Логотип «Мәйдан» журналы

Татар – якут дуслыгы

Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәреТамырларыбыз бер булса да, ара ераклыгы сәбәпле, безгә үзара артык еш аралашырга туры килмәгән. Без – Урта Идел буенда, алар Ерак Көнчыгышта...

Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәре
Тамырларыбыз бер булса да, ара ераклыгы сәбәпле, безгә үзара артык еш аралашырга туры килмәгән. Без – Урта Идел буенда, алар Ерак Көнчыгышта төпләнгән. Сүзем якутлар турында.
Саха (Якутия) Республикасы Россиянең иң олы төбәге, дөньядагы иң зур административ-территориаль берәмлек санала. Гомуми мәйданы – 3 083 523 кв. км. Мәңгелек туңлык иленең җире зур, ләкин халкы аз: 2010 елгы җанисәп буенча биредә 962 835 кеше яши. Шуларның 466 492 се – якутлар, 353 649 ы – руслар... 8122 се – татарлар.
Милләттәшләребез патша Россиясе вакытында бу якларга, нигездә, сөргенгә сөрелсә, совет чорында, бәхет эзләп, алмаз чыгару, юл төзү хезмәтенә гади эшче сыйфатында килгәннәр. Арада төпләнеп калучылар да, яңадан туган якларына күчеп китүчеләр дә булган.
Татарлар 1920 елда милли республикаларын булдырса, якутлар үзләренекен 1922 елда сафка бастыралар. СССР таркалгач, төрки кардәшләребез милли төбәкләр арасында иң беренче булып үз конституцияләрен кабул итәләр.
Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан 2021 елның 7–11 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында Саха (Якутия) көннәре узган иде. Әлеге вакыйга зур мәдәни чаралар белән үрелеп барды, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, эшкуарлар, шул исәптән, Саха (Якутия) Язучылар берлеге рәисе Наталья Харлампьева җитәкчелегендә якут язучылары Казанга кунак булып килде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган ягына кайту, Татарстан китап нәшриятында, Милли китапханәдә, Фәннәр академиясендә, Язучылар берлегендә, Татмедиада, Казан ратушасында һ. б. урыннарда эшлекле һәм иҗади очрашулар үтте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев күпьяклы һәм киңкырлы хезмәттәшлек турында килеште.
Совет чорында башланган һәм узган гасырның 90 нчы елларында туктап калган әдәби багланышлар 2015 елда кабат тергезелде һәм Якутия көннәрендә тагын да ныгыды. Башта ул әдәбият киңлекләрендә барса, аннары театр даирәсен дә колачлады һәм, ниһаять, дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде. Мондый тыгыз элемтәләрнең ике халык арасында моңа кадәр булганы юк иде. Телдә дә, рухта да, яшәештә дә уртаклыкларыбыз шактый бит.
Төрки кардәшләребезнең ике елга бер мәртәбә уздырып килгән «Олы кар сөенече» халыкара шигърият фестивалендә төрле елларда Ленар Шәех, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Рафис Корбан кебек каләм ияләре мәртәбәле кунак булып катнашты. Татарстан китап нәшрияты Наталья Харлампьеваның «Көзге яңгырлар» дигән шигырь китабын (2016), «Якут шигърияте антологиясе»н (2020) чыгарды. Якутиядә «Хәзерге татар шигърияте антологиясе» (2017) дөнья күрде. Ике республика матбугатында алмаш шигъри шәлкемнәр, чәчмә һәм публицистик әсәрләр басылды.
Ниһаять, 2022 елның июнь аенда Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәре узачак. Биредә шулай ук безнең республикадан зур делегация катнашачак. Әлеге тарихи вакыйга уңае белән Татарстан китап нәшриятында «Хәзерге якут прозасы антологиясе», Якутиядә «Хәзерге татар прозасы антологиясе» басылып чыкты. Бу гамәл әдәбиятлар һәм китаплар аша аралашуның иң үтемле чара икәнлеген тагын бер кат раслады.
«Мәйдан» журналы өчен махсус әзерләнгән әлеге шәлкем татар – якут дуслыгының тагын бер дәлиле булып тора.

Ленар ШӘЕХ


Фото: автор фотосы


 

Комментарийлар