Логотип «Мәйдан» журналы

«Челтер-челтер ага чишмәләр» («Чишмәләр иле син, Туган як!» бәйгесенә)

Чишмәләр иле син, Туган як!Еракка китмәгез, су сорап.Бу җирдә таулардан көй алып,Чишмәләр яшиләр чылтырап.Ә.Исхаков.Су – безнең төп байлыгыбыз. Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булг...

Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез, су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
Ә.Исхаков.
Су – безнең төп байлыгыбыз. Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар. Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торган. Һәр йортка су үткәрелгән, кешеләр бөтен уңайлыкларга ирешеп гомер кичергән заманда чишмәләр ни хәлдә яшәп ята соң? Аларга игътибар һәм ихтирам бармы? Авылларыбыз чишмәләргә баймы? Алар ни хәлдә? Без аларның тарихын беләбезме? Бу язмамда мин шушы сорауларга җавап табарга тырышырмын.
Зур булмаган Каршы тау итәгенә сыенып утырган кечкенә генә Норма авылы янәшәсеннән Кирмән инеше ага. Язларын бер дулап, шаулап ала да, кабат үз ярларына кайтып, авылның кешеләре кебек сабыр-салмак кына ага да ага ул. Ярларын куе таллыклар каплап алган, кыр үрдәкләре, челәннәр үзләренә сыену урыны тапкан биредә. Җәйләрен суы чыпчык тезеннән генә калса да, төрле яктан килеп кушылган саф чишмә сулары бөтенләй саегырга, кибәргә ирек бирми аңа. Әйе, авыл кечкенә булса да, чишмәләргә бик бай. Кайда көрәк төртсәң, шунда чишмә чыга бездә. Авылның Аръяк һәм Күлле як урамнарында яшәүчеләр баз казып бәрәңге сала алмыйлар, койма- капка баганалары да озак утырмый – авыша башлый.
Ә чишмәләр вакыт агышын тоймый да кебек агалар да агалар. Менә Керәч чишмәсе – суы салкын һәм бик каты, Ташчишмә урман юлы буенда урнашкан, юлаучыларны гомер буе тәмле суы белән сыйлаган. Вәли чишмәсе авылның Югары Оч урамын сөендергән. Ни кызганыч, бу чишмә инде бүген юкка чыгу алдында тора. Кәли чишмәсе Аръяк урамыннан ук агып чыга, суын эчәр өчен тотмыйлар, нигездә, малларга эчертү өчен генә кулланалар. Олы чишмә авылның Үзәк урамын су белән тәэмин итә, суы йомшак, шифалы. Биредә бөтен авылга бердәнбер булган кер чайкау урыны – улаклы чишмә дә урнашкан. Элек-электән бирегә бөтен авыл кер чайкарга йөргән, бу чишмәдә юылган кернең төсе ачылып китә дип ышанганнар. Автомат кер юу машиналары тормышыбызга килеп кергәч, чишмә юлларына җәен үлән үсә, кышын кар баса. Әмма чишмәләребез төзек, алтын куллы, изге күңелле осталарыбыз чишмәләрне карап, тәртиптә тота әле. Олы чишмәбезнең суы шифалы икәнлеген авылдашлар гына түгел, тирә-яктагы авыллар да яхшы белә. Аның тәнгә көч-куәт бирә торган суын алырга ераклардан киләләр. Мондый чишмәләрнең кадерен белергә кирәк. Илдар Юзеев та үзенең “Аксакал нәсихәте” шигырендә болай дип яза:
Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп
Нәкъ татарча тыйнак көлегез.
Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Авылымның челтер чишмәләре әле бик күп. Чираттагысы – Куян чишмәсе. Кушаматы Куян булган Кәрим бабайның бакча башында урнашкан ул. Кәрим бабай бу чишмәне һәрчак тәртиптә тоткан. Үз заманында бабай чишмәгә имәннән эшләнгән мичкә утырткан, суы агар өчен улак урнаштырган. Кәрим карт вафатыннан соң да чишмә күп еллар авылдашларга хезмәт итте әле. Колхозлар чорында буалар ясау модага кергәч, Бәләкәй суны да буып куйдылар. Куян чишмәсен су басты, ләм утырды. Шулай итеп, ул юкка чыкты.
Чираттагы тукталышыбыз – Кирмән инеше белән Бәләкәй су очрашып кушылган урында урнашкан Габдулла чишмәсе. Шушы чишмә турында иркенләбрәк сөйләргә телим дә инде мин. Бу чишмәнең барлыкка килүе, никадәр генә гаҗәп тоелмасын, нефть чыгару белән бәйле. Илленче еллар башында безнең якларда нефть эзләүче геолог-разведчиклар бригадалары эшли. Кече Кирмән, Су-Елга, Урта Кирмән авыллары белән беррәттән, алар безнең Нормада да эшли. Авылда байтак вакыт була геологлар. Авыл кешеләрендә фатирда торалар, авылның төрле якларын бораулап, кара алтын эзлиләр. Кызганычка каршымы, әллә авыл кешеләренең һәм табигатенең бәхетенәме, нефть ятмалары бик аз булып чыга. Шуңа күрә, борауланган скважиналарын томалап китеп бара белгечләр. Ә кайбер бораулаган урыннарында су гына бәреп чыга.
XX гасырның җитмешенче еллары башында, алда әйтелгән ике инеш кушылган урында, Кирмән елгасы аша авыл халкы яңа күпер төзи. Бу күпер авылдашларга малларны көтүлеккә чыгару өчен хезмәт итә. Корылманы төзеп бетерәләр. Көчле бульдозер белән эттереп, күпер алдына балчык өйгән вакытта, тракторның көрәге заманында геологлар томалап киткән торбаны сындырып чыгара. Сынган урыннан, көчле ташкын булып, су бәреп чыга. Бераз ташыганнан соң, су акрыная. Торба авызын берничек тә томалый алмыйлар, су шул килеш агуын дәвам итә. Вакытлар үтү белән, авылдашлар биредә чишмә ясап куя. Чишмә авылдашыбыз Габдулла абзый өенә якын гына урнашкан булганга, шушы игелекле абзый су чыганагын гомере буе карап-тәрбияләп тотты. Тирәсен рәшәткә белән әйләндереп, җәен үләнен чабып, кышын карын-бозын чистартып торды. Шушы абзый хөрмәтенә, халык чишмәне Габдулла чишмәсе дип йөртә. Бу абзыебыз инде күптән вафат, ләкин игелекле исеме һаман авылдашлар телендә. Чишмә халыкка озак еллардан бирле хезмәт итә инде. Шунлыктан, рәшәткәләре сынып, баганалары кыйшаеп бара иде. Бу хәлгә авылдашларның да эче поша башлады. Чишмә Сабантуй мәйданына да якын урнашкан. Кайткан кунаклар да иң башта чишмә янына төшә. Җыелышып киңәштек тә, кем күпме булдыра – шуның кадәр акча җыйдык. Бер генә кеше дә бу изге эштән читтә калырга теләмәде. “Ил төкерсә – күл була”, – ди бит халкыбыз. Өмә ясап, чишмәбезне матурлап та куйдык. Өстен бетон плитәләр белән капладык: кар, яңгыр сулары үтәрлек түгел. Тирәсендәге җимерек рәшәткәләрне сүтеп ташлап, калайдан бизәкләп ясалган өр-яңа койма тотып куйдык. Билгесез булып калырга теләгән бер авылдашыбыз бер төнне чишмәгә бик матур язу да беркетеп куйган. Хәзер чишмәбез ерактан балкып тора, авылдашларга рәхмәт әйтеп, көне-төне челтери. Шимбә-якшәмбе көннәрендә тирәсен машиналар сарып ала – ялга авылга кайткан авылдашлар зур-зур савытлар белән тәмле чишмә суын шәһәргә алып китәләр.
norma Чишмә - төзекләндерелгәнгә кадәр
 
norma2 Чишмә - төзекләндерелгәннән соң
Табигатьнең бөек могҗизасы, тормышның нигезе булган чишмәләребез яшәсен. Алар – Аллаһның адәм балаларына биргән тиңдәшсез байлыгы. Саекмасын алар. Җиргә бәрәкәт, илгә иминлек теләп, мәңге челтерәсеннәр.
Язмамны И.Юзеев сүзләре белән төгәллисем килә:
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез.
Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын,
Чишмәләрнең кадерен белегез!
 
Илфир Гыйздәтуллин,
Мамадыш районы, Норма авылы.

Комментарийлар