Логотип «Мәйдан» журналы

Кал син, кышым

Кал син, кышым...Китмә әле, кал син.Мин бит сине сөеп туймадым.Учларыма алып җылытмадым,Мәңгелеккә, диеп, уйладым... Орынырга сузган кулларымныКире алдым, өркеп аклыктан...Салкынлыгың өшетүдән ку...

Кал син, кышым...
Китмә әле, кал син.
Мин бит сине сөеп туймадым.
Учларыма алып җылытмадым,
Мәңгелеккә, диеп, уйладым...
 
Орынырга сузган кулларымны
Кире алдым, өркеп аклыктан...
Салкынлыгың өшетүдән курыктым,
Үкенәсем тойдым актыктан...
 
Кал син, кышым...
Сөйләр сүзләрем бар,
Сердәш булып яшә җаныма!..
Сагыш-серем уртаклашчы бераз,
Ак юллар ач исәр аңыма.
 
Күңелемә кабат моңнар иңәр,
Адашырмын кебек ялгызым...
Ишеп яуган карлы бөртекләрең
Тоялмамын кабат кул сузып...
 
Китмә, кышым...
Энҗе бөртек карың
Бураннарга төрсен хисләрем.
Саташасым бик тә килә синдә –
Ай-йолдызлы назлы кичләрем...
 

Миләүшә ӘХМӘДУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com


«Мәйдан» № 12, 2022 ел

Комментарийлар