Логотип «Мәйдан» журналы

Язмышлардан узмыш юктыр…

Бәлки шулайдыр... Бу сүзләр халкыбызның йөрәгеннән ургылып чыккан, тирән мәгънәгә ия булган, тормышның ачысын үз язмышында татыган бик күпләрнең фикере.Мин туарга берничә көн алдарак, ягъни 1952 елның...

Бәлки шулайдыр... Бу сүзләр халкыбызның йөрәгеннән ургылып чыккан, тирән мәгънәгә ия булган, тормышның ачысын үз язмышында татыган бик күпләрнең фикере.
Мин туарга берничә көн алдарак, ягъни 1952 елның август аенда булган авыр, кайгылы хәлләрне бүгенге көндә нәселебездә миннән башка беркем дә белми. Әти-әни, өлкәннәр, туган-тумачалар инде мәрхүм булдылар, күргән-белгән хәлләрне үзләре белән якты дөньядан алып киттеләр. Ничек аларны мин генә беләм соң? Башыннан узган ачы язмышларны бар кеше дә кычкырып сөйләми. Ул кешенең йөрәге эчендә, күңеленең иң түрендә сер итеп саклана. Бу сер бары тик яшәүнең иң соңгы дәверендә ачыла.
Мин Киров исемендәге күмәк хуҗалык рәисе булып эшли башлаган елларда – 1986 елның февралендә әниемне Казан больницаларының берсенә операция ясау өчен алып бардым, билгеле көннәр узгач, алып кайттым. Шул көнне, шул ук больницадан Хәнифә апа Харисова апаны да алып кайттык, бу ике карчык бер бүлмәдә ятканнар иде. Хәнифә апа Мамадыш саклык кассасы җитәкчесе булып эшләде, тумышы белән Түбән Ушмы авылыннан, тегермәнче Гарифулла абый кызы, әнинең яшьтәше, бер урам кызлары булып, авылыбызның таш мәчете асты урамында яшәгән дусты иде. Әни русчаны белми дип әйтерлек, шунлыктан аңа Хәнифә апа больницада ярдәм иткән. Аның хәле бераз яхшырак иде, алгы урынга утыртып, үзем әни янына арткы рәттә урнашып, үзара сөйләшеп кайттык. Әни үзе туңа, калтыранып ала, кәефе начарланып, башым әйләнә, дип әйткәли. Мин аның күңелен юатам. Ләкин ул гына җитмәгәндер күрәсең... Авыру кеше, башыннан кичкәннәрне, үзәген өзгән мизгелләрне уйлагандыр, бәлки узган көннәрен санагандыр... Күзләреннән яшь ага, хәле авыр булганлыктан, авыз эченнән йомшак итеп сөйли, кеше сизмәслек итеп елап та ала. Күп сөйләмәде, аңламаган, башка сыймаган урыннарны кабатлап сорарлык хәлдә түгел иде. «Әтиең акланмаса, син ятим үсәсе бала идең», – диде. Кайткач бераз савыгып алды, өй эчендә хуҗалык эшләрен башкарды.
Әмма әни белән Хәнифә апаның гомерләре озын булмады. Әни шул җәйнең август аенда кисәк авырып китте. Вафат буласының алдагы көнендә район больницасы баш хирургы Фәрит Җиһаншинны авылга алып кайттым. Ул җентекләп карады, үпкә куышлыгыннан су алды. Әни бик риза булып, рәхмәт әйтеп, болай булгач яшибез инде, дип озатып калды. Ачы язмышлы, ачлы-туклы көннәр, торф чыгару, урман кисү, Казан арты районнарында окоп казу һәм шундый мең мәшәкатьле тормыш, аның өстенә авыр чир үзен сиздерде. Икенче көнне кичке якта хәлен белергә кайткач, «Улым, сине көне буе көттем, бире кил, әйтәсе сүзем бар дип, чакырып алды, кулны тотты. Син инде дәү кеше булдың, сеңелләреңә ярдәм ит, барысы да сиңа карап тора», – дип, бик авырлык белән әйтеп күзен йомды. Әмма кулны ычкындырмады. Соңгы өмет, соңгы амәнәт шул булгандыр... Нишлисең, Ходай кушкан язмыштыр, яшәү шулай туктап калып, өзелә торгандыр.
Әнинең теге чакта юлда сөйләгән хәтирәләре күңелгә тирән кереп урнашса да, әти бу хакта кызыксынган сорауга ачыклык кертергә омтылмады. Шул рәвешле колхоз мәшәкатьләре, тормыш җитешсезлекләре белән гомер уза торды. Ул сүзләр онытылды, әти әнидән соң 18 ел бергә яшәп, безне калдырып бакыйлыкка күчте. Пенсия яшенә җитеп эшли торгач, бу сүзләр искә төшеп, кызыксыну көчәя барды. Күп аралашулар, өлкәннәрдән ишеткән фикерләрдән, бигрәк тә элекке район прокуроры ярдәмчесе, милиция полковнигы, республикабызның эчке эшләр министрының кадрлар буенча урынбасары Мугинов Р.Ш. ярдәм итеп, архив материалларын анализлап, әни әйткән сүзләрнең чын мәгънәсен ачыклап бетердем.
* * *
Сәләхетдин бабайның ишле гаиләсендә исән калганнардан ир бала берәү генә була – ул минем әтием Шиһабетдин. 1918 елда туган. Унбер балага җан биргән, шуларның тугызы кызлар, өчесе ир балалар, кулга алып, тормыш итәрлек итеп алты кыз һәм бер ир бала үстергән әбием Миңлекамилә, мин туганчы бер ай алдан, ягъни 1952 елның июль аенда вафат була. Бабамның ХХ гасыр башында оешкан гаиләсендә ир балалар бик аз булганлыктан, имана җире аз бирелә. Кызлар үсә тора, кул арасына керә тора дигәннән; җир мәйданы күп булган, аерым җир биләүче байларга булышып, ел әйләнәсе ашарлык икмәк юнәтүгә керешәләр. Гаилә бик авырлык белән ачлы-туклы яши. Бигрәктә 1921 елгы ачлыкны нужа чигеп уздырып җибәрәләр. Авырлыклар Бөек Ватан сугышыннан соң да үзен сиздерә. Әти сугыш елларында армиядә тимер юл гаскәрендә хезмәт иткәндә, Сәләхетдин бабайга, гаиләнең тамагын туйдыру мәсьәләсендә, авырлыкларны күп татырга туры килә.
Сугыштан исән-сау кайтып, гаилә коргач, әти белән әни туган авылыбызда колхозда эшлиләр, йорт-җирне яңарту мәсьәләсен хәл итүе искиткеч авыр була. Ул елларда халык хуҗалыгының барлык тармакларын торгызу, авыл халкына күп күләмдә заем, налоглар түләп, ачлы-туклы тормыш алып баруы, безнең хәзерге буын кешеләренә әби-бабайлар, әти-әниләр сөйләвеннән, төрле матбугат чаралары аша яхшы таныш.
Тормышның шушы мизгелендә, ягъни 1952 елның август аенда, көтмәгәндә безнең гаиләгә авыр, каһәрләнгән тормышның «кара күләгәсе», Сталин чорының иң явыз бәласе – «тормышың белән саубуллаш» дигән шомлы тамга тагыла. Бу хәл нилектән килеп чыга соң?
Безнең өй авыл кырыендарак, Мадияр тавы итәгендә. Йортыбыздан берәр километр ераклыкта, авыл янәшәсендә арыш уру һәм сугу эшләре барган вакыт була. Күмәк хуҗалыкларда урып-җыю эшләренә күзәтчелек итү өчен билгеләнеп, халыкны шомландырып торучы район вәкилләре килеп йөри. Бәхетсезлеккә каршы, әни, көмәнле килеш, бала табарга вакыт җиткән булса да, җылы аяз август көнендә келәттә булган узган елгы, алыштырып алган арыш икмәген паласларга таратып, киптереп, җилгәрергә әзерләнә.
Шулчакта басуга уполномоченный белән колхоз рәисе киләләр, эш барышын тикшереп йөргәндә, уполномоченный безнең йортның ихатасын күреп ала. «Сез, иптәш председатель, үз эшегезгә бик салкын карыйсыз, сезнең колхозчыларыгыз дәүләт икмәген урлап, киптереп, суырып яталар. Сезнең барыгызга да – трибунал!» – дип шар ярып кычкырына, тавыш чыгара. Нәтиҗәдә, икмәкне конфисковать итеп, актлар тутырып, колхоз амбарына илтеп тапшыралар. Бу хәбәр шундук район җитәкчелегенә, НКВД органнарына ирештерелә, алар үз чиратында республика органнарына җиткерә. Әти бу вакытта «Айбулат» ягы басуында арыш уруда була. Менә шушы көннән гаиләгә кайгы төшә. Әтине атна саен Мамадыш НКВДсына чакырып сорау алулар, җәзалаулар, кимсетүләр, кыйнаулар башлана... Беренче көннәрдә, дөреслекне белмәгәнлектән, авыл халкы, туганнар, күршеләр читләшә. Бар халык куркуга төшә, «халык дошманы» тамгасы тагылып, хурлыклы хәлгә калмаска тырышалар. Ничек әтинең бу кимсетелүгә йөрәге түзгән, тугыз елдан артык Ватаныбызны, фин, немец, японнардан саклаган Совет сугышчысының язмышы хәл ителәсе көннәр бик озакка сузыла.
Ә чынбарлык ничек булган? 1951 елның көзендә, Сәләхетдин бабай кушуы буенча, хуҗалыкта булган кышлатылган үгез бозауны килограммын-килограммга күрше Хафизовка колхозына тапшырып, өч центнер арыш икмәге алалар. Кулларында бөтен документлар була. Тикшерү вакытында ике яктан очраштырып аңлашу, дәлилләү, исбатлау оештырылса да, үз фикереңне законлаштырып булмый, тартып алынган арыш икмәге башка район орлыкчылык лабораториясендә тикшерелә. Әмма аның нигезләмесенә ышанмыйлар, шикләнәләр. Соңыннан арыш бөртекләрен Казанга җибәреп тикшерү эшенә керешәләр. Бу вакытта авылның җитәкчеләре, җитмеш яшьтән узган бабай, туганнар, кияүләр, бигрәк тә әтинең армия сафыннан хезмәт итеп кайткан чордашлары, районның башка авылларындагы фронтовик иптәшләре рухи ярдәм итеп, кемнең кемгә сүзе үтә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.
Вакыты кырыс заманнар бит, барысын да аңлыйбыз, бу иптәш гөнаһсыз, әмма булыша алмыйбыз, дип җавап биргәннәр. Сугыштан исән-имин кайткан солдатлар арасында чын дуслык, ярдәмләшү хисе бик көчле була. Илебезне үз күкрәкләре, гәүдәләре белән саклап, күз алларында меңнәрчә, әле тормыш ямен, мәхәббәт назын, кызлар кулын тотмаган иптәшләрен югалткан солдатлар, кирәк вакытта гаяр гайрәтле, кызу канлы, туры сүзле булалар. Авылдаш чордашлары Насыйбуллин Х.Н., Мотыйгуллин Г.М., Шәрәфетдинов С.Ш., Сафин З.С., Шәвәлиев Г.Ш. һәм бик күпләр, дуслары Шакиров Г.Ш. җитәкчелегендә югары оешма вәкилләренә күп мәртәбәләр мөрәҗәгать итәләр. Шакиров Гаптелхак Шакирович, сугыштан соң Мамадышның «Агробаза» совхозы партоешмасы секретаре, аннан соң Мамадыш машина-трактор станциясе (МТС) парткомы секретаре итеп сайланып эшләгән вакыт була бу.
Районыбыз егетләре, фронтовиклар Алан авылыннан Юнысов Н.Ю., Иске Комазаннан Гыйләҗев М.Г., Яңа Комазаннан Вәли һәм Салих абыйларга әти гел рәхмәт әйтеп яшәде. Мамадыш НКВД органнары тарафыннан тикшерү декабрь ае ахырына кадәр сузыла, сорауларны бутап, төрле ялган документларны файдаланып ялгыштыру, куркытулар кабатланып тора, әмма халык мөрәҗәгате, тикшерүләр тарафыннан шикләнү формасында кабул ителеп, гадел закон формасын ала. Шуның өстенә авылыбызның солдатлары уполномоченный иптәшкә яхшы гына тәрбия оештыралар. Авылыбыз Түбән Ушмы колхоз идарәсе ике катлы булып, аскы өлештә пожарный, каршыда сельпо бинасы үзенең кибетләре, складлары, колхоз корылмалары уратып алган, олы таш юл кырыенда урнашкан. Бу мәйданчыкта халык бик күп җыелып, төрле кызык хәлләр булып тора. Көзге пычракта, югарыда исемләнгән иптәшне чираттагы авылга килүен планлап, көтеп алып, кызык итәргә уйлыйлар. Трантаска җигелгән атын Мамадышка баручыга биреп җибәреп, үзен чорнап уртага алалар, сөйләшүне дәвам итәләр, кимсетмичә, закон кысаларында аңлату бик үтемле була. Бу тәрбия эше район җитәкчеләренә ишетелә. Күңелсез хәлдән котылу өчен, җитәкчелек, уполномоченный иптәшне икенче эшкә тәкъдим итеп, район вәкиле вәкаләтеннән азат итәләр. Ниһаять, декабрь аеның соңгы көннәрендә, авыл Советына әтине НКВДга чакырып повестка килә. Авыл халкы Яңа елны каршы алырга әзерләнә, ә безнең гаилә, дер калтырап, мең газапларга дучар булып, кимсетелгән адәм өммәтендә Мамадышка әзерләнә. Әти, колхоз идарәсеннән ат сорый, дөнья хәлен белеп булмый дигән уй бик шомландыра. Шул ук вакытта, Сәләхетдин бабайның барлык балалары, аларның гаилә туганнары тарафыннан Аллаһы Тәгаләгә ялварулар, ярлыкауга өметләнүләр, бәлки бәхетебез булып дөрес нәтиҗәгә ирешербез дигән теләктә бик көчле була. Соңгы өмет, догалар кылып, Аллага тапшырдык дип юлга чыгалар. Мине дүрт айлык баланы, бабай сүзе белән үзләре белән алалар. Әнигә бабай дога кылып: «Хәдичә, бу хәерлегә булырмы, бәлки Шиһабетдинне алып калырлар, кайтканда дилбегәне малаеңа бирерсең», – дип озатып кала. Бабай бу сүзләрне ни уйлап әйткәндер, мин әлегә аңлый алмыйм. Ничек инде биләүгә бәйләнгән, толыпка төрелгән ир бала атның дилбегәсен тота алсын...
Ходай рәхмәте белән, безнең бәхеткә, әтине акладылар, гаепсез дип таныдылар. Казан шәһәрендә тикшерелгән арыш, ике лабораториядә бер нигездә узган елгы, ягъни 1951 елгы икмәк дип расланган. Төгәлрәк әйтсәк, беренче, Казан авыл хуҗалыгы станция (Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү) икенче Республика орлыкчылык лабораториясе нигезләмәләре, бу гөнаһсыз, күңелсез эшкә нокта куярга мәҗбүр итә. Кыскасы, без әтиле үстек, яңадан ике сеңелкәшем туды. Моны язмыш дими ни дисең?
Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына имтиханнар биреп, гомеремне укытучылыкка багышлыйм дип, олы хисләр белән рухланып, бер ел Иске Комазан сигезьеллык мәктәбендә эшләгәч, язмыш кушуы буенча, күңел тартып йөрәк кушкач, яңадан Казан авыл хуҗалыгы институтына кереп, агроном белгечлеге алып гомерем көзенә кадәр туган районыбызда хезмәт куйдым. Икмәк тәме аның тормышның нигезе булуы, гомерем буе әти-әни тарафыннан башка сеңдерелгән. Аннан соң халыкта мәгънәле әйтем бар: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр». Бала күңеле шуңа тартыла. Мин язып фикерләгәннәр буенча, шунысын инкарь итәсе килә. «Язмышлар, Аллаһы Тәгалә тарафыннан алдан языла икән ул» дип уйлап куясың.
Безнең гаилә өчен арыш бөртекләреннән кадерлерәк нәрсә булу мөмкинме соң? Шул алтынга алыштырмаслык бөртекләр безнең гаиләне әтиле итте, ятим үсмәдем. Ятим үссәм мин кем булган булыр идем дигән уй һич баштан китми. Икенчедән, Сәләхетдин бабам, бәлкем, алдагысын уйлап әйткәндер. Ул тәкъдим иткән ат һәм дилбегәне гомерем дәверендә күп тотып идарә иттем. Шушы тормыш мизгелләре мине җирдән, орлыклардан, халык белән идарә итүдән аермыйча гомергә озатып йөрделәр, бусы инде сезнең барыгызга да мәгълүм.
Хатирәләр искә төшерсәң күп инде алар. Еллар узып, «Кызыл флаг» колхозы рәисе булып эшләгәндә, берничә тапкыр әтинең дусты Шакиров Г.Ш. белән очрашып, сөйләшеп, фикерләшеп алырга туры килде. Ул сүзгә, хискә бик бай, яшьлек елларын бик ачык хәтерли торган искитмәле, легендар, бөек кеше иде. Башта әтигә сәлам әйтә, аннары яшьлекнең ачы язмышлы елларын, вакытларын искә ала. Гаделша юлыннан көлтә ташулар, урыс тегермәненә разведкага барулар, Мамадыш мал сую пунктына кырык картага бару, спирт заводта төрле авыр эшләрдә эшләп тамак туйдырулар һәм башкалар. Ахырдан болай диде: «Мин синең белән гомерем буе кызыксындым. Яхшы эшлисең, халыкның күзенә чүп салма, аны якла. Атаң ул мәктәпне узды, гомере буе үз хезмәте белән яшәде». Мин теге еллардагы кайгылы хәлләрне кайтарып сорый алмадым, сөйләшү рухы шул чор көннәре, тормышы хакында булды.
Язганнарны тәмамлап, кеше каргышы үзенә төшә, дигән тирән мәгънәле сүз бар. Безнең гаиләне гөнаһсызга гаепләргә, үзенә яхшы атлы булу теләге белән янып торган район уполномоченные, районнан куылды, гаиләсен югалтты, ачы язмышлы тормышта яшли вафат булды.
 

Хәлим СӘЛӘХОВ,


Түбән Ушма авылы, ТР Атказанган авыл хуҗлыгы хезмәткәре,


Мамадыш шәһәренең почетлы гражданины


Фото: Николай Туганов


«Мәйдан» № 5, 2021 ел


 

Комментарийлар