Логотип «Мәйдан» журналы

Изге үр

Үле килеш бер кабердә ятарга,Исән килеш бер үрдә басып торырга.Халык ораны  Язмышның әледән-әле үзгәреп торуына беркайчан да гаҗәпләнүдән туктамыйсың. Күп еллар дәвамында, хәтта бар гомереңне сар...

Үле килеш бер кабердә ятарга,


Исән килеш бер үрдә басып торырга.


Халык ораны


 
Язмышның әледән-әле үзгәреп торуына беркайчан да гаҗәпләнүдән туктамыйсың. Күп еллар дәвамында, хәтта бар гомереңне сарыф итеп, башкаларны куып тота-тота узарга тырышасың һәм буш максатлар артыннан ыргыласың, җир өстеннән җил шикелле бик тиз атылып, хыялыңа очасың, һәм, ул рәшә кебек аңа беркайчан да барып җитә алмастай булып тоелганда, кинәт шундый вакыт суга һәм, күз ачып йомганчы, көтмәгәндә, өермәдәй барысы да асты өскә килгән шикелле була, һәм бөтенесе да үзеннән-үзе хәл ителә, һәм син максатыңа ирешәсең. Кеше язмышы Галәм шикелле катлаулы, аның серләре гаять тирән...
Мин авыл мәктәбендә эшлим. Яшел куе бакчалы авыл тау итәгендә, Бишкәкнең көньяк өлешендә, уңайлы гына урнашкан. Өлкән сыйныфларда тарих фәнен укытам. Инде урта яшькә килеп җиттем. Мин шушы авылда тудым һәм үстем. Һөнәремне үзем сайладым. Кадерле хатыным, тәрбияле балаларым, тыныч тормыш, – бер сүз белән әйткәндә, миннән дә бәхетлерәк башка берәү дә юк. Иртәнге намазга чакырган азан тавышы белән кичкә кадәр мәктәптә кайныйм, әлегә яраткан эшемнән китәргә уйламыйм. Яңа тормыш юлына беренче адымнарын ясаучы яшьләрнең туган җире һәм халкы тарихы буенча тирән белем алуларында катнашасым килә. Бу вазифамны һәм теләгемне начар башкармыйм, күрәсең: хезмәттәшләрем дә, элек һәм соңрак укыткан укучыларым да миңа хөрмәт белән карыйлар кебек...
Кинәт төштән соң:
– Сезне тиз арада директор чакыра, – диде аермачык итеп, ашыгып кына сыйныф ишегенә башын тыккан ябык, кысык күзле сәркатип кыз.
– Нәрсәгә? – дидем мин, берни дә аңламыйча, аңа сораулы карашымны ташлап. Ул исә, җавап итеп:
– Белмим. Директор янына ике чит ил кунагы килгән. Мөгаен, Сезне шуңа чакыруыдыр, – диде ачык итеп һәм ишек артында югалды.
Шомлануым бераз басыла төште сыман. Ләкин шул мизгелдә дулкынланып уйлап куйдым: бәлки, дәресләрем буенча күрсәтмәләр бардыр, яки мин җитәкләгән чыгарылыш сыйныфында кем дә булса ниндидер гамәл кылгандыр. Шуның өстенә, безнең мәктәпнең директоры – ияге асылынып төшкән, күзләре сәйлән бөртеге кадәр генә булган тулы гәүдәле хатын-кыз, әле бу гына булса ярый, иң начар ягы – холкы бәйләнчек, кисә дә ата, бер сәбәпсезгә, яшен һәм күк күкрәү кебек, кабынып китәргә мөмкин. Хәтта өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә игътибар итми – оятка калдыра. Без аннан һәрвакыт куркып торабыз. Ул миннән ун яшькә өлкәнрәк.
Мин тиз генә директор кабинетына килеп кердем, аның белән исәнләштем һәм директор өстәленең уң ягында, диванда ак битле чибәр хатын-кыз белән чәй эчеп утырган минем яшьтәге кара-кучкыл ир-атка игътибар иттем. Мине күрүгә, директор алар каршында яхшатлана башлады:
– Ә-ә-ә, кер, кер... Бу – безнең тарих укытучысы, – диде ул, тиз генә һәм миңа мөрәҗәгать итеп. – Касыйм Капашевич, бу кунаклар ерак Төркиядән килгәннәр. Алар кыргыз һәм төрек халыкларының борынгы тарихларын өйрәнәләр, безнең милләтләрнең кан кардәшлек бәйләнешләре ни дәрәҗәдә тирән, бу хакта риваятьләр һәм легендалар ни сөйли? Сез бит моның барысын да яхшы беләсез. Кунакларыбызга да әйбәтләп сөйләп китегез әле.
Аларга таба борылгач, ир-ат урыныннан торды һәм:
– Исәнмесез. Минем исемем Орхан Устаоглу, – дип таныштырды үзе белән төрек телендә һәм, кулы белән күршесенә күрсәтеп, – Назлы ханым, – диде, аннары әдәп белән генә миңа кулын сузды. Теге ачык йөзле хатын-кыз шул вакыт дәвамында нур чәчеп торган күзләре белән миңа карап торды һәм елмаеп мөрәҗәгать итте:
– Орхан бәй исәнләште һәм үзе белән таныштырды. Мин – тәрҗемәче, – диде ул кыңгырау кебек чыңлап торган тавыш белән.
– Мин аңладым, аңладым, телләребез охшаган икән бит. – Мин үз гомеремдә беренче мәртәбә төрекләрне, бигрәк тә төрек хатын-кызын күрүемә һәм тәүге тапкыр алар белән йөзгә-йөз сөйләшүемә күрә, бик көчле дулкынландым.
Хатын-кыз миңа кара карлыгандай ялтырап торган күзләре белән карады һәм, тагын бер мәртәбә серле һәм ягымлы елмаеп:
– Шуңа да карамастан, мин Сезгә тәрҗемә итәчәкмен, – диде. Ул кыргызча йөгерек һәм чиста сөйләшә иде. Мин гаҗәпләндем. Ул дөрес әйтә: танышкан вакытта төрек теле аңлашылган кебек тоела, ләкин зур әңгәмә барышында, сөйләшүнең асылы аңлашылса да, тиз сөйләмне ахырына кадәр аңлау авыр. Алар «Анадолу» университетыннан килгән булып чыкты. Алга таба алар казах, хакас, туваларның торган җирләренә барырга җыеналар. Назлы ханым безнең сүзләрне тәрҗемә итте. Мин бертуктаусыз оялу хисләре кичердем һәм дулкынландым, әйтерсең, аның җитәкчесе белән гәп куертмадым, ә аның белән генә сөйләштем.
Ахыр чиктә, кунакларны ишегалдына саф һавага дәштем. Мәктәп тирәли өчпочмак формасындагы тупыллар, ишегалдында артыш агачлары үсә, ә бөдрә таллардан инде күләгә дә төшә башлаган. Май ахыры булса да, һава җәйге кызуны хәтерләтә. Шуңа кабинетта да бөркү. Өстәвенә, безнең директорның бораулый-бораулый үтәли карап торган күзләре каршында утыру – минем өчен чып-чын җәза. Һәр сүземне тикшереп, һәр хатамны эзләп һәм көтеп, берөзлексез тыңлап утыруы, аннары моны сүз итүе аның өчен гадәти күренеш иде.
Агачлардан төшкән күләгә астында йөреп, теге яки бу нәрсәләр турында сөйләшеп, без дулкынланып торган ботакларын җиргә кадәр салындырган, иң кырыйда торган бөдрә тал күләгәсендәге эскәмиягә утырдык. Кунакларны күргән балалар да бездән еракта йөгереп йөриләр, аларның тавышы безгә комачауламый. Кунаклар безнең халыкларның тирән бәйләнешләре һәм туганлыгы турында шәхси тәҗрибәмә таянган һәм үзем белгән яки башка кешеләрдән ишеткән ирекле хикәяләвемне көтәләр иде. Мин сүземне ерактан башладым, мең ел элек яшәгән Йосыф Баласагунлы, Мәхмүд Барсханый-Кашгарый кебек галим якташларым иҗатыннан мисаллар китердем. Өстәвенә, озак вакыт дәвамында бу хикәят-бәян, күкрәгемдә урын таба алмыйча, тышка чыгарга ыргылып йөри иде...
Ярты гасыр элек, әле мин бала чакта, безнең авылда озын буйлы, тәнен каралып беткәнче кояш ашаган, ябык карт – төрек Мостафа яши иде. Аның башына кышын да, җәен дә – бернинди үзгәрешсез – ак киез башлык киелгән, астан гына үткен, сумала кебек кара күзләре карый һәм зур кәкре борыны күренеп тора иде, иягендә исә зур булмаган сакалы тырпайган, ә мыеклары юк, шуның белән ул авыл картларыннан аерыла. Ул бездән уннарча өй аста яши. Бик шаян адәм. Үзен тыңлаган кешеләрнең яшенә дә игътибар итмичә, ул, беркайчан да оялмыйча, барысын да ачыктан-ачык сөйли, сөйләмен йогышлы көлү һәм мәзәк-такмазалар белән кушып алып бара. Уңышлы мәзәкләреннән рәхәтлек алып, ул кычкырып көлә иде. Сүзгә тапкыр. Күп белә. Әйләнә- тирәдәгеләргә күңелсезләнергә ирек бирми. Шуңа күрә аның янәшәсенә һәрчак кеше җыела, һәм аның артыннан көтү-көтү малайлар йөри иде. Беркемгә дә начар сүзләр әйтмәс, начарлык эшләмәс, әдәпле һәм үрнәк кеше, һәрвакыт ихтирамга ия булды. Беркемнең дә аның башка милләттән булуы башына да кереп карамады. Үз кеше иде. Берәү дә аның безнең авылга кайчан һәм ничек эләгүен белми. Ул бигрәк тә Чәршәмбе аксакал белән дус булды. Алар икесе дә – бер буын кешеләре. Озын буйлы һәм сөякле, ак көрәк сакаллы Чәршәмбе аксакалның да борыны олы, зур күзләре ягымлы, аның сүзләренә караганда, ул төрек дустыннан ике-өч елга өлкәнрәк иде. Ләкин алар, яшь аермасына бөтенләй дә игътибар итмичә, бик тә якын дуслар кебек шаяралар. Алар авыл читендәге үрдә очрашуга, шунда ук аралашу башлана, мәзәкләр һәм көлү яңгырап тора башлый. Икесе дә фронтта булып, немецларга каршы бергәләп сугышканнар. Аларның маҗаралы хикәятләре безгә һәрчак кызыклы һәм күңелле иде. Берсе сүз башлауга, икенчесе, эләктереп алып, яңа вакыйгалар өсти. Бу кадәр канкойгыч сугышта моның кадәр тозсыз һәм күңелле хәлләр булмагандыр дип, мин ара-тирә шикләнеп тә куям. Өстәвенә, сөйләшү барышында, кеше күрмәслек итеп кенә, бер-берсенә елмаеп карашып куялар. Соңрак, уйлый-уйлый, мин аларның безнең кебек борын асты да кипмәгән яшүсмерләрне һәм көн буе кырда һәм фермада эшләп арган, шат күңеллелек һәм кәеф-сафа көткән авылдашларны үзләре уйлап чыгарган маҗаралар белән сөендергәннәрен аңладым. Беренчесе башлап, икенчесе хикәятне күтәреп алып һәм үстереп, икәүләшеп, безнең җәмгыятьнең күңелен күтәрәләр иде.
Иртә саен ике карт дус үзләренең үрләренә юл ала. Бу вакытта мин биш-алты сарык белән сыерыбызны көтүдә йөртергә чыгарам. Шуны гына көтеп торган Чәршәмбе аксакал безнекеләргә үз сарыкларын куша һәм безнең тантаналы йөрешнең башында авылның икенче очына юнәлә.
Юл дәвамында безгә кара, койрыклы сарыклары һәм кыз оныгы белән Мостафа кушыла. (Картаеп барган әти-әнисенә ярдәм итү өчен, оныкны авылга Мостафаның Азәрбәйҗандагы малае җибәргән.) Без әлеге кыз белән сарык көтүен куып алып китәбез, ә ике карт үр башында утырып кала. Төн буена ачыккан сыер-сарыклар, комсызланып, яшел үләнгә ябыша. Алар, туйганчы ашап, бераз тынычлангач, без дә күңелгә якын булган үргә ашкынабыз. Картларның сөйләшүләре бик кызыклы. Кайчакта алар салмак кына, үлән өстенә утырып, риваятьләр һәм легендалар, танылган һәм кешеләр бик ишетеп белмәгән батырлар, аларның каһарманлыклары, чибәр кызлар, катлаулы сәфәрләр, авыр заманнар турында сөйлиләр. Аларны, гадәттә, яшь буенча өлкәнрәк булган төпле, тыныч Чәршәмбе аксакал башлый. Янәшәдә утырган тыңлаучылар аны сүзсез генә тыңлый.
– Әй Мүкә, күптән түгел мин бик яхшы хәбәр алдым. Гаҗәп! Элегрәк ни өчендер ишеткәнем юк иде, – дип, кайчандыр аның әйткәнен хәтергә төшердем. – Син бит минем тарихчы улымны әйбәт беләсең, ул үзе китаптан укыган шундый гаҗәп хәл сөйләде. Бу китапны шәһәрдән алып кайтырга һәм миңа да укырга вәгъдә бирде. Анда безнең атаклы Шабдан батыр турында язылган. Ул бер мең тугыз йөз дүртенче елда, хаҗга барышлый, Истанбул шәһәре янында сезнең җирләр аша Мәккәгә Хиҗаз тимер юлын төзеп яткан төрекләрне күргән дә ярдәм йөзеннән ике мең алтын тәңкә биргән! Үзең беләсең, ул чорда ун тәңкәгә 30–40 сарык яки ун ат алып була иде. Уйлап кара: безнең батыр көн-төн эшләүче кешеләргә ничек булышкан! Безнең халыклар борынгы чорлардан кардәш икән бит дип әйтәсем килә. Телләребез һәм иманыбыз – бер, һәм бу – дөрес. Югыйсә, хаҗга авыр юл узып барган, үзе дә азык-төлеккә мохтаҗлык кичергән Шабдан батырга чит кешеләргә шундый зур ярдәм күрсәтү нигә кирәк?! Ул бит кардәш халкына бәһасез бүләк ясаган!
– Ие, мин дә бит, туганың буларак, синең яныңда утырып торам, – диде, күзләрендә шаян ут уйнатып Мостафа, һәрвакыттагыча әңгәмәне тиз арада дәвам итеп. – Төрек атамның Ыссык-Күлдә, төгәлрәге, Чулпан-Атада күмелгән булуын минем дә ишеткәнем бар. Борынгы бабам янында күмелү турында хыялланып, биредә яшим дә. Мине ерактан килгән, сине дә сагынган дип уйлыйсыңдыр әле?! – диде ул шаяртып һәм, үчекләгәндәй итеп, читкә карап күз кысып:
– Әй, юлдан язган, син бит, Назыйм Хикмәт кебек коммунист булдым, шуңа күрә милләтчеләр эзәрлекләделәр дә, сезнең яныгызга качтым, дип сөйләгән идең? – диде Чәршәмбе ачуланган кыяфәттә. – Әллә Төркиядә коммунистлар җиңелгәч, син кинәт чын төреккә әйләнеп куйдыңмы?
– Сине – киң күңелле Манас токымын алдау миңа берни тормый... Чын дөресен әйткәндә, безнең бер тамырдан икәнлегебез әллә каян күренеп тора: зур борыннар, аннары тагын насыбайдан*[1] соң... төкерекләребез дә шундый охшаган...
– Эх, хәйләкәр, тагын кирәк түгел якка борып алып кереп китте...
– Мин чын дөресен әйтәм дә. Мисал өчен, Төркиядәге Изник каласында тарихи кыргыз зираты бар...
– Ташла инде шуны, кыргызлар җир читенә ничек килеп эләксеннәр, ди?!
– Шулай килеп чыкканнар да. Син генә ул картлык көнеңдә дә хатыныңның итәгенә ябышып ятасың, өеңнән дә чыкмыйсың! – Мостафаның чыннан да ачуы килде, ахрысы, аларны тыңлап утырганнарга тагын да кызыграк булып китте. – Анда дистәләрчә кабер өстенә мәчет төзелгән. Мәчет астында мәетләр күп дип сөйлиләр. Туганнар каберлеге бу. Бүгенге көнгә кадәр анда келәм җәяләр, халык аны гел карап-тәрбияләп тора, һәрвакыт Коръән укыйлар, хөрмәт күрсәтелә. Мәгълүматлар буенча, бу каберләр безгә кадәр мең ел алдан, Изник каласын шәһәрдә ныгытып урнашкан һәм төрекләргә бирелергә теләмәгән византиялеләрдән азат иткәндә барлыкка килгән. Госманлы сугышчылары (төрекләрне ул заманнарда шулай атаганнар), берничә бик авыр һәм өметсез һөҗүм ясауларына карамастан, кирмәнне яулый алмаганнар. Шәһәрне саклаучылар ачлыктан, йә булмаса эчәр сулары бетеп, чарасызлыктан бирелерләр дип уйлап, кирмәнне нык итеп уратып алганнар һәм ул ярты ел камалышта торган. Әмма византиялеләр язмышларына күнмәгәннәр һәм капкаларын ачмаганнар. Шул чакта госманлылар чыгу юлын эзләп уйга чумганнар, шәһәрне яулап алмыйча китү җиңелүгә тиң, гаскәр саны да, кәрван да вакыт узган саен кими, сугышка сәләтлелеген югалта, аннары, тагын шулкадәр гаскәрне асрау өчен бернинди дә казна җитмәс. Шунда госманлыларның гаскәр башлыклары, кардәш төрки халыкларга ярдәм сорап, чапкыннар җибәрергә карар кылган. Тугандаш халыклардан еракта яшәүче кыргыз сугышчылары гына килгән. Ике төмән гаскәр, һәрберсендә унышар мең батыр, барысы да атта, тагын йөгәнләнгән бер, кайберләрендә икешәр ат, ук, сөңге, кылыч, җиңелчә калкан. Һәммәсе дә тыйнак кына көбә киемнәрдә. Алар пашадан хәлнең торышын сораганнар да, бер атна да үтмәс борын, кыргызлар гаскәренең башлыгы госманлы пашасы янына килгән һәм иртәгә төгәл өйлә вакытында кирмән капкалары ачылачак дигән. Шуннан соң алар, бар көчләрен җыеп, шунда ук һөҗүм иткәннәр. Паша бик аптыраган: ничек инде, аның йөз меңлек гаскәре ярты елдан артык шәһәрне кулга төшерә алмый, ә бер төркем кыргыз бер атна эчендә ныгытылган кирмәннең капкаларын ачачакмы? Чынлап та, икенче көнне төгәл өйлә вакытында кирмән капкалары эчтән авыр итеп шыгырдап ачылганнар! Бу хәлгә паша да, аның меңләгән гаскәре дә бик гаҗәпләнгән. Кем һәм ничек итеп һичкем ала алмаслык шәһәр капкаларын ачкан?! Ничә ай бернинди нәтиҗәсез узды бит! Бу кыргызларның нинди хәйләсе бар соң? Әллә алар сугыш фәрештәсе Җәбраил белән килешкәннәрме? Паша шунда ук боерык биргәндәй кулын изәгән, һәм аның гаскәре, тау елгасының ярсулы ташкыны булып, калага бәреп кергән, аны кулга төшергән. Төрле яктан дошманнар уратып алган, кыю рәвештә каршылык күрсәтеп яткан, ләкин барыбер кирмән капкасын ачкан кыргызлар барысы да диярлек византиялеләр тарафыннан һәлак ителгән булган. Нибары йөз сугышчы исән калган. Алар каланы су белән тәэмин итеп торган, шәһәр кешеләре дә, кирмәнне саклаучы гаскәриләр дә яшәү көче алган суүткәргеч торбаны (менә византиялеләр ни өчен шулай озак вакыт буена бирешмәгәннәр!) тапканнар икән. Суны туктатып, сак кына һәм сиздермичә шәһәрнең җир астына эләгеп, кыргызлар торба буенча эчкә кергәннәр, анда сугыш оештырып, капканы ачканнар! Менә кайда ул хәрби хәйлә, үлемгә нәфрәт белән карау, уйламыйча эшләнгән батырлык! Ләкин иң мөһиме – бу кан туганлыкны күрсәтү! Аларны кан тартуы, кан якынлыгы ерактан ярдәмгә дәшеп китергән, кыргызлар үз гомерләрен дә кызганмаган!.. – Дулкынланудан Мостафа башка сөйли алмады...
Һәр сүзне йотлыгып тыңлап утырган Орхан бәй дә дулкынланды. Авызыма терәп диярлек куйган микрофонын сүндереп:
– Әйе, әйе. Бу – дөрес! – дип кычкырып җибәрде.–Бу зират әле дә булса Изник каласында сакланып калган...
– Димәк, Мостафа аксакал дөресен сөйләгән?! – дип, кинәт әйтеп җибәрдем мин, хәйран калып. Мин бу тарихны карт уйлап кына чыгаргандыр дип уйлый, аның хикәятенә әллә ни ышанмый идем.
Шулай итеп, бераз хәл алгач, гәрчә безнең сөйләшү вакыт ягыннан да, эчтәлеге белән дә кыска булса да, ата-бабаларыбызның күп кенә тарихи һәм зур әһәмияткә ия вакыйгаларда катнашу гына түгел, ә җуелмас эзләр калдыруына да инандык. Мондый вакытларда, әллә миндә борынгылар каны уйнарга тотына иде инде, мин күтәренке рух белән, чама хисен белмичә сөйли башлый идем.
Кыргызларның тарих китапларыннан да укыганым, халык риваятьләреннән дә ишеткәнем бар: 1812 елгы рус-француз сугышында бай татар түрәләре, кайда көч, кайда алдау юлы белән, уллары һәм якыннары урынына үз араларында яшәгән кыргыз егетләрен хәрби хезмәткә җибәрә торган булганнар. Шулай итеп, дөньяви әһәмияткә ия сугышта безнең ата-бабаларыбыз да катнашкан, алар Парижга кадәр барып җиткән гаскәрнең алгы сафында булган! Әңгәмәдәшләремә бу хакта да сөйләдем. Кыргыз җайдакларының хәрби коралларын, киемнәрен күргән тарихчылар һәм галимнәр шаккаталар: болар борынгы заманнарда ук бөек Атилла каһан җитәкчелегендә Европаны дер селкеткән, бар дәүләтләрне һәм халыкларны тар-мар иткән хуннар бит, диләр. Кинәт хуннарның рәсемен «Француз энциклопедиясе»ннән күргәннәрен исләренә төшереп: «Атилла токымы – дала арысланнары килде!» – дип кычкырып әйткәннәр. Атилла сугышчыларының ат, хәрби корал һәм кием сурәтләре 1814 елда Парижны яулаган кыргыз батырларыныкына төп-төгәл охшаган булуы ачыкланган!
Ә Атилла һәм аның хуннары турында ике том хезмәт язган Амадей Тьери, «Гадел[2] – кырык күчмә халыкның патшасы» дип берничә мәртәбә ассызыклаган. Менә кайда ул хакыйкать, менә кайда ул батырлык! Бу хакта мең ярым ел узгач та мәгълүм! Мөгаен, шуңадыр да ике йөз ел элек күренекле француз шагыйре Пьер-Жан де Беранже зур соклану һәм гаҗәпләнү белән үзенең атаклы «Кыргыз җыры»н язгандыр:
Минем дәртле тавышымны ул таныды:
– Буйсынам, – дидем мин сиңа, – Гадел улы,
Чаптарым, ялыңны селке дә аннары
Пыр туздыр, тапта патшаларны, ханнарны...
Әлеге җырны шундый ялкынлы сүзләр белән кыргыз әдәбиятының зур вәкиле Түгелбай Сыдыкбеков тәрҗемә иткән.
Мин шулай ук бу мәгълүматларның язучы һәм тарихчы Орозобек Айтымбетның биш томнан торган «Кара кыргыз» китабында язылганын сөйләдем. «Кырык халыкның халкы» «угызның кырык улы» яки «кырык-угыз – кырык угыз кабиләсенең кыргызлары» дигәнне аңлата. Шулай итеп, мин, үз фикеремне дә кушып, авторның фаразын җиткердем.
Орхан бәй үзенә әлегә кадәр таныш булмаган мәгълүматлар белән бик кызыксынды, бу китапны табып укып чыгарга ният кылды. Мин аңардан ни өчен көчле омтылыш белән һәм тәфсилле итеп халык риваятьләрен өйрәнүен сорадым.
Ул әрнү белән:
– Юкка түгел. Бүгенге заманда зур һәм көчле дәүләтләрнең икътисади яктан йомшакларын ассимиляцияләгәнен, аларны үз якларына тартканын беләсез бит инде. Глобальләшү дип аталган коткылы чор килде. Сезнең атаклы язучыгыз Чыңгыз Айтматов бу хакта һәрвакыт шомланып сөйли. Шуңа күрә тарихи язмышлары, рухлары бер булган халыкларга якынаерга, глобальләшүгә каршы берләшергә кирәк. Яшәп калу юлларын эзләү зарур. Кечкенә төрки халыклар үз дәүләтчелеген җуярга бик мөмкиннәр. Икътисади бәйлелек аркылы безгә сәяси һөҗүм бара. Бәйле дәүләтләр, су тамчылары кебек, комга сеңә, зур илләр аларны кабып та йота ала. Көчлерәк булган илләргә дә уяу булу сорала, ниндидер сәбәпләр аркасында көчсезләнеп, алар да таркалырга мөмкин. Ә бу дөньядагы һәр милләтнең дә үз урыны бар, һәм аны берни белән дә алыштырып булмый. Яңадан кайту мөмкинлеге инде булмаячак...
[1]Насыбай (насвай) – тартмый торган тәмәкенең бер төре, Урта Азиядә киң таралган
[2]Гадел – Атилланың бер исеме.

 

Айдарбәк САРМАНБЕТОВ


(Кыргызчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе)


Фото: https://pixabay.com/

 
Ахыры: http://maydan.tatar/izge-ur-axyry/

Комментарийлар