Логотип «Мәйдан» журналы

Үсәлинең "Кантур чишмәсе" («Чишмәләр иле син, Туган як!» бәйгесенә)

Безнең Үсәлинең чишмәләргә бай авыл дигән даны еракларга таралган. Дистәгә якын чишмәдән су ала авыл халкы. Су алырга җайланган, кер чайкарга улаклар куелган чишмәләрнең саны гына бу. Ә челтерәп агып...

Безнең Үсәлинең чишмәләргә бай авыл дигән даны еракларга таралган.
Дистәгә якын чишмәдән су ала авыл халкы. Су алырга җайланган, кер чайкарга улаклар куелган чишмәләрнең саны гына бу. Ә челтерәп агып утыра, кайнап тора торганнарының саны дүрт дистәгә җыела, диләр. Авылыбыз йортларына су кергәч, чишмә юллары ямансулап калды кебек. Шулай да “килен” юган керләрдән риза булмыйча, чишмәгә төшеп кер чайкаучы сәер әбиләрне күрергә була әле бездә. Автомат кер юу машиналарын бездә әнә шулай яратып, “килен” дип атыйлар. “Чишмәдә чайкалган кердән килгән тәмле исне, аклык-пакьлекне җансыз машина алыштыра алмый, шуңа кер чайкарга чишмәбезгә киләм”, – ди Зөлфирә әби кебекләр.
Озак еллар авылга кайта алмаган кешеләр дә иң беренче эш итеп үз чишмәләренә төшә. Чишмә – изге урын шул ул. “Үзебезнең чишмәнең бер йотым суын эчсәм, сихәтләнер идем”, – дип хыялланган һәм чыннан да терелеп киткән кешеләр турында матур истәлекләр дә саклый чишмәләребез. Шундый тарихларның берсе Кантур чишмәсе белән бәйле.
j6pgppqjiz_m Чишмә төзекләндерелгәнгә кадәр
1896 елда волость конторасы итеп төзелгән шактый зур бина яныннан төшеп китәсе аңа. Шуңа да халык теленә исеме “Кантур чишмәсе” дип кереп калган аның. Борынгы бабаларыбыз чишмәләрне бик кадерләп тоткан. Үсәлилеләр чишмәләргә аеруча игътибарлы. Әйтик, 60-70 нче елларда һәр чишмәгә кер чайкау өчен агач улаклар куелган иде. Соңрак аларның  урынын буйга ярылган зур тимер торбалар алыштырды. Ә Кантур чишмәсенең биек юлы хәтта баскыч-баскыч таш белән түшәлгән иде.
Авылыбыз чишмәләре белән генә түгел, борынгы таш йортлары белән дә данлыклы. Шуңа да чишмә юлларының да таш белән түшәлгән булуы гаҗәп тә түгел. Революциягә кадәр Үсәлинең Үзәк урамында да кул көче белән түшәлгән ташлы юл булган. Әнә шушы Үзәк урамның иң югары очын су белән Кантур чишмәсе тәэмин иткән. Ә бүген аның суы  югары очка гына түгел, торбалар буйлап бөтен авылга тарала.
Әйткәнебезчә, чишмә – изге урын. Су – яшәү чыганагы. XVI гасырда шушы урынга килеп урнашкан өч бабай чишмәләргә бай бу урынны сайлап ялгышмаган. Кантур чишмәсеннән ерак кына булмаган икенче бер мул сулы чишмә янына урнашкан алар. Өч йорттан башланган авылның борынгы исеме дә “Өч өйле” булган. Тик 1691 елгы тарихи документта Үсәли авылының исеменә “уч, или три двора” дигән аңлатма язылган. Бу документ чыннан да авылның исеме перепись вакытында русчага әйләндерелеп, Үсәлигә әйләнгәнлеге турындагы дәлил.
Шушы өч өй нигезеннән төзелә башланган авыл бөтен тирә-як авылларының үзәгенә әйләнә. XVIII-XIX гасырларда берсеннән-берсе матур таш йортлар төзелә, ике мәчетнең берсе кирпечтән торгызыла. Волость үзәге итеп эрелендереләсе авылда совет заманында 800 бала укырлык мәктәп, хастаханә, сельпо (авыл кулланучылар җәмгыяте), фотосалон, көнкүреш хезмәте йорты, пекарня, почта бүлеге, даруханә, өч-дүрт кибет, ашханә, мәдәният йорты, зур китапханә, машина-трактор станциясе, базары булган зур авылга әйләнә. Күрше авыл кешеләре дә Үсәлигә йөреп эшләгән. Ләкин кызганыч, бу оешмаларның күбесе инде юк. Санап кителгәннәренең күбесенә арбаларына зур кисмәкләр урнаштырылган атлар да су ташымый. Башта контора, аннары мәктәп функциясен үтәгән борынгы бина да ташландык хәлдә...
Ә чишмә ага да ага... Күпме тарихи вакыйгаларны хәтерләгән, күпме бер-берсен сөйгән ярларга очрашу урыны булган, күпме гашыйкларны кавыштырган чишмә челтерәп агуын дәвам итә...
Тезелеп киткән мул сулы чишмәләр килеп кушылган инештә күпме бала-чага су коенгандыр, балык тоткандыр, яланаяк суда йөреп, күпме авыл малайларының аягы “чебиләп” бетмәгәндер. Таш куптара-куптара сөзеп тоткан балыкка кушып кемнәр генә йомырка тәбәсе пешереп ашамагандыр...
Әнә шундый  балаларга кушылып, чип-чиста киенеп, Чаллы шәһәреннән авылга кайткан Ирек тә, авыл малайлары кебек кояшта каралып, яланаяк урам буйлап саз ерып, шәһәрлегенең тамчы бөртеген дә калдырмыйча, шушы тормышка чума иде. Бераз үсә төшкәч, әбисенә булышып, Кантур чишмәсеннән ул да су ташыды, бакчага су сибәргә булышты.
Бик күп авыл малайлары, китеп баргач, шәһәрнекенә әйләнеп бетте. Ә Ирек Миңлеголов, киресенчә, авыл малае булып калды. Әбисе Мөгаллимә, әнисе Сания су китергән чишмәгә икенче гомер бирде: матурлап эшләтте, элеккеге кебек кер чайкар өчен улак та куйдырды. Елның нинди фасылы булуга карамастан, халык әйтмешли, “гөлт” итеп торырлык яктырту хәстәрен дә күрде. Матурланган, көяз күлмәк кигән чишмәне ачу тантанасы зурлап билгеләп үтелде. Халык җырлары, татар биюләре белән  традицияләрне саклауга, милли тәрбия бирүгә багышланган тирән мәгънәле чара халык күңеленә хуш килде. Бу бәйрәмдә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Ивановның, районыбызның башка җитәкчеләренең катнашуы да аның зур чара булуын күрсәтә. “ИНСПЕКТРА” ябык акционерлык җәмгыяте  җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Ирек Миңлеголов халыкка төзекләндерелгән чишмә генә түгел, рухи азык та, мул табынлы бәйрәм дә ясады. Халык үзенең рәхмәтен эшмәкәрнең үзенә дә, чарада ясаган чыгышында да әйтте. Ирек Миңлехарис улы бу гамәле белән үрнәк күрсәтте. Үсәлинең барлык чишмәләрен дә Кантур чишмәсе кебек төзек, матур, уңайлы итеп күрәсе килә. Чишмә – изге урын, аны төзекләндерүгә алынган кеше – игелек иясе, ә аны карап-кадерләп тоту авыл халкының изге бурычы.
iylipfr5_y4_m
_jfh_-v5ubi_m
0pp5ei-5o6e_m
0dqtbo0eq54_m
kchatbre3_s_m
Лидия ПАСЫЕВА,

Мамадыш районы Үсәли авылы.

Комментарийлар