Логотип «Мәйдан» журналы

Хәлфә бабай чишмәсе ("Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесенә)

«Бер чишмә бар…» номинациясенә.Туган якның изге чишмәләре, Туган якның татлы сулары Тәнгә сихәт, җанга дәва бирә – Татып кына кара, нибары!Гөлназ ГАРИПОВАЧишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тере...

«Бер чишмә бар…» номинациясенә.
Туган якның изге чишмәләре,
Туган якның татлы сулары
Тәнгә сихәт, җанга дәва бирә –
Татып кына кара, нибары!
Гөлназ ГАРИПОВА
Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тереклек чыганагы. Алар табигатькә җан кертә, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирә. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак.
Әби-бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә-чыганакларны карап торган. Чишмәләрне күз карасыдай саклаганнар. Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр шул караган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштергән.
xelfe
Шундый чишмәләрнең берсе Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылында да бар. Суфый Идрис Зөлмөхәммәткә багышланган әлеге изге чишмә бик күпләргә мәгълүм. Суфый Идрис Зөлмөхәммәтне безнең як халкы Хәлфә бабай дип йөрткән, аның каберен зиярәт иткән һәм кабере янындагы чишмәне изгеләштергән. Имеш, заманасына күрә бик укымышлы Идрис хәлфә күмелгәч тә, күз яшьләре булып, җир астыннан чишмә бәреп чыга. Шуңа күрә авыл читендә челтерәп аккан изге чишмә Хәлфә бабай исеме белән йөртелә башлый.
Хәлфә кабереннән 30 адым ераклыкта гына булса да, җирле халык суын мактый-мактый эчә. Суын алып кайтып берәр ел тотсаң да, бернинди үзгәреш сизелми. Башка чиш¬мә сулары яшелләнсә дә, бу чишмәнең суы тәмен югалтмый. Салкынлыгы тешне камаштыра, әмма берәүгә дә салкын тидергәне юк. Составында көмеш булу сәбәпле, шундый сихәте бар. Идрис хәлфә турында хәбәрдар булганнар, гасырлар үткәч тә, аның шифасын тоя, шуңа бирегә килеп тәннәренә генә түгел, җаннарына да сихәт эзли.
xelfe3
Гасырлардан-гасырларга халык күңеле аңа булган мәхәббәтен, ә хәтере әйткән сүзләрен саклаган. Алар төрледән-төрле, каршылыклы. Әлеге каршылыклар тарихи китапларда да чагыла. Идрис Зөлмөхәммәт улы исемен Хисаметдин Мөслиминең “Тәварихе Болгария” һәм Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китапларында да очратып була: "Чаллы авылыннан чыккан Идрис бине Зөлмөхәммәт". Ә халыкка аның читтән килгән кеше булуы мәгълүм. Бу хакта ул үзе дә Казан¬нан киткәндә дәрвишләргә :
– Тауга менеп ыргыттым таяк,
Кайда төшсә, шунда риза тормак... – дип бәян итә. Филология фәннәре кандидаты Марсель Әхмәтҗанов мәгълүматлары буен¬ча, Зөлмөхәммәтнең әтисе хәзерге Әлки районындагы Иске Чал¬лы авылыннан чыгуы, аның үз чорының зыялысы булуы һәм халык теленә Чүлкә ата буларак кереп калуы хакында әйтеп узарга була.
Идрис Зөлмөхәммәт улы Хафиз әүлия, укымышлы, зур белемгә ия булган. Ул Ярканга барып, шәех Батулла мәдрәсәсенә тыңлаучы булып кергән һәм анда 15 ел буе суфыйлык кагыйдәләрен өйрәнгән. Бу мәдрәсәләрдә укучы мөридләргә, дин дәресләре белән беррәттән, дөньяви фәннәр дә укытылган.
Хәлфә бабайның халык теленә кереп сакланып калган күп кенә әйтемнәре суфыйларга хас шигъри юлларны хәтерләтә. Кызганычка каршы, Хәлфә бабайның язмалары бу якларда хәзерге көнгәчә сакланмаган.
Авылда бу шәхес турында төрле риваятьләр яши. Әйтик,
Идрис хафиз Бохарага киткәндә, хатынына: “ Мин җиде ел кайтмасам, кияүгә чыгарсың”, – дип әйтеп китә. Ул Бохарада 15 еллар чамасы тора. Иленә кайтса, хәләл җефете кияүгә чыккан, ди. Идрис хафиз, аны күрергә теләп, ул яшәгән йортка юлаучы булып килә һәм: “Өегездә Коръән укып кына чыгыйм әле”, – дип рөхсәт сорый. Хатыны яныннан чыгып киткәндә, бу сүзләрне әйткән, имеш: “Кайтып кердем гөлдәй булып, чыгып киттем көлдәй булып”.
Халык аны хикмәтле сүзләр остасы буларак та искә ала. Чичән генә түгел, ул табиблык та иткән, киләчәкне фаразлый ала торган сәләте дә булган. Хәлфә бабай яшәгән чорлардан соң, бу якларда күп кенә тарихи вакыйгалар булып узган. Баш күтәрүләр вакытында җәза отрядлары бер-берсен алыштырып торган. Аларга алмашка революция, колхозлашу, 30 нчы еллар афәтләре килгән. Хәлфә бабай аларны шул чорда ук күзаллый:
Җыелып казан асарлар,
Бар да шуннан ашарлар...
– ди ул, колхозлашу чорына кадәр берничә гасыр элек. "Бөтен кырларны тимер пәрәвәз оялары чорнап алыр, күктә тимер кошлар очса, җирдә тимер атлар йөрер", – дигән сүзләрен раслап, бүгенге көндә Чаллы төбәген электр, телефон линияләре урап алып, күк-җирендә очкыч-машиналар хәрәкәт итә. Хәлфә бабайның әйтеп калдырган сүзләре буенча, имеш, ахырзаман алдыннан:
– Биек-биек йортлар булыр. Йорт тулы җиһаз булыр, һәм дә шуның тынычлыгы булмас;
– Ахырзаман алдыннан хатын-кыз чәч белән уйнар;
– Кырда чәчәк бетәр, ә хатын-кыз чәчәк кебек йөрер;
– Чаллы белән Котлы Бөкәш авыллары бергә кушылыр.
Шулай да, газиз халкының туган җиренең киләчәген күзал¬лап, ул:
Тирә-ягы яу булыр,
Тездән ары кан булыр,
Чаллы кырым сау булыр... – дип әйтеп калдыра.
Югарыда сөйләнгән риваятьләр тарихыбызның тирән тамырларына барып тоташа. Аларга көчле фантазия, күренешләрне аерым шәхесләргә күчерү хас булса да, нигезләрендә тарихи чынбарлык ята. Тарихыбызны өйрәнгәндә риваятьләрне куллану мәслихәттер. Заманасында аның әйткән сүзләренә ышанмаучылар булса да, вакыт ул сүзләрнең дөрескә чыгуын һәм аңа бәйләп сөйләнгән хатирәләрнең хак булуын раслый. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, авыл зиратында аңа багышлап һәйкәл куелды. Анда түбәндәге сүзләр язылган: “1645–1710 елларда Чаллы төбәгендә мөгаллимлек иткән, ислам динен таратуда күп эшләр күрсәткән, әүлиялек дәрәҗәсе алган Идрис хәлфә Зөлмөхәммәт улы”. Күмелгән урыны гына түгел, ул яшәгән йорт та билгеле. Бу изге эштә галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф һәм Котлы Бөкәш мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музееның элеккеге хезмәткәре, ветеран укытучыбыз Ахунов Кәримулланың өлеше бик зур булды. Укучылар да читтә калмады: ул җитәкләгән түгәрәккә йөргән балалар 1995 елдан бирле бу олуг шәхеснең тормыш юлын өйрәнделәр.
Әлеге чишмәгә кагылышлы ике социаль проект, бәхетебезгә, республикакүләм грантлар отуга иреште. Аның беренчесе (“Татарстан Яңа гасыр” башлангычында) коммерцияле булмаган оешмалар арасында республикабыз нефтьчеләре оештырган “РИТЭК” грантына ия булса, икенчесе исә республика социаль проектлар конкурсында җиңү яулады. Шул нигездә, 2015 елда чишмәне яңарту өчен акча бүлеп бирелде. Проетларның беренчесе буенча тулы куәткә эшләр алып барылды. Чишмәнең су ала торган урынында зәвыклы формада түбәле корылма торгыздылар. Түбәсен яптылар. Сукмак һәм корылма эченә брусчатка җәйделәр. Чишмәнең бәреп чыккан урынында – чишмә өсте корылмасын булдырдылар. Ял итү мәйданчыгы, намаз бүлмәләре булдырылды. Тирә-ягын яңа койма белән дә әйләндереп алдылар. Проектларны эшләүчеләр –“Татарстан Яңа гасыр” һәм Котлы Бөкәш урта мәктәбе вәкилләре район җитәкчелеге белән берлектә эшләрнең барышын тулысынча үз контроленә алды.
xelfe2
Идрис Хәлфә кабере янәшәсеннән аккан чишмәнең суы бик файдалы, искиткеч йомшак, тәмле. Халык, бу чишмә суын изгегә санап, тирә-як авыллардан, чит җирләрдән дә килә. Шушы чишмә суын эчеп, аның белән юынып, авыруларыннан дәва тапкан кешеләр дә бар. Тулаем алганда, Чаллы каласы урыны да, Хәлфә бабай кабере һәм андагы чишмә дә татарның изге урыны булып санала. Шуңа күрә без һәрвакыт аны тәрбияләп, кадерләп торырга тиешбез.
Язмамны халык шагыйре Илдар ага Юзеев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:
Их, яшисе иде озак мәңге...
Табигатьтән башка үле без,
Кемдер зарыгып бер йотым су сорый –
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Гөлфия ГАЙСИНА,
Балык Бистәсе районы, Тәберде Чаллысы авылы

Комментарийлар