Логотип «Мәйдан» журналы

Мин күкләрдә очтым, сөюләрне

Мин күкләрдә очтым, сөюләрнеЭзләдем мин күктән, ерактан.Җирге хисләреңне мин – елаткан.Язмыш шуңа бирде көюләрне. Синең сөю кошын тоткынлыккаАттым, эчәр сусыз һәм ашсыз.Очар күксез иттем һәм кана...

Мин күкләрдә очтым, сөюләрне
Эзләдем мин күктән, ерактан.
Җирге хисләреңне мин – елаткан.
Язмыш шуңа бирде көюләрне.
 
Синең сөю кошын тоткынлыкка
Аттым, эчәр сусыз һәм ашсыз.
Очар күксез иттем һәм канатсыз.
Калдырмадым очкын-җылылык та.
 
Миңа булган мәхәббәтең синең
Бик гади һәм серле иде сыман.
Ике юл чатында басып торган
Язмышларым – ялгыз каен минем.
 
Син еракта, узган гасыр кебек
Кочып алыр булып сузам кулым,
Тәүге ак кар каплый барыр юлым,
Әрнү-сагышларым җиргә күмеп.
 

Саргы Куо


(Лилия Гыйбадуллина тәрҗемәсе)


Фото: https://pixabay.com


 

Комментарийлар