат шәһәргә кайтырга да була. Ул тизрәк машинага ашыкты. Ничек тә булса, кичке тапшыруга эләгергә иде исәбе. Эфирга чыгарга бары егерме минут калган.
Батыр аның хәлен тиз аңлады, шоферына машинаны бар көченә куарга кушты.
* * *
Студиягә кайтып кергәндә, кичке тапшыру язылып беткән һәм тагын ун минуттан шәһәргә чыгарга хәзерләнәләр иде. Тавыш операторы белән  икәүләп тапшыруның азагын сыздырып, Ельцинның интервьюсын яздылар. Көч-хәл белән билгеләнгән вакытка сыйдылар. Ниһаять, эфирга шәһәр радиосы тапшыруы чыкты: радио тыңлаучылар шул ук сәгатьтә Ельцинның килүе хәбәрен ишеттеләр.
Гыйлемдаров, йөзенә бәреп чыккан тирне сөртеп, диванга ауды.
– Монысы булды. Хәзер иртәгә булачак очрашу вакытын гына белә-се калды. Эльмира ачыклады микән? Бәлки, инде аны көтеп утырадыр.
Ул, ашыгып, үз бүлмәсенә менеп китте.
Чынлап та, студент кыз ишек янында аны көтеп тора иде.
Гыйлемдаров килгән килешкә сорау бирде:
– Я, ничек? Булдымы?
Эльмира канәгатьләнеп елмайды:
– Задание выполнено! Иртәгә сәгать унда, зур залда очрашу үткәреләчәк. Анда керү бары тик чакыру кәгазе белән генә булачак.
– Молодец, Эльмира! Тәки булдырдың бит.
– Сез әйткәч, үтәми хәлем юк инде, – дип көлде Эльмира. – Тик бер үтенечем бар: информацияне кемнән алганны әйтмәссез инде. Апа белсә...
– Борчылма юкка. Барысы да тәртиптә булыр. Бар, син кайт инде. Иртәгә күрешербез.
Эльмира саубуллашты да теләр-теләмәс кенә кире борылып китеп барды.
Гыйлемдаров, өстәл артына утырып, күтәренке күңел белән игълан текстын язарга кереште. Язып бетерүгә, уйга калды. Ничек аны тапшырырга соң? Иртәнге вакытларда аларның шәһәргә чыгарга рөхсәтләре юк бит. Бары Кәшип Кәшипович-элемтә бүлеге начальнигы гына, ярдәм итә ала. Аңа шалтыратырга кирәк.
Ул телефон трубкасын күтәрде. Кызганычка каршы, начальник урынында юк иде инде, аңа аның иртәгә генә булачагын хәбәр иттеләр.
Гыйлемдаров сәгатькә карады. Сәгать тугыз тулган иде. «Бүгенгә җитәр, калганын иртәгә хәл итәрбез», – дип уйлый-уйлый, бүлмәсеннән чыгып, өенә кайтып китте.
Иртәнге якта хакимият бинасы милиция һәм тимер коймалар белән  әйләндереп алынган иде.
Коридорлар буенча арлы-бирле горсовет кешеләре чабышалар.
Гыйлемдаров, тиз генә бүлмәсенә кереп, Кәшиповка шалтыратты. Бәхеткә каршы, элемтә начальнигы үз урынында иде.
– Мин әле бу, Кәшип Кәшипович. Сезгә шалтыратуымның сәбәбе шунда: бүген сәгать унда концертлар залында Ельцин белән очрашу булачак. Сез беләсезме? – дип сорады Гыйлемдаров.
– Юк, мин ишетмәдем әле, – дип жавап кайтарды Кәшипов.
– Безгә кичекмәстән радио аша халыкка хәбәр итәргә кирәк. Өч-дүрт тапкыр. Үзегез беләсез: график буенча безнең чираттагы тапшыру бары кич белән генә.
Кәшипов ризалыгын бик җиңел бирде:
– Ярар, аңладым. Чыгарсыз. Хәзер радиоузелга шалтыратып әйтермен, – диде.
Ярты сәгатьтән радиодан очрашу хакында игълан яңгырады. Аны берничә кат кабатладылар. Ә инде бер сәгатьтән хакимият тирәсе, мәйдан меңләгән кеше белән тулды. Соңгы игъланны тапшырып бетергәч, атылып-бәрелеп диярлек, шәһәр Советының хәбәрдарлык һәм информация комиссиясе рәисе Шәфиков килеп керде.
– Кем сиңа позволил безнең разрешениедән башка очрашу турында халыкка передавать итәргә? – дип җикеренде ул, күзлеген усал ялтыратып. – Бөтен шәһәрне сбаламутили.
Гыйлемдаров аңа көлемсерәп карады һәм тыныч тавыш белән:
– Ә син нигә шулай борчыласың? Син әллә шәһәр Советы рәисеме? – диде.
Шәфиков тәкәббер кыяфәт белән аңа карады:
– Президиум мине пресса белән эшләргә уполномочил. Минем рөхсәттән башка син очрашу турында информировать итәргә тиеш түгел идең!
– Сүзегез беттеме‚ рәис әфәнде? Бетсә, миңа комачауламагыз әле, зинһар. Тапшыру әзерлисем бар.
Шәфиков, үзен санга сукмаганга ачуы килеп, аның саен котырынды:
– Синең бу самодеятельность даром не пройдет. Комиссиядә тикшереп, президиум сиңа должный оценканы бирәчәк әле. Пожалеешь еще. 
– Теләсә нәрсә эшли аласыз. Ләкин мин законны бозмадым. Халыктан яшермәскә иде, – диде Гыйлемдаров һәм, сөйләшү тәмам дигәндәй, алдындагы кәгазьләргә иелде.
Шәфиков, ачудан нишләргә белмичә, каз кебек таптанып торды да:
– Ладно, ты еще свое получишь! – дип мыгырданып, ишекне шап итеп ябып китеп барды.
Гыйлемдаров, тәрәзә янына килеп, тышка карады. Чынлап та, бөтен шәһәр купкан диярсең, хакимият алды сабантуй вакытындагы кебек гөж-ләп тора иде.
Димәк, тырышлык бушка китмәгән. Хәбәр халыкка үз вакытында барып ирешкән. Инде хәзер Ельцин белән очрашуга да төшәргә була. 
Ул килеп кергәндә, сигез йөз кешене сыйдырырлык тамаша залы дыңгычлап тулган иде. Хәтта басып торырлык урын да юк.
Шәһәр Советы аппаратында эшләүче марҗа хатыннарының усал ка-рашын тоя-тоя, ул алга узды. Редакциянең татарча тапшырулар мөхәррире Гамирҗанов аны чакырып кул изәде. Урын алып калган икән.
Ниһаять, сәхнәдәге кызыл эскәтер жәелгән озын өстәл янына Первухин, Ельцин, Шәймиев, башкарма комитет рәисе Асылов һәм башка җитәкчеләр чыктылар.
Залдагы халык (күпчелеге зур урыннарда эшләүчеләр), дәррәү сикереп торып, каты итеп кул чаба башладылар.
Ельцин, үзен шулай якын итеп каршылаганга канәгать елмаеп, бас-кан килеш ике кулын өскә күтәреп, аларны сәламләде. Утырыштылар. Очрашу башланды.
Башта Первухин нотык тотты. Аннары трибунага Ельцин чыкты. Халык тагын кул чаба башлады. Ул, артистларча кулын күтәреп, тынычланырга кушты.
Ельцин озак итеп Россиядәге хәлләр турында сөйләде, Горбачевның сәясәтен тәнкыйтьләп үтте.
Сөйләп бетергәч, президиумга килгән сорауларны укып җавап бирә башлады. Башта сораулар ал да гөл иде. Андый «әйбәт» сораулар бетте бугай. Залда утырган милли хәрәкәт вәкилләре сораулары китте. Аның саен көр тавышы көчсезләнә барды. Хәтта кайбер сорауларга ул башта ни әйтергә белми аптырап торды. Күңелендәге тойгыны басып, ул үзен кулга алды, янә дусларча, гади тавыш белән жавап бирә башлады. Залның ачык ишегеннән мәйдандагы тавышларның көчәя башлаганы ишетелде:
– Монда чыксын, гади халыкка күренсен, – дигән авазлар ишетелде. Һәм күп тә үтмәде, сәхнә янына бер төркем кешеләр килеп керде.`
– Борис Николаевич. Мы убедительно просим выйти к голодающим, – дип мөрәҗәгать итте олы яшьтәге бер татар кешесе. 
Залда утырган марҗалар котырынып тавыш бирделәр:
– Как вам не стыдно?
Ельцин, сөйләвеннән туктап, бер залга, бер президиумга карады. Аннары: 
– Если ваши руководители сочтут нужным, я могу выйти, – диде.
Первухин, кызарынып-бүртенеп, урыныннан сикереп торды һәм ишек кырында басып торган сакчыларга ачулы караш ташлады:
– Что за безобразие?  Кто пустил этих хулиганов. Выведите, – диде.
Ельцин баскан җирендә нишләргә белмичә торды. Мәйдан кешеләре үтенечләрен кабатладылар. 
– Не мешайте мне работать, – диде ул, түземлеген җуеп.
Денутацияне төрткәли-төрткәли, урамга чыгарып жибәрделәр.
Залда авыр тынлык урнашты. Иҗтимагый үзәк әгъзалары, бу хәлдән файдаланып, залда куелган микрофоннарга якынлаштылар. Көчәйткечләр Рәсәй хакименә гаять кыен сорауларны җиткереп торды.
Ельцин тирләп пеште. Болай да бөркү залда ул манма суга батты. Туры сорауларга җавап табарлык хәле калмагач, президиум өстәле артында утырган шәһәр җитәкчеләренә ярдәм сорап караш ташлады.
Эшнең зурга китәчәген сизеп алгач, Первухин тиз генә торып басты.
–  Борису Николаевичу надо ехать в аэропорт. Поэтому завершаем нашу встречу. Спасибо, – диде.
Ельцин, кулын күтәреп: «Спасибо всем», – диде һәм чаршау артына кереп чумды. Аның артыннан бер-бер артлы тезелешеп, президиумдагылар да ашыгып чыгып киттеләр.
Ә хакимият алдындагы мәйдан «гөр» килә. Барысы да Ельцинның урамга чыгуын таләп итәләр. Тик нигәдер ул күренмәде. Ул арада кемдер:
– Әнә машиналар күпер астына төшеп баралар, – дип кычкырды. Халык шунда ташланды.
Ләкин инде соң иде. Кара лимузиннар бу вакытта бер-бер артлы ГАИ машиналары сагында Чулманга төшүче юлдан элдерәләр иде инде...

 

Әсәр шушы урында өзелә.

 

Ирек ДИНДАРОВ

Фото: Николай Туганов

«Мәйдан» № 9, 2023 ел

Комментарийлар