Логотип «Мәйдан» журналы

Очрашу

Болай да зәгыйфь күзләре урамда калды ананың.

Вокзал ишегеннән кергәч, кая таба атларга да белмәде. «Әйдә монда»,  – дип, култыгыннан алды сеңлесенең кызы. Ярый әле ул бала булды, мәктәбенә дә бармыйча, кирәк җиренә җитәкләп дигәндәй йөртте.
Эскәмияләрнең берсенә барып утырдылар. «Онытыла күрмәсен, ансыз дөнья сансыз», – дип сөйләнә-сөйләнә, үзе таянган алмагач ботагын да янәшәсенә сөяде. Сындырмады  – җил-давылда каерылган иде. Бик ышанычлы нәрсә булды. Иртәрәк кузгалды кузгалуын – автобус китәргә бер сәгатькә якын вакыт бар.
Сеңлесе калырга кыстаган иде дә, җаны түзмәде: соңлар да, кайталмый калыр кебек тоелды. Район үзәк дәваханәсенә килүе иде: соңгы айларда күзләре начарланды, юньләп күрми башладылар. Берочтан чәчтарашта эшләүче оныгы аша икенче бер авылда яшәүче кызы белән киявенә дә хәбәр бирдермәкче иде, очратмады. Бүген ялы диделәр. Өметләре киселде. Торагын эзләп йөри алмый инде. Яшьләрнең бүген бер әдрис, иртәгә – икенче. Фатирлары вакытлыча гына, айлык акча түләп торалар.
–  К детям приезжала? – дип сүз катты үзе чамаларындагы авыл карчыгы.
Ниятләгәне гамәлгә ашмаганга эче пошкан ананың авырткан җиренә тиде сорау. Шуңа да җавабы саран булды.
–  Да.
Урыс карчыгы үзе дә балаларына килгәндер дә, шул шатлыгы эченә сыймагандыр, күрәсең, тагын дәште.
–  С ночевкой?
–  Нит, у минә свая пәстил, – дип кистерде ана, һәм, сүз куертырга исәбе юклыгын белдереп, бераз борылыбрак утырды.
Кеше кайгысымы анда! Карты кайт, тукталышта көтәрмен дип калгач, сеңлесенең «кун» дигәненә ризалашмады шул. Аннары бер көтү эт-песие, кәҗәләре бар, аларны да озакка ташлап китәсе килми. Ирекле көндә ни кыланып кешедә ятмак кирәк.
Барыбер тыныч кына утырырга язмаган икән.
–  Исәнме, түти, ни хәлдәсең? Кызыңны күрдеңме? – Ана, сорауның үзенә төбәлгәнен аңлап, мөрәҗәгать итүче хатынга күтәрелеп карады.
–  И-и-и аерып бетермим шул, кем дип әйтергә дә белмим үзеңне, тавышыңны ишеткәнем бар кебек тә, – дип, танырга тырышып, күзләрен чекерәйтте, күрешергә сузылган кулларны җылы учларына кысты, читләтеп узмаганга рәхмәт йөзеннән берникадәр җибәрми торды. Хатын аның аркасыннан кагып алды.
–  И-и, олыгаясыз шул барыгыз да. Күршең мин, түти. Кызыңны күрдеңме, дим?
–  Ю-у-ук, әллә ул да үзәккә килгән?
Иң мөһим хәбәрне баштарак колак турыннан игътибарсыз уздырган ана бот чапты. Шатлыклы хәбәр әллә нишләтте аны: елмаерга итте, чәчен-башын төзәткәләде, кулы белән авызын каплады, бердәнбер таянычы – кул таягын капшады, тормакчы булып талпынып куйды.
–  Әле генә монда иде. Хәзер очраштырам мин сезне, – дип чыгып та югалды авылдашы. Ана утырган урынында биеп калды.
–  И, Аллам, тапса гына ярар иде. Бик күрәсем килә шул.
Авыл кешесе өчен ыспай гына киенгән кырык-кырык биш яшьләрдәге уртача буйлы бер хатынны ияртеп керде күршесе.
–  Менә кавыштырдым, бер-берегезне югалтып йөрмәгез болай, – дип, шелтәләгәндәй елмаеп, анага баласын «тапшырды». Әнисен күптән күрмәгән «баланың» иреннәре аңгыра бер елмаю белән җәелде. Авызы ерылды, күзләре көлде, әмма йөзендә якын кешесен очратуына сөенү дә, аны хәсрәтләнергә мәҗбүр иткәне өчен үкенү дә чагылмады.
–  Исәнме, әни!
Хатын бер куллап кына исәнләште. Күрешү үтә тиз һәм шыксыз килеп чыкты: кайчандыр бер тотам да калмый, үзе тагылып йөргән кулларның җылысын, аларның ничек үзгәрүен тоярга да өлгерми калгандыр, мөгаен. Хәтсез генә торса да, әнисе янәшәсенә утырмады, каршысына баскан килеш кенә сөйләште. Аналар белән балалар арасында гына була торган якынлыкка ишарәләүче билгеләрне бу икәүдә чит күзләр күрә алмас иде.
–  Нигә бер дә килеп чыкмыйсыз? – диде, хәл-әхвәл белешеп тә тормастан, баласын үрсәләнеп көткән ана. Тавышында рәнҗү, ачыктан-ачык битәрләү, ачу да бар иде. – Күренмәгәнегезгә төгәл сигез ай бит.
–  Вакыт юк, – диде кызы.
–  Вакыт җиткерә алмаслык ниткән шөгыльгә тарыдыгыз?
–  Авылда бетәмени ул, – дип акыл сатты хатын район үзәгеннән башка шәһәр күрмәгән әнисенә. – Әле менә утын кистек.
–  Сигез ай буенамы?! – Ана буш аклануга каршы кычкырып ук җибәрде.
Кызының йөзеннән аңсыз елмаю китмәде. Аңа тагын сылтау эзләргә туры килде. Чөнки әнисе моның белән генә канәгатьләнмәячәк иде.
–  Үткән атнада салам кайтарттык.
Үзе өйгән чүмәләгә «ике куллап ябышты» хатын. Әмма анасы аннан да «сөйрәп төшерде».
–  Кит, сөйләмә юкны, ике сәгатьлек нәрсәне инде... – Аннары сүзен кинәт кенә башкага күчерде:
–  Эшкә урнашмадыңмы?
Кызы, бу борылышка шатланып, зарланыбрак алмакчы итте:
–  Юк, төрле эшкә йөрим. Анысына да айга бер, кайда бер генә дигәндәй, сирәк әйтәләр.
–  Бик матур киенгәнсең, эшләмәгәч тә, акча каян аласың? – Ананың тикшерүе, күпсенүе түгел, дөньялары әйбәт барадыр дип өметләнүе генә иде.
–  Кызым алып бирде, эшли бит, – диде хатын, масаеп.
–  Аның янына да кердем. Очратмадым гына.
–  Үзем дә күрми кайтып барам әле. Ял сорады диделәр. Өйдә дә юк. Өченчегә аймылыш булдык.
–  Шимбә автобус йөри, килегез, кияүгә дә әйт, – дип, үгет катыш таләп итте ана. – Әтиең дә оныттылар ди дә тора.
–  Ю-у-ук, ул көнгә колхоз җыелышына чакырдылар. – Хатын, син нәрсә дигәндәй, иң саллы дәлилен чыгарып салды. Әтиең дип ни, өйдә яткан пенсионер эш кешесен аңлыймыни ул.
Шул сүзләрен әйткәндә генә җитдиләнеп алган йөзе янә аңгыра елмаюдан «балкыды».
–  Кайчан киләсез соң? – Ана һаман чигенмәде.
–  Җыелыш узсын инде, – дигән булды кызы, котылу эзләп.
–  Әйе шул, синсез үткәрмәсләр аны. Я колхозыгыз таралыр.
Колхоз кайгысын кайгыртучыларның нәкъ кешесе инде син. Фәлән көнне барырбыз, көтегез дигән вәгъдә сүзен тартып алалмагач, эчендә кайнаган бар ачуын мыскыл белән чыгарырга уйлады әби. Аның усаллашканын да, үртәлгәнен дә, син ата ялкау дияргә теләгәнен дә аңлады кызы – әнисе бит! – әмма каршы дәшмәде, үпкәләмәде. Киресенчә, төртмә сүзне кызыкка күреп, рәхәтләнеп көлде.
Кулыннан килгәнчә барысын да кыланып карады әби. Каян кая юллап килеп тә, каршысында тотып сөйләшеп тә, тәки тыңлата алмады баласын, кайда бер булса да, ата-ана янына барып килү фарызлыгын төшендерә алмады. Югыйсә ничә генә чакрым бит ике авыл арасы. Районга килеп юллап йөрүен әйт аның. Адәм мәсхәрәсе! Ярар инде, шулай язгандыр. Ана бераз сүрелде, сабырлана төште, һәр очрашуның ахырындагыча, кесәсеннән кечкенә төен чыгарып, тезенә куйды, ипләп кенә сүтте, аннан ике йөзлек акча алып, кызына сузды.
–  Мә, күчтәнәч алырсың.
–  Рәхмәт, әни!
Нәкъ шушы минутта, хатынны коткарып, автобус килүен игълан иттеләр.
–  Исән бул, әни, әтигә сәлам әйт. Берәр барып чыгарбыз әле. –  Исән бул, исән бул, – карынында йөртеп тапмаса да, дөньяга аваз салган көннәреннән үк диярлек үзе баккан баласын сүзли-сүзли озатып калды әби. – Килерсез инде, килми. Гел ышандырып китәсең син. Бигрәк авыр сөяклесең шул. Кермәгәч керми инде, нишләтәсең. Анаң мәрхүмәне дә пошмас иде диләр кешеләр.
Соңгы әйткәннәрен, әлбәттә, кызы ишетмәде. Ә өч-дүрт айдан сеңлесенә шалтыратты.
–  Кызым килде әле менә, чәй эчеп утырабыз. Ике күзем ачылды: өемне юып бирде, – дип, бик канәгать кеткелдәде.
Колхоз җыелышы узгандыр, мөгаен...

 

Зимфира ГАЛИМОВА

Комментарийлар