Логотип «Мәйдан» журналы

ӘМӘ ЧИШМӘСЕ ("Чишмәләр иле син, Туган як!" конкурсына)

И, шифалы Әмә коем,Яшең гасырлар кичкән.Җир-Анадан алган назыңХалкым җанына күчкән.Онытыла сагышларым,Челтерәвең ишетсәм.Яшәүгә дәрт, өмет арта,Изге саф суын эчсәм.Үз даныңны гасырларданГасырларга күч...

И, шифалы Әмә коем,
Яшең гасырлар кичкән.
Җир-Анадан алган назың
Халкым җанына күчкән.
Онытыла сагышларым,
Челтерәвең ишетсәм.
Яшәүгә дәрт, өмет арта,
Изге саф суын эчсәм.
Үз даныңны гасырлардан
Гасырларга күчереп,
Әмә коем, мәңге ургы,
Тәмле суың эчереп.
(Кадрия САМАТОВА. “Мәңге ургы, Әмә коем!”)
1sdddww7dpm
Чишмәләр – кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш бирә торган табигать байлыклары. Алар турында "Башы – тауда, аягы – диңгездә", дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес итеп сурәтли.
Минем туган авылым бик матур урында урнашкан. Бер ягыннан аны каен урманы уратып алса, икенче ягында исә күлләр урнашкан. Туган авылым Уразай көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләргә дә бай. Чишмәләр төрле җирләрдә, тау арасыннан, йә тау итәгеннән бәреп чыккан.
Әлеге чишмәләрнең һәрберсенең үз исеме, үз тарихы бар. Шулар арасында, минемчә, иң матуры – Әмә чишмәседер. Чишмәнең каен урманы итәгеннән башлана. Саф суы бормалана-бормалана еракларга ага. Өлкәннәр сөйләве буенча, кое тирәсендә Әмә исемле хатын-кыз яшәгән, исеме шуннан килеп чыккан.
Чишмәнең килеп чыгу тарихына килсәк, Уразай авылы халкы, 1882 елларда бу яңа урынга күчкәнче үк, шушы чишмә суын агач кисмәкләр белән ташып эчкән. 1950 елларда чишмә такта белән ныгытылып куела. Ул вакытларда аның суын чиләкне ыргаклы “әсәкәй” белән төшереп алганнар.
1964 елда авылдашлар чишмәгә таш улак ясап куйганнар. 2009 елда матур итеп беседка – заманча тимер тирмә ясап урнаштырдылар.
Әмә чишмәсен саклап, чистартып, төзекләндереп, яңартып торган авылдашларыбызга авыл халкының рәхмәте чиксез.
 
Әлфия ГАБДЕЛКӘБИРОВА,

Актаныш районы, Уразай авылы.

Комментарийлар