Логотип «Мәйдан» журналы

Көйгә салынган гомер

Татарстан Республикасы гимны кабул ителүгә 30 ел.

Гимн. Ул мәртәбәле, дәүләтара очрашуларда, тантаналарда, Татарстан, Рәсәй, дөнья күләмендә узган ярыш-бәйгеләрдә һәм башка чараларда яңгырый. Гимн башкарылганда, дулкынланудан бәреп чыккан шатлыклы күз яшьләрендә ирешелгән җиңүләр белән канәгатьләнү дә, үзеңне дөньяда иң бәхетле итеп тою да ачык чагыла!

Әнә шундый илаһи, югары дәрәҗәдәге камил музыка әсәрен – Татарстан Республикасы гимнын тудырган авторларның берсе – тирән мәгънәле, тормышчан җыр тексты язып, танылган композиторыбыз Рөстәм Яхинны мәшһүр көй иҗат итәргә рухландырган шәхес, фронтовик шагыйрь, ватанпәрвәр Рамазан Байтимеров. Ул бездә, Шөгер төбәгендә, Лениногорск каласында яшәп иҗат итте. Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Әсрар Гали, Рамазан Байтимеров, Разим Валиуллин... Болар телем, халкым дип яшәүче, бер-берсенең иҗатына хөрмәт белән караучы, яшь язучыларга карата гаять дәрәҗәдә игътибарлы, ярдәмчел, гадилеге белән бөек, бөеклеге белән гади, асыл затлар иде. Аларның арабызда юклыгы бүген үзен бик нык сиздерә...

Рамазан Байтимеровның әдәбиятта, шигърияттә беркемне кабатламаган үз урыны бар иде. Туры сүзле, эчкерсез, үз дигәнендә өзә торган, хак эшне җиренә җиткереп тәмамларга яратучы шәхес иде ул. Аурупаны фашизмнан, корал тотып, кан түгеп арындырган сугыш ветераны ярарга тырышуны, ялагайлыкны өнәмәде, намусына хыянәт итмәде! Аның турылык, гаделлек, кыюлык кебек күркәм сыйфатлары аңлау тапмыйча, иҗади үсешенә, әдәби әсәрләре дөньяга чыгуга киртә куйды.

Чын мәгънәсендә трибун-шагыйрь иде ул. Сәхнәдән рәхәтләнеп-кинәнеп, ялгыш та кәгазьгә карамыйча, озын-озын әсәрләрен яттан сәнгатьле сөйләп, әйтергә теләгәнен түкми-чәчми тыңлаучы күңеленә саллы итеп сала белә иде каләмдәшебез. 
Күпме юллар йөрдем, 
                       дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.

Хәтерлим әле, бервакыт ул мине кунакка чакырган иде. Без аның белән төн буе әдәбият, иҗат хакында әңгәмә корып утырдык. Рамазан ага каләменнән төшкән һәр иҗат җимешенә бик таләпчән карый иде. Шунда мин аның кайбер шигырьләренең унлап вариантта эшләнгәнен күрдем.

Ул республика күләмендә байтак кына җыр бәйгеләрендә җиңеп, лауреат исемнәрен алды. Мәшһүр композиторларыбыз Рөстәм Яхин, Сара Садыкова белән якын иҗади хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә халык яратып кабул иткән шактый музыкаль җәүһәрләр дөньяга килде. Әлеге мирасның кайберләре төрле елларда нәшер ителгән җыр китапларын бизәп тора. Шигырь, поэмалардан тыш Рамазан ага пьесалар да яза иде. Һәм алар шул чорда җөмһүриятебез театрларында да уйналды. Рамазан Байтимеров фикердәш-каләмдәшләре белән җылы, иҗади мөнәсәбәттә булды, илһамланып язды, әдәбият сөючеләр белән очрашуларда бик теләп катнашты, кыенлык-каршылыкларга карамастан, мөстәкыйль җыентыклары да басыла торды.

Бүгенге көндә Рамазан аганың кызы Гөлшат ханым әтисенең мирасын барлау, дөнья күрмәгән әсәрләрен туплап нәшер итү җәһәтеннән армый-талмый эшли. Лениногорск шәһәренең 4 нче мәктәбендә эшләп килүче Ш. Бикчурин исемендәге әдәби мирас музеенда туган төбәгебез язучылары турында язмалар, истәлекләр җитәрлек, шул җөмләдән Рамазан Байтимеров иҗаты да яшь буынга даими тәкъдим ителә. Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе дә, язучы турында истәлекләр туплап, кайбер әсәрләрен укучыга тәкъдим итүне күздә тота. 

Байтак еллар элек Башкортстанның Авыргазы районыннан Рамазан Байтимеровның якташы, рәссам Зәки Нагаев телефон аша элемтәгә чыгып, фронтовик-шагыйрьнең туган авылы Исмәгыйльдә аның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән, ул туып-үскән урамга Рамазан Байтимеров исемен бирергә ниятләүләрен хәбәр иткән иде. Бик хуп. Без, билгеле, аның тормышы Лениногорск каласында узган фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровны үзебезнеке, Шөгер төбәгенеке дип саныйбыз. Бер үк вакытта Исмәгыйль авылы кешеләре дә үз якташлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Исмәгыйль авылының үзәк урамы да Рамазан Байтимеров исемен йөртергә дә лаек.

Гимн. Ул уң кулны йөрәк турысына куеп, горур рәвештә башкарыла. Әйдәгез, без дә, аягүрә басып, тарсынмыйча, кинәнеп үзебезнең Гимнны башкарыйк!

Таһир ШӘМСУАРОВ

«Мәйдан» № 7, 2023 ел
 

Комментарийлар