Логотип «Мәйдан» журналы

ЧИШМӘЛӘР ҖЫРЫ ТЫНМАСЫН ("Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесенә)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән,– дигән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай.Әйе, туган авылларыб...

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән,
– дигән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай.
Әйе, туган авылларыбыз яме, бизәге – чишмәләр. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз, әйтерсең лә, чишмәләрдән башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Чишмәләр янында кешеләр сафланып, чистарып киткәндәй була. Җиребезнең кабатланмас бу бизәкләре җырыбыздан да, телебездән дә төшми. “Бер тауда ун чишмә”, “Фазыл чишмәсе”, “Ага чишмә”, “Салкын чишмә”, “Җидегән чишмә”, “Балачак чишмәсе” җырларын кешеләр рәхәтләнеп тыңлый, көйләп йөри.
chishme-tozeklendergenge-kader Чишмә төзекләндерелгәнгә кадәр
Балык бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында да җырларда җырланырлык чишмәләр байтак. Сафа (халык Сапа дип йөртә), Закир бабай, Хөсәен, Чумар чишмәләре. Элек-электән чишмә тапкан, аны чистарткан кешене халык зурлаган, чишмәгә аның исемен биргән, мәңгеләштергән. Авылыбызның әлеге тәмле сулы чишмәләре нәкъ менә чишмә тапкан, чистарткан кеше исемнәре, кушаматлары белән аталган. Күгәрчен чишмәсе Күгәрчен авылына бара торган якка урнашкан өчен шулай аталган булса, Алатай чишмәсенең исем тарихы бераз үзгәрәк. Имеш, чишмә янында элек бик матур болын булган, анда ат көтүе көткәннәр, атларны шушы чишмәдән эчергәннәр. Шул суда ала тай батып үлгән дә шуннан ул Алатай чишмәсе дип йөртелә башлаган. Әйткәнемчә, һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы...
Кайчандыр безнең Томский урамы халкы да иртәдән кояш баеганчыга кадәр Закир бабай чишмәсенең сукмагын таптый иде. Иң беренчеләрдән булып күрше Гәндәлиф апай утыз кадаклы чиләкләрен көянтә башына элә, чөнки алар мал-туар эчерер өчен дә суны чишмәдән ташый. Соңрак Мөхәрләм абый-Мөсфирә апаларның балалары чишмәгә савыт-саба юарга төшеп китә. Ун балалы гаиләнең савыт-сабасы шактый күп булса да, чишмә суында тиз, чиста юыла. Көне буе урамыбыз кызлары, Шәмсеруй, Рауза, Маһинур апайлар су ташыйлар, кер чайкыйлар, сөйләшәләр, серләшәләр.
Елга бер тапкыр (гадәттә, яз көне) әти мәрхүм күрше-тирә белән сөйләшеп ала да Закир бабай чишмәсен чистартуны оештыра. Бала-чага чүп-чар җыя, олылар баскычларны, рәшәткәләрне яңарта, кемдер кер чайкарга ялтырап торган яңа таз (ләгән) элеп куя. Эш ахырында уч тутырып су алалар да рәхәтләнеп сусауларын басалар. Эх, ул суның тәмнәре! Ел әйләнәсе чишмәнең чисталыгын Минсара апай күз уңында тота. Вакыт-вакыт кызы Эльмира апай белән аны чүп-чардан арындыра. Без дә, кер чайкарга төшкән саен, басмаларны юып чыгарабыз, чистартабыз. Матур, күңелле вакытлар булган ул...
Соңгы вакытларда чишмәләргә игътибар кимеде дисәк тә ялгыш булмас. Кешеләрдә чишмә кайгысы түгел, ә күбрәк мал, хуҗалык кайгысы. Иң мөһиме: үз хуҗалыгыбыз тәртиптә булсын. “Салкын су краннан агып тора, кер машинасы тырыша-тырыша кер юа, чайкый, киптерә. Тагын ни кирәк?! Минем чишмәгә йөргәнем дә юк. Чишмәләрне авыл советы карасын”, – дип уйлыйбыз. Ә авыл советы үз чиратында "Чишмәдән башка да проблемалар җитәрлек әле монда!” – дип “мөһимрәк” эшләр белән шөгыльләнә. Чишмәләр югала, күмелә...
Мин алда тасвирлаган иң матур, иң тәмле сулы Закир бабай чишмәсе дә бүгенге көндә ташландык хәлдә. Чишмә, кайчандыр яшел төскә буялган рәшәткәләрен, ялтырап торган агач баскычларын, чүмеч-ләгәннәрен, такыр сукмакларын, кыз-киленнәрен сагынып, акрын гына ага. Әйтерсең, соңгы көннәрен яши. Әле шуның өстенә, балык үрчетүче “бизнесмен” (исем-фамилиясен язмасам да, кем икәнен танырлар) килеп, Закир бабай чишмәсен мәсхәрәләп китә: чишмә янында балык үрчетү өчен ярымҗимерек йорт күчереп салдыра, зур чокыр казыта, тирә-юньне сазлыкка батыра.
Кайбер төбәкләрдә эшкуарларның күз явын алырлык чишмәләр төзекләндерүен, авыл советы, мәктәп җитәкчелеге белән берлектә, әлеге чишмәләрне чистартуны, агачлар утыртуны, чишмә бәйрәмнәре оештыруын күреп сокланам һәм горурланам. Кызганыч, туган төбәгемдә элеге рухи байлыгыбыз чишмәләргә булган мөнәсәбәт улкадәр яхшы дәрәҗәдә түгел. “Үлеп” баручы Закир бабай чишмәсен күреп күңел әрни. Күңел кайчандыр әти, күршеләр белән гөр килеп, чишмә төзекләндереп, чистартып йөргән вакытларны сагына. Юлсубино авыл советы, мәктәп укучылары, Томский урамының бүгенге яшьләре саф сулы Закир бабай чишмәсенә, башка чишмәләргә игътибарларын юнәлтерләр, чистартырлар, төзекләндерерләр дип өметләнәм әле мин.
Җир әнкәбезнең зәңгәр күзләре – чишмәләребезнең җыры тынмасын, туган якның җырчы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар иде!
ЧИШМӘ ДӘ, БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘР ДӘ САФЛАНДЫ
Алдагы язмамда Балык бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылындагы иң тәмле сулы Закир бабай чишмәсенең ташландык, аяныч хәлдә булуын тасвирлаган идем.
chishme-tozeklenderuchelernen-bernichese
Шул чишмәгә җан өрү максатыннан, авылдашлар белән 1 майда чишмә янында җыйналдык. Билгеле, бу эшкә әзерлек бер ай алдан башланды. Интернеттагы авылыбыз төркемендә игълан-хәбәрне “элеп” куюга ук, берәү шалтыратып: “Нәзирә, мин дә бик теләп катнашам, синең телефоныңа акча күчердем инде” дигән күңелле хәбәр җиткерде. Гадәттә, мин мондый изге күңелле кешеләрне башкаларга үрнәк итеп куеп, исемнәрен халыкка танытам. “Исемемне әйтәсе дә, язасы да түгел, яшереп биргән садаканың әҗер-савабы күбрәк була”, – дип кырт кисте ул. Әлеге шәһәр егетенең аягы җиңел булды, күрәмсең, чишмә янына килгән һәр кеше, һәр кайткан кунак: “Күрше, монысы миннән”, – дип, чишмә төзелешенә үз өлешен кертте. Ул көнне чишмә яны зур бер кырмыска оясын хәтерләтә иде. Берәү трактор белән агач төпләрен тарттырды, берәү аны утынга кисеп торды, калганнары йөгерә-йөгерә агач ботакларын учакка таба тартып китте. Кемдер чишмә юлын чистартты, кемдер кибеткә материаллар алырга юл тотты... Ул арада казанда тәмле пылау пеште, самавырда чәй кайнады. Җыйнаулашып тәмле пылау ашадылар, чәй эчтеләр, Закир бабай чишмәсе, Шарлы елгасы белән бәйле балачак хатирәләрен яңарттылар. Чәй эчүчеләр янына бала-чага җыйналды. Алар – бер “зур эш”не тәмамлап, чишмә төзәтергә килгән эшем кешеләре. “Зур эш” дигәнем – йорттан-йортка кереп йомырка җыю. Зур булмый ни! Иртәнге алтыдан торып, бөтен авылны әйләнеп чыгып кара әле син! Түбән очка төшеп җиткәндә зур матур пакетың тула, тулу гына түгел, җирдән сөйрәлеп бара башлый. Ул пакетны кулдан-кулга күчереп тә, утырып ял итеп тә карыйсың, букча гына җиңеләйми. Әле аның өстенә һәр кеше исемеңне, яшеңне, кем баласы булуыңны сорый...
Менә шундый “зур эш”ләр башкарып кайтканнан соң да, өлкәннәр белән беррәттән чаба-чаба агач ботаклары ташыды, чүп-чар җыеп мәш килде бала-чага халкы. Нәкъ менә кайчандыр без мәш килгән кебек... Әйе, нәкъ утыз ел элек, нәкъ шушы чишмә янында безнең әти-әниләребез чишмә төзәтә, чистарта, ә без, бала-чагалар, аларга булышып, аяк арасында чуалып йөри идек. Әткәйләр инде мәрхүм, аларны без алыштырганбыз, Закир бабай чишмәсе генә “мин барысын да хәтерлим” дигәндәй ага да, ага... Әйе, еллар уза, буыннар алышына, чишмә төзекләндерү, зират чистарту кебек мөһим, матур гадәтләр буыннан-буынга күчә. Бездән соң килгән буын да, һичшиксез, туган якның җырчы чишмәләренә, урман-болыннарына игътибарын киметмәс, аларны күз карасыдый саклап, үзләреннән соңгы буынга да тапшырыр дип уйлыйм мин.
chishme-tozeklendergenn Чишмә төзекләндерелгәннән соң
Билгеле, мондый чараларда катнашып, мондый матур күренешләрне күреп күңел нечкәрә, сафлана, бетмәс-төкәнмәс дөнья мәшәкатьләре онытыла, эреп юкка чыга. Әйтерсең, шау-шулы шәһәр, җитди киңәшмәләр, өстәл тулы кәгазь-документлар синең тормышыңда бөтенләй юк, булмаган, син шушы яшел чирәмле болын, челтереп аккан чишмә янында гына гомер иткәнсең, яшәгәнсең...
Язмам ахырында шуны әйтәсем килә. Нинди генә бөеклекләргә күтәрелсәң дә, нинди генә мөһим эшләр белән шөгыльләнсәң дә, туган нигез, туган як синең өчен изге җир булып калырга тиеш. Шул изге җиргә ешрак аяк баскан кеше генә Кеше булып кала, чистарына, сафлана...
 
 
Нәзирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА-МОСТАФИНА,

Балык Бистәсе районы, Балтач авылы.

Комментарийлар