Логотип «Мәйдан» журналы

Минем көнем

ТаратамынҖир шарының карасын,Минем көнем туар әле, беләмен,Мин ышанам:Тынычлыкка илтәчәкТургай кебек очынган бу йөрәгем. Минем көнем туар әле, өмет зур,Җан түремә юртып йөрер кашкалар.Дусларымның...

Таратамын
Җир шарының карасын,
Минем көнем туар әле, беләмен,
Мин ышанам:
Тынычлыкка илтәчәк
Тургай кебек очынган бу йөрәгем.
 
Минем көнем туар әле, өмет зур,
Җан түремә юртып йөрер кашкалар.
Дусларымның күңелләре шатланып,
Үкенечтән терсәк тешләр башкалар.
Агайларның искә төшеп үткәне,
Кибеп калган күзләреннән яшь тамар.
 
Хәзер минем сынаулар күп мәлләрем,
Сагыш елгалары да бер тыналар.
Җылы сүзләр, нурлы ихлас карашлар
Күңелемә өмет булып куналар.
 
Күп була ул игелеге, әҗере,
Булсын димен Җир яхшының торагы.
Минем көнем, фәрештәләр күбәеп,
Соңгы иблис җуелганда туадыр.
Ул көн тиздән әлбәттә бер туадыр!
 

Саят КАМШЫГЕР


(Казахчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре)


Фото: https://ru.freepik.com/photos/light'>Light фото создан(а) freepik - ru.freepik.com



«Мәйдан»№ 7, 2022 ел



Комментарийлар