Логотип «Мәйдан» журналы

Китеп барыш

Зәйфә САЛИХОВА шигыре.

Яшел җәйнең нигъмәтләре белән
Сыйлап безне китеп барышы.
Яфрак йөзләрендә тимгел таплар –
Көз төсмере инде кагылды.

Күп тә үтмәс, күчмә кошлар китәр,
Көн күзеннән сирпи моңсулык.
Таң чыклары җиргә коелганда,
Ап-ак томан тоташ уйсулык.

Көз дә түгел әле, инде җәй дә...
Әллә нинди моңсу бер ара.
Үтеп барган җәйдәй гомерне дә
Туктатырдай юк ул бер чара.

Китүләрнең килүләре була –
Җәй ул килер, килә әйләнеп.
Ятар әле татлы сые булып,
Урман җиләкләре бәйләнеп.

Җәйләр сыман китеп барырбыз да...
Юк, килербез без дә әйләнеп.
Моң булыпмы,
нурмы?..
Өзелми ул
Мәңгелекнең гомер сәйләне!
Өзелмии!

 

Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар