Логотип «Мәйдан» журналы

Чишмәләр – авылның йөзе («Чишмәләр иле син, Туган як!» бәйгесенә)

Җиребездә мәңгелек кыйммәтләр бар. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, ул изге чишмәләребездер. Кеше гомере буе аларның тылсым көченә табынган. Тәнебезгә, җаныбызга, рухыбызга сихәт, дәва кирәк бу...

Җиребездә мәңгелек кыйммәтләр бар. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, ул изге чишмәләребездер.
Кеше гомере буе аларның тылсым көченә табынган. Тәнебезгә, җаныбызга, рухыбызга сихәт, дәва кирәк бу заманда изге чишмәләрне кайтару, борынгы риваятьләрне җанландыру иң изге бер гамәлдер. Төзекләндерелгән чишмәләр челтерәвендә җир-суларның да, кешеләрнең дә әрнү-сагышыдыр.
Безнең авылыбыз тирәсендә генә дә ундүрт чишмә бар. Дөрес, аларның кайберләре авылдан читтәрәк – урман аланнарында, елга тирәләренә урнашкан. Авылны кереп килгәндә – иң матур җирдә – Макашин дигән чишмә ургып ага. Макашин исемле кеше әлеге чишмәне һәрвакыт чистартып, чүпләрдән арындырып, карап торган.
bez-imeni-1    bez-imeni-2
(төзекләндерелгәнче төшерелгән фото)
Аны икенче төрле исем белән Лесхоз чишмәсе дип тә йөртәләр. Ул урман хуҗалыгы урнашкан урында ага. Аның тирә-юнен агачлар чорнап алган. Монда табигать искиткеч матур. Әлеге чишмәнең суы шундый тәмле һәм сихәтле. Чит җирләргә киткән авылдашлар туган авылына кайткач, шушы чишмә янына киләләр, яшьлекләрен сагынып искә алалар. Чишмәдән өстәрәк кенә Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннехановның туган нигезе күренеп тора. Авылга килгәндә, Президентыбыз, һәрвакыт үз нигезен карап, чишмә суын авыз итеп китә. 2016 елның язында авыл җирлеге башлыгы ярдәме белән чишмәнең басмалары, улаклары алыштырылды, төзекләндерелде.
Мин дә әлеге чишмә янына еш киләм. Монда сандугач сайрауларын, суның челтер-челтер моңлы тавышын тыңларга, табигать белән хозурланырга яратам. Без һәр елны апрель аенда әлеге чишмәне чистартабыз, буйыйбыз, тирә-юнен чүпләрдән арындырабыз, чишмәнең тәмле суын эчәбез.
Соңгы ике елда гына да авылыбызны ямьләп ике чишмә калыкты.

bez-imeni-3-m
“Гатиятулла бабай” чишмәсе


Чишмә булдыру идеясе 2014 елда Рафис Гатиятуллин белән аның тормыш иптәше Айсылуда туа. Алар чишмә урынын иң элек куаклардан арындыралар, чишмә суының агып чыккан урынын эзлиләр. 2015 елда ныклап торып чишмәне булдыру эше белән шөгыльләнәләр, проектын төзиләр. Финанс ягыннан Ренат Зәйнәгытдин улы Гатиятуллин булыша. Ул Гатиятулла бабайның өченче буын нәсел дәвамчысы Гатиятуллиннар бу чишмә бабалары истәлегенә һәйкәл һәм туганнар бергә очраша торган урын булыр дип шушы эшкә тотыналар. Бабалары бик бай булган, диләр. 1931 елда аны кулак дип сөргенгә сөргәннәр.
“Ни өчен чишмә нәкъ шушы урында булган соң?” – дигән сорау туа. Гатиятулла бабайның чишмәдән ерак түгел җирдә чүннеге булган, ул анда умартачылык белән шөгыльләнгән. Бу чүннекне “Гатият чүннеге ”дип атаганнар. Чөнки Гатиятулла бабай шушы чишмә яныннан эшенә йөргән, юлы әлеге чишмә сукмагыннан өзелмәгән. Умарталарын да шушы тирәгә куя торган булган.
Хәзерге вакытта авыл халкы бик сөенеп чишмә суына бара. Әлеге чишмә авыл халкы өчен ял итү урынына да әйләнде. Биредә туганнар, дуслар очраша, төрле бәйрәмнәр – туган көннәр, сыйныфташлар белән очрашу кичәләре уза.


bez-imeni-4 bez-imeni-6 bez-imeni-5
“Фатыйма” чишмәсе.


Әлеге чишмәне булдыру идеясе “Акчарлак" матбугат йорты җитәкчесе Рузилә Сафинада туа. Беренче булып, ул әлеге чишмәнең сурәтен төшендә күрә. Май аенда, гаиләсе белән төп нигезгә кунакка кайткач, Рузилә апа тормыш иптәше Габделфәт белән яшьлек хатирәләрен искә төшереп, чишмә эзләргә чыгып китәләр. Авыл башына килеп, яр уелып калган җиргә тап булалар. Бу урыннар Рузилә апага бик таныш. Элек чишмә булганын да, астарак кына Ак буаны туендырып торганын да хәтерли ул. 2015 елда ныклап торып чишмәне торгызу эшенә керешәләр. Агач-ботаклардан, чүпләрдән арындыралар. Төзү эшенә кирәкле материалларны барлый башлыйлар.
Озак та үтми, авыл халкы тагын бер яңа чишмәле була. Рузилә апа әлеге чишмәне, әнисе Фатыйма апаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Фатыйма дип атый. Чишмә үзенең челтерәп аккан тавышы белән һәр кешене җәлеп итеп тора, тәмле суы белән сөендерә.
Авылыбыз чишмәләре төзекләндерелеп кенә калмады, чын сәнгать әсәренә әверелде. Берсеннән-берсе үзенчәлекле, кабатланмас, җирле материалдан зәвык белән эшләнгән иҗат әсәрләре барлыкка килде, кешеләрнең ял итү урыннарына әйләнде: җәй-яз көннәрендә туган көннәр, туйлар, очрашу кичәләре уздыру чишмә буйларына күчте. Тигез юллар илткән чишмә яннарына асфальт түшәлде.
Кеше кулы белән матурлык өстәлсә, табигатькә күңел ныграк тартыла. Чишмәләргә бигрәк тә. Чишмәләрне төзекләндерү өчен күп тә кирәкми. Бары тик бу эшкә кушылырдай кешеләр белән сөйләшү җитә. Бу өлкәдә Яңа Арыш авылы халкы башкаларга чын-чынлап та үрнәк булырлык.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы.

Комментарийлар