Логотип «Мәйдан» журналы

Туктамый вакыт дигәнең

Укучылар иҗаты.

Тагын бер көн узып китте

Тормады шул тукталып.

Картлыкка тагын бер адым –

Куям шуңа уфтанып.

 

Һич кенә юк бер чарасы

Булмый картаймый калып.

«Картлык» дигән шул күлмәкне

Булмый гына бит салып.

 

Җыерчыкларын да аның

Үтүкләп булмый икән.

Үтмәс кебек яшь чакларым

Кай ара үтеп киткән?

 

Күзләргә күзлек кидерде,

Кулга тоттырды таяк.

Биек үкчәле түфлине

Өнәми хәзер аяк.

 

Хәрәкәтләр салмакланды,

Булмый хәзер йөгереп.

Яшь чакта җитешкәннәргә

Булмый инде өлгереп.

 

Әй, яшь чагым, яшь чагым, дип

Җырлар җырлыйм өзелеп.

Туктамый вакыт дигәнең,

Еллар үтә тезелеп....

 

Гүзәлия ИСЛАМОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

«Мәйдан» № 11, 2023 ел

Комментарийлар